|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
23.12.2016 Мәдәният
Казанда Празат Исәнбәткә мемориаль такта ачылды (ФОТО)20 декабрьдә, Татар театрының 110-еллык юбилеен бәйрәм итү кысаларында, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры режиссеры, Татарстанның халык артисты, Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе Празат Исәнбәткә (1927-2001) мемориаль такта ачу тантанасы узды. Хәтер тактасы Татарстан урамы 7 йорт адресы буенча урнаштырылды. Әлеге бинада Празат Исәнбәт 1981-2001 елларда яшәгән. Чараны ТР Мәдәният министры урынбасары Эльвира Камалова ачып җибәрде. Танылган режиссер турында хатирәләре белән Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисткасы Наилә Гәрәева, Татарстанның халык артисткасы Рузия Мотыйгуллина уртаклаштылар. Хәтер тактасы ачу тантанасын Татарстанның халык артисты Хәлим Җәләлов алып барды. Чарада шулай ук Камал театры җитәкчелеге, режиссерның туганнары, дуслары, коллегалары, Татарстан театрлары һәм иҗади берләшмәләре җитәкчеләре катнаштылар.
--- |
Иң күп укылган
|