|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
25.12.2016 Фаҗига
Һәлакәткә юлыккан “Ту-154” очкычында Беренче канал һәм “Звезда” тележурналистлары булганТу-154” очкычы һәлакәткә юлыгып, Кара диңгезгә төшкән. Аның бортында Беренче каналның 3 журналисты булган, дип хәбәр итә “Интерфакс” агентлыгы каналның матбугат сәркатибе Лариса Крымовага сылтама белән. Корреспондент Дмитрий Рунков, оператор Вадим Денисов һәм тавыш операторы Александр Сойдов очкычта иделәр", - дип ачыклык кертә Крымова. Кичектергесез хезмәтләрдән алынган мәгълүмат буенча, анда шулай ук “Звезда” телеканалы төшерү төркеме дә булган. “Пассажирлар исемлегендә “Звезда” телеканалы редакциясеннән булган 3 кеше бар”, - дип белдергән агентлык чыганагы. Әлегә “Звезда” телеканалыннан рәсми белешмә юк, диелә “Интерфакс”та. Моңа кадәр Россия Оборона министрлыгында радарлардан юкка чыккан “Ту-154” самолетында Россия Федерациясе Кораллы көчләре хәрбиләре, шулай ук "Хмеймим" авиабазасына Россия Һава–космик көчләре авиатөркемен Яңа ел белән котларга баручы Александров исемендәге ансамбль артистлары һәм илебез массакүләм мәгълүмат чараларының 9 вәкиле булуын раслаганнар.
--- |
Иң күп укылган
|