поиск новостей
Көн мәзәге
  • – Ой, шундый матур песи! Кушаматы ничек моның?
    – Тима.
    – Тимофеймы?
    – Тимерһади.
Бүген кемнәр туган
  • 14 Октябрь
  • • Раил Садриев - мәдәният хезмәткәре
  • • Фәнис Зыялы - шагыйрь
  • • Ирек Хафизов - актер
  • • Фидаил Зарипов - җырчы
  • • Роза Хәмидуллина - шагыйрә
  • • Владимир Корчагин (1924-2012) - язучы
  • Казан шэхэре , Авиатозелеш районында , Тэцевский урамындагы яна комплекста, бер булмэле фатирга тэртипле гаилэ эзлибез. Шалтыратыгыз 89297292910 Римма
  • Төрле чаралар оештыру өчен 60.1 м² мәйданлы 30-35 кеше сыйдырышлы офис киңлеген арендага алырга тәкъдим итәбез. Казан шәһәре, Ак.Лаврентьев урамы, 11 йорт. 89179257743
  • Казан шэхэрендэ ВАХИТОВ РАЙОНЫНДА ЦЕНТРДА 2 булмэле квартира арендга бирелэ барлык унайлыклары белэн, ШАЛТЫРАТЫГЫЗ 89957664503 Риелторлар борчымагыз!!!
  • Бәби караватын бушлай бирәм. Үзегез алып китү шарты белән. Юдино. Тел.: +79872765659
  • Элмэт.Югары беоемле педагог-ир-ат даими эш эзли. Барлык вариантларны карыйм ( педагог хезмэте мэжбури тугел ) 89274897219
  • Казан шэхэренен Завойский урамында 1 булмэле 50 кв.м. фатирга студент кызлар кертэм. Тел. 89178887888.
  • Шкаф купе сатыла.Тел 8-967-364-53-55
  • Казан шәһәре Мәскәү районында якшы хәлдәге, кулай бәядән генә коженный диван сатыла. Тел 89673645355.
  • Хатын кыз 39 яшь эш эзли.бэлки подработка бардыр.склад ,офис эшлэрендэ опыт бар.тел:89196978895
  • Казан шэхэрендэ ЖК Яратам комплексында 1 булмэле квартир аренда бирелэ 89375724787.
Архив
 
25.12.2016 Мәдәният

Илдар Әсхәтов: “Продюсер иҗат белән шөгыльләнергә мөмкинлек бирә” (ИНТЕРВЬЮ)

Илдар Әсхәтов татар эстрадасының яшь җырчысы, ләкин аның иҗади тәхәллүс (псевдоним) астында чыгыш ясаганын күп тамашачы белми. Башкаручының чын исеме — Илдар Насыров. «Әсхәтов» сәхнә исеме исә юкка гына алынмаган: Илдарның әтисенең исеме — Әсхәт. Шуңа да әтисе алдындагы хөрмәтен күрсәтү өчен, биргән тәрбиясе, керткән тырышлыгына рәхмәт йөзеннән, баглаган өметләрен аклау исәбе белән Илдар үзенә шундый исем сайлады. Һәркемнең иҗаты кемгәдер багышлана диләр бит.

— Илдар, синең исемең татар эстрадасында таныла башлады. Концерт сезоны гөрләгән арада тамашачыга нинди яңалыклар тәкъдим итәсең?
— Тиздән PIXELSOUND PRODUCTION продюсерлык үзәге белән “Син кояшым бер генә” җырына клип төшереп,  Яңа елдан соң тамашачыга тәкъдим итәргә ниятләп торабыз. Ул минем беренче язылган җырларымның берсе. Башында мин  җырларның кавер-версияләрен башкара идем. Без ул вакытта композитор Игорь Хан белән эшли башладык, ул үз җырымны яздырырга тәкъдим итте. Игорь минем күп җырларымның көй авторы, беренче ул музыка иҗат итә дә, аннары мин шуңа туры китереп шигырь язам. Дөрес, бу авыррак.  Мин Илфат Шаихов, Хәмид Мәткәримов һәм башка композиторлар белән дә эшлим.
— Синең беренче альбомың дөнья күрде. Икенче альбомга яңа җырлар туплыйсыңмы?
— Бүгенге көндә Хәмид Мәткәримов тарафыннан иҗат ителгән “Мин сине сөярмен” җыры өстендә эшлибез. Беренче альбом бары үзем иҗат иткән җырлардан гына тора, ә хәзер мин башка авторлар белән дә хезмәттәшлек итәргә тырышам. Әлеге җыр миңа башыннан ук ошады, чөнки мин дәртле җырларны бик яратам, моңсу җырларны сирәк очракта сайлыйм. Мәсәлән, репертуарымда “Туган җиремә” һәм “Бас җиргә, сеңлем” исемле җырлар гына салмак башкарыла.
— Белүемчә, “Бас җиргә, сеңлем” җыры синең туганыңа багышлап язылган җыр.
— Әйе, бу җыр минем өч туган апам Дәринә Фәхретдиновага багышлана, шуңа да җырны башкарырга бик авыр. Ул мәктәптә  укыган чакта баскычтан егылып аяксыз калды, аннары икенче тапкыр уңышсыз егылып, икенче аягыннан да мәхрүм булды. Тик ул бик көчле шәхес, аны күпләр сәләтле җырчы буларак беләләр. Дәринә иҗатны бервакытта да калдырмаячак.
— “Татар моңы” конкурсында күп лауреатлар берничә тапкыр катнашкач кына уңышка ирешә. Синең дә әлеге җыр бәйгесендә катнашырга  теләгең зур иде, нинди нәтиҗәләргә ирештең?
— Бу елны, лауреат исемен ала алмадым, ләкин барыннан да күбрәк Миңгол абыйның өметләрен аклый алмаганга борчылдым. Анда конкуренция дә көчле иде. Конкурска “Туган җиремә” һәм “Ай, кызлар” ретро  җырын әзерләгән идек, тик баянист Наил абый белән аларны башкарып чыга алмадык, шуңа чыгыш алдыннан гына җырны алыштырырга туры килде. Беренче тапкыр Салават Фәтхетдинов каршында чыгыш ясау да өстәмә дулкынлану өстәде. Миңгол абый моңсуланмаска кушты. Дөрес, ничәнче тапкыр катнашып та җиңүгә дүртенче, бишенче тапкырдан гына ирешүчеләр бар. Мин дә җиңеп чыкмыйча максатымнан кире борылмыйм.
— Шулай ук “Манзара”  музыкаль премиясен алырга да бик көчле теләгең барлыгын белдердең. PIXELSOUND PRODUCTION продюсерлык үзәге белән хезмәттәшлек итү сәхнәдә үз урыныңны табып, дәрәҗәле премияләр отуга зур адыммы?
— Профессиональ продюсерлык үзәге белән хезмәттәшлек итү мөмкинлеге  меңгә бер генә була, яшь җырчыга эстрадага чыкканчы бик күп каршылыкларны, оештыру мәсьәләләрен хәл итәргә кирәк. Беренче баскычта моны башкарып чыгу бик авыр, шуңа да күпләр бик тиз сүрелә. Ә продюсер шушы авырлыкларны үз өстенә алып, җырчыга вокал, иҗат белән шөгыльләнергә барлык шартлар тудыра. Чыннан да, мин “Манзара” музыкаль премиясенә лаеклы булу өчен бик күп көч куям, шуңа да бу максатыма ирешермен дип уйлыйм.
— Әти-әниең продюсерлык үзәге белән эшләү, Казанга күченү турындагы хәбәрне ничек кабул итте?
— Әнием башында мәктәптәге эшне, укыткан балаларны калдырып китә алмассың дигән иде. Бу сүзләре аның үзенчә кайгыртуы булды инде. Әти исә мондый мөмкинлекне кулдан ычкындырмаска кушты. Иң авыры мәктәптәге укучыларымнан аерылу булгандыр, алар хәтта елап калды. Тик нәкъ менә кәгазь эше өчен укытучылык хезмәтенә кире кайтасы килми, ә балалар белән эшләү бик ошый.


Фото: «Дубай» фотостудиясе.

Гөлшат МИНГАЗИЗОВА
Gong-TV
№ --- | 24.12.2016
Gong-TV печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы