26.12.2016 Мәдәният
Нияз Мәгәсүмов: “Барысы да Салават Фәтхетдинов җырыннан башланды” (ИНТЕРВЬЮ)
5 яшендә үк Салават Фәтхетдиновның «Карлар ява тын гына» җырын әнисе ярдәмендә өйрәнеп, Яңа ел бәйрәмендә тәүге чыгышын ясаган Нияз Мәгәсүмов бүген үз җырларын тамашачыга тәкъдим итә. Сәләтен әниләргә багышланган җырда чагылдыру аның иҗатына икеләтә хөрмәт һәм өмет өсти.
— «Әни дип, әйтү — шатлык» җырын махсус әниең өчен яздырдыңмы?
— Әлеге җырны, чыннан да, нәкъ әнием өчен яздырдым. Әниемә ярату, хөрмәт күрсәтү йөзеннән үзенә бер бүләк булсын дип эшләдем.
— Г. Әлмөхәммәтов исемендәге музыкаль гимназиядә күпчелек Башкортстан артистлары белем алган. Музыкаль белем һәм дисциплина ягыннан караганда аны үрнәк уку йорты дип бәялисеңме?
— Г. Әлмөхәммәтов исемендәге гимназия мине тәрбияләде, белем бирде. Мин ул гимназиядә күп нәрсәгә өйрәндем, шуңа да мең-мең рәхмәтлемен. Гимназия укучыларга профессиональ белем алырга бик яхшы мөмкинлекләр бирә.
— Сәхнә өлкәсендә кайный башлагач, аның барлык якларын да бәяләгәч, башка һөнәргә күчәсе килмиме?
— Юк, күчәсе килми, чөнки сәхнә минем алдагы тормышым. Гомумән, тамашачы алдына чыгуның, дулкынлану хисләрен татып, үзеңнең күңелеңдәге уйларны җыр аша белдерүнең ләззәтен тойган артист бу һөнәрдән беркайчан да баш тартмаячак.
— Кәефсез чакта сәхнәгә чыгу авырмы?
— Минем кәефсез чакта сәхнәгә чыккан да булмады. Чыгыш алдыннан бары халык ничек кабул итәр дип борчыласың, дулкынланасың. Анысы, әйткәнемчә, һәрбер артистта да бар.
— Җырчылар исемнәрен музыкаль бәйгеләрдә таныта, син кайсыларында катнаштың?
— Башкортстанның бик күп җыр бәйгеләрендә катнашып, лауреат исемнәренә лаек булдым. «Самоцветы Башкортостана», «Весенная капель», «Цвети, мой край Башкортостан», “Таланты Башкирии” һәм башка дәрәҗәле фестивальләрдә алдынгы урыннар алдым. Җырдан кала, тынлы һәм бәрмә уен коралларында уйнаучылар конкурсында тромбон белән чыгыш ясап 3 нче дәрәҗә лауреат исемен алдым.
— Әти-әниләрең дә иҗат кешеләреме?
— Әнием иҗат кешесе. Ул Башкортстанның Республика мәдәният көллиятендә хор-дирижер бүлегендә укыды. Әнием җырлый да, концертларга сценарийлар да яза.
— Кайсы җырчының репертуары ошый? Яраткан авторларың бармы?
— Салават Зәкиевич Фәтхетдинов иҗаты ошый. Җырлау да 5 яшьтән аның «Карлар ява тын гына» дигән җырыннан башланды. Салават абыйның җырларында бөтенебез диярлек тәрбияләндек, шуңа чын мәгънәсендә аны хөрмәт итәм һәм иҗатына бик каты гашыйк. Авторлардан Альфред абый Якшимбетов һәм Фирзәр Мортазин ошый, алар бик матур көйләр яза.
— Бүгенге көндә иҗаттан кала ниләр белән мәшгүль?
— Бүгенге көндә Казан мәдәният институтында театраль юнәлеш буенча белем алам, режиссура белән шөгыльләнәм.
— Җырчы булу өчен бик күп көч һәм тырышлык таләп ителә. Син нинди иҗади максатлар куйдың?
— Беренче чиратта үзең өстендә эшләргә кирәк, чөнки аннан башка теләгәнеңә ирешә алмаячаксың. Яхшы, матур җырлар чыгарырга, кешеләрнең җаннарына үтә торган җырлар башкарырга телим.
Фотолар шәхси архивтан алынды.
Гөлшат МИНГАЗИЗОВА
Gong-TV
№ --- | 26.12.2016