25.12.2016 Мәдәният
Илһам Шакиров баянчысы Рафинат Сәлахов белән ӘҢГӘМӘ
Баянчы – сәхнәдә икенче пландагы шәхес. Әмма җырчының танылуы, җырның кабул ителеше күп вакыт баянчыга бәйле. Атаклы баянчы Рафинат Сәлахов мисалында аларны хәтер сандыгы дип әйтергә була икән. Аны күпләр Илһам абый баянчысы дип белә, ә Рафинат абый үзе белән бергә эшләгән җырчылар турында сәгатьләр буе сөйли ала.
Аларның холкын, карашын, ымын сеңдергән икән ул. Сизгерлеге дә бар. Нинди җырның озын гомерле, кайсының бер көнлек икәнен җәһәт кенә әйтеп бирә. Җыр дөньясына куйган диагнозлары да төгәл.
– Сезне күбрәк Илһам Шакиров баянчысы дип беләләр. Җырлар һәм инструменталь әсәрләр авторы булу, балалар белән эшләү нишләптер телгә алынмый. Моның белән килешәсезме?
– Тормышым вакыйгаларга бай булды, күп нәрсәләр көттереп килде, кайбер әйберләр янымнан узып китте. Бәргәләнмәдем, уфтанмадым, бер эшем барып чыкмаса, икенчесенә алына идем. Ул вакытларда ук күп кенә көйләр язсам да, җырчылар белән илле яшьтә генә эшли башладым. Бу күп кенә бәйгеләрдә катнашырга этәргеч булды, лауреат исемнәренә лаек булдым. Тәҗрибә тупланган саен, чын талантларның сәхнәгә бәреп чыгарга үҗәтлеге җитмәгәненә төшендем. Шулай күбесе төрле ятьмәгә кабалар, кайсыларына ярты гомерләрен заяга уздырырга туры килә.
Үземнән ярдәм булсын дип, талантлы балаларны эзләп табу һәм аларга ярдәм итүне максат итеп куйдым. Кайберәүләр зур сәхнәгә балаларны чыгару, балалар белән буталып йөрү килешми дип тә әйтәләр. Минемчә, нарасыйны балалар бакчасыннан ук милли җырлар белән тәрбияләп үстерергә кирәк. Бездә бу җәһәттән “Йолдызлык” дигән фестиваль бар. Карагыз, ничек көчәйде ул! Чөнки Президент та, әти-әниләр дә фестивальнең көчле тәрбия чарасы икәненә төшенде. Дөрес, “Йолдызлык”ка өстәмә белем бирү оешмалары әзерләгән балалар килә. Шуңа күрә бу оешмаларның юнәлеше бик тә урынлы дип әйтә алам. 2002 елдан башлап өстәмә белем бирү үзәгендә эшлим. Ул элек Казанның Киров районында урнашкан иде, хәзер аңа берничә район кушылды. Моннан тыш, композитор Риф Гатауллин белән Татарстанның төрле районнарында мастер-класслар үткәреп кайтабыз.
– Балаларны ничек тәрбияләргә, нинди алымнар кулланырга кирәк? Ник дигәндә, “Үзгәреш җиле” фестивалендә катнашкан күп кенә татар җырчыларына карата, эчтәлекне аңлап җырламый, дигән фикер әйтелде. Бу нилектән шулай?
– Кызганыч, бу фестивальне барып карый алмадым. Өзекләрен карап, фестивальдә катнашкан музыкантлардан ишетеп кенә дә, аның нинди колач белән үткәрелүен, нинди эчтәлектә булуын гөманлап була. Чыннан да, татар эстрадасының хәлен яхшы дип бәяләп булмый һәм аны үзгәртергә кирәк иде. Бусы – бәхәссез. 800 ләп җырлаучы арасында төрлесе бар, бәлки, җиз иләктән үткәрү вакыты да җиткәндер. Җырчыларны хәзер төрле уку йортларында әзерлиләр. Яшьләр исә үзен танытырга тырыша, моның өчен бөтен мөмкинлекләрен файдалана. Монда кемдер акчасын эшкә җигә, кемдер башка ысулларны эзли. Мондый фестивальләр көндәшлекне арттыра һәм тамашачы мәхәббәтен матди байлык белән генә түгел, рухи байлык белән яулап булганлыгына инандыра.
Илһам абыйны алыйк. Ул бит гади генә җырчы түгел. Ул – оста оратор, психолог, фәлсәфәче, тапкыр сүзле, җор телле кеше дә. Пәрдә ачылып берничә секунд кына үтә, Илһам абый монда нинди тамашачы җыелганын, аңа нинди сүз, нинди җыр кирәген төшенеп ала. Чыннан да, хәзерге җырчылар турында рухи яктан бай дип әйтеп булмый. Ә рухи үсешкә балалар бакчасыннан ук шушы юнәлештә эш алып барганда гына ирешеп була. Бездә талантлы җырчылар да, музыкантлар да, оркестрлар да җитәрлек. Шуларны берләштерергә һәм бер максатка эшләтергә генә кирәк. Аранжировка мәсьәләсендә исә, мин татар музыкасын белмәгән, аңламаган һәм тоймаган кешегә бу эшне тапшырырга ярамый дип исәплим. Европа сәхнәсенә без европалашып түгел, үзебезнең моңны, үзенчәлекне саклап кына чыга алабыз. Европага аңа үзен кабатлаган клон кызык түгел, яңалык кызык.
– Атаклы җырчы үзенә баянчыны җиз иләктән иләп кенә сайлаган, диләр. Дөресме?
– Илһам абый белән эшли башлаганчы, Габдулла абый Рәхимкулов бригадасында баянчы-концертмейстер булдым. Аннары Флера апа Сөләйманова, Зөһрә Сәхәбиева, Венера Шәрипова белән эшләдем. Буш вакытларда дүрт-биш кеше берләшеп тә концертлар куеп йөрдек. Мондый концертлар күбрәк Хәмдүнә Тимергалиева белән уза иде. Аннары Газинур Фарукшин килеп чыкты. Ул студент вакытында ук бик популяр булды. Илһам абый Шакировта 1981 елдан 1992 елга кадәр эшләдем. Аннары ул пенсиягә китте, бригадасы таркалды, ә мин эшмәкәрлек эшенә бирелдем. Чөнки икенче профессиям – коммерсант. Кооператив техникумның читтән торып уку бүлегендә бу һөнәрне дә үзләштергән идем. Узган гасырның туксанынчы елларыннан Советлар иле таркалгач, мәдәният-сәнгать арткы планга калып, башка мөһимрәк үзгәрешләр башланды. Аңа карап кына иҗат тукталмады, билгеле. 2002 елда балалар белән эшли башладым. Бу эшкә мине укытучым, дустым, композитор Тәлгат абый Вәлиев тартты. Сиксәннең аргы ягына чыкса да, ул әле дә Абдулла Алиш исемендәге иҗат йортында эшләп йөри. Тәлгат абый, балалар өчен язган җырларың шактый, сабыйлар күңелен аңлыйсың, ачкыч ярата беләсең дип, Киров районы “Елга аръягы” балаларга өстәмә белем бирү үзәгенә җитәкләп диярлек алып килде. Бу эшемә “Җыен” фондындагы эшчәнлегем дә кушылып китте. Илһам абый турында җыентык безнең беренче карлыгач булды.
– Илһам абыйга рәхмәт әйтү идеме бу? Олуг җырчының шәхесен популярлаштыру һәм иҗатын барлау җәһәтеннән ничә китап әзерләдегез?
– “Җыен” фонды бик игелекле эш башлап җибәрде. Ул вакытта аны Миркасыйм ага Госманов җитәкли иде. Әлеге фондка талантлы режиссер Дамир Сираҗиев һәм халык шагыйре Разил Вәлиев нигез салган. Аның директоры – Кыргызстаннан күчеп кайткан, Илһам Шакировның алыштыргысыз дусты Фуат Мәгафур улы Рафиков. Советлар иле вакытында “Жизнь замечательных людей” дигән китаплар сериясе чыгып бара иде. Бу фонд та татар шәхесләре сериясен булдыруны үзенә максат итеп куйды. Башта исемлек төзелде. Әлеге исемлек буенча хәзерге көндә иллеләп китап чыкты. Илһам абый турындагы китапны аның җитмеш яшьлегенә чыгарырга булдык. Бер ел буе телевидение, радио фондларында җырларын тупладым. Репертуарында алты йөзләп җыр бар дип санасак та, аларның барысын да туплап чыгара алмадык. Кайсы югалган, кайсы сыздырылган иде. Аннан соң цифрлы аппаратурага барысын да күчерә алмадык, кыенлыклар булды. Менә шуңа булган кадәрен китапка теркәдек һәм видео, аудиоҗыентыклар әзерләдек. Бу китап өчен коллективка заманында “Бәллүр каләм” премиясе дә тапшырылды. Тагын биш елдан Илһам абый турында татар, рус, инглиз телләрендә китап чыгардык. Сиксән еллыгына да җыентык әзерләнде.
Әйе, бу эш белән аңа рәхмәтемне, хөрмәтемне белгертәсем килде. Мин Илһам абый бригадасына килеп кушылганда, Хәйдәр Сафин, Рамил Курамшин эшли иде. Хәйдәр Сафин тора-бара укыту эшенә кереп китте, Рамил Курамшин да соңрак үз эшләре буенча китте. Илһам абыйда бик күпләр эшләде. Анда эшләгән һәрбер кеше олы мәктәп үтте. Баянчы гына булмадым, администратор эшен дә башкардым. Менә шушы шөгыль, күрәсең, соңрак эшмәкәрлеккә бирелүгә этәргеч булгандыр инде. Илһам абыйның бер күркәм гадәте бар: авыл агае белән нәкъ аныңча, балалар белән балаларча сөйләшә һәм уртак тел таба белә иде. Ә бит бала теләсә кемне якын җибәрми. Илһам абый бала күңелен аңлый иде. Бик бәхетле кеше ул. Аралашу осталыгына Илһам абыйдан өйрәндем.
– Илһам абыйның иҗаты көйле генә бардымы?
– Чыгышлары сәнәккә алынган чаклар да булган. Чөнки ул гел эзләнүдә һәм заман белән бергә бара иде. Аның иҗатын илләр арасындагы тимер рәшәткә дә чикли алмады. Берзаман ул җырларына джаз алымнары кертеп җибәрә. Бу – советлар вакытында бөтенләй тыелган алым. “Идел буе каеннары” җырын гына алыйк. Җырның башланышы европача, җитмешенче еллардагы бик билгеле джаз ансамбле җырын хәтерләтә иде. Баксаң, Вадим Усманов шул ансамбль мотивын отып калып, җырга джаз стилендә кереш язган булган икән.
– Талантларга үҗәтлек җитми, дидегез. Сез үзегез дә тыйнак кеше бит.
– Тыйнаклык микән инде ул, җүләрлекме... Шуны гына әйтә алам: әгәр берәр кеше ярдәм сорап килсә, ул кеше өчен тырыша, үтенә, сорый, таләп итә алам. Үзем өчен андый эшкә беркайчан да бармыйм.
– Шуңа күрә бер генә мактаулы исемегез дә юкмы?
– Мактауны хәзер сорап алалар икән шул. Ә мин андый юлга бара алмыйм. Минем ишеләрне күрмәмешкә салышалар. Икенче яктан, мактау кәгазе талант дәрәҗәсе күрсәткече түгел бит ул. Күп кенә композиторларны, җырчыларны эстрадага чыгарган Игорь Матвиенконы (“Любэ” төркемен оештыручы), юмор остасы Ефим Шифринны алыйк. Аларның бернинди мактаулы исемнәре юк бит. Аңа карап таланты чикләнмәгән, халык хөрмәте исә арткан гына. Талантны бит аны профессиональ музыкантлар, композиторлар бәяли. Ә андый бәяләр, Аллага шөкер, килеп кенә тора. Әле менә күптән түгел патриотик рухтагы музыкаль әсәрләр бәйгесендә лауреат булдым. Үз эшемне эшлим, җырларымны яратып башкаралар.
– Һәр композиторның үзенчәлеге, почеркы бар, диләр. Сезнең җырларны да шулай беренче ноталарыннан ук танып буламы?
– Бу фикер белән килешәсем килми. Бер манерда иҗат итү ул инде синең профессиональ булмавыңны күрсәтә. Җыр бит сыкрану, моңланудан, йә булмаса такмаклаудан гына тормый. Жанрлар бик күп: вальс бар, романс, джаз... Аларны кулланырга кирәк, югалтырга ярамый. Хәзер вальслар да, романслар да сирәк иҗат ителә шул.
– Иҗатыгыз бай, әмма концертларыгыз күренми...
– Мин бит концерт куйсам, эстрада-симфоник оркестр белән берлектә эшлим. Шуңа күрә ул зур чыгым таләп итә торган чарага әйләнә. Моннан биш ел элек оештырган юбилей концертым шундый булды. Киләсе елга юбилей мөнәсәбәте илә концерт оештырырга исәбем юк түгел.