|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
26.12.2016 Фаҗига
Мәскәүгә Ту-154 очкычында һәлак булганнарның мәетләре кайтарылдыСочи янында Кара диңгез өстендә һәлакәткә очраган Ту-154 очкычында гомерләре өзелгән кешеләрнең мәетләре салынган беренче очкыч Мәскәүгә кайтты. Сочидан килгән һава судносы Чкаловский аэродромына төшеп утырды, дип хәбәр итте РИА Новости. Мәгълүм булганча, кичә иртән Россия Оборона министрлыгының Ту-154 очкычы Адлер аэропортыннан очып китеп 7 минут үткәч һәлакәткә юлыккан иде. Анда 84 пассажир һәм 8 кешедән торган экипаж булган, араларында – хәрбиләр, Мәскәүнең Александров исемендәге җыр һәм бию ансамбле артистлары, Россия массакүләм мәгълүмат чараларының 9 вәкиле. Соңгы мәгълүматлар буенча, әлегә 11 кешенең гәүдәсе табылган.
--- |
Иң күп укылган
|