поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
23.12.2016 Җәмгыять

«Татфондбанк»тан акчаларын ала алмаган кешеләргә нишләргә?

Татарстанда эшкуарлар – ТФБ клиентларына ярдәм күрсәтү өчен махсус эшче төркем төзелде. Зыян күргән вкладчыларга 26 декабрьдә акча түли башлаячаклар.

«Татфондбанк» вкладчыларының дәүләт тарафыннан гарантияләнгән кертемнәрен 100 процент күләмендә (әмма 1,4 миллион сумнан да артык түгел) кайтаруга бәйле проблемалары булмаячак. 26 декабрьдә алар конкурс нигезендә сайлап алынган 5 банк-агентка мөрәҗәгать итә алачак. Алар: «Саклык банкы», ВТБ 24, «Россельхозбанк», «ФК Открытие» һәм «АК БАРС» банклары. Вкладчыларны конкрет банк-агентларга бүлү, алардан гаризалар кабул итү вакыты һәм урыны турындагы мәгълүмат җомга көнне, 23 декабрьдә кичкә таба АСВ (www.asv.org.ru) сайтында урнаштырылачак. Өстәмә мәгълүматны АСВның «кайнар линия» телефоны (8-800-200-08-05) буенча да алырга мөмкин.
 
Вкладчыларга акчаларын алу өчен түбәндәгеләр кирәк:
 
1. 23 декабрьдә АСВның  www.asv.org.ru сайтында вкладчыларны конкрет банк-агентларга бүлү, гаризаларны кабул итү вакыты һәм урыны турындагы мәгълүматны белешергә.
2. Банк-агентка паспорт күрсәтергә, шулай ук билгеләнгән тәртиптә акчаны кайтару турында гариза тутырырга. Гариза бланкларын банк-агентларның бүлекчәләрендә алырга һәм тутырырга мөмкин.
3. 26 декабрьдә банк-агентка паспорт белән килергә һәм гариза тутырырга. Гаризалар мораторий гамәлдә булган вакытта (өч ай дәвамында) кабул ителәчәк.
4. Гариза тутырганнан соң банк-агентта закон нигезендә акчаны кайтару өчен өч көн вакыт бирелә. Акчаны шунда ук кулга бирәләр яки алар вкладчының счетына күчереләчәк.
 
ЭШКУАРЛАРГА НИНДИ ЯРДӘМ КҮРСӘТЕЛӘЧӘК?
 
Акчаларын «Татфондбанк»та саклаучы эшкуарлар белән кайбер кыенлыклар килеп туарга мөмкин. Чөнки аларга декабрь ахырында хезмәткәрләренә эш хакы, салымнар түләргә һәм штрафка тартылучылар исемлегенә эләкмәскә кирәк. Татарстанда аларга ярдәм күрсәтү өчен ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов күрсәтмәсе белән махсус эшче төркем төзелде, ул ТФБ клиентларының проблемаларын хәл итү белән шөгыльләнәчәк.
 
22 декабрь көнне Хөкүмәт вәкилләре белән очрашуда эшкуарларга түләүләр буенча салымнарны кичектерергә, күзәтү органнары тарафыннан хәерхаһлык күрсәтергә, 8-9 процентка кадәр киметелгән ставкалар буенча микрокредитлар бирергә һәм ташламалы шартларда яңадан финансларга вәгъдә иттеләр.
 
– Эшче төркем бизнесменнардан аерым эш итмәячәк. Без уртак эшчәнлек алып барачакбыз. Бездә эшкуарларның аерым категориясе бар, аларга хәзер, декабрь ахырында, хезмәт хакы, салымнар түләргә һәм штрафка тартылганнар исемлегенә эләкмәскә кирәк. Шуңа күрә салымнар буенча да махсус комиссия эшли. Әгәр акчалар түләнгән һәм исәп-хисап счетында булса, вәзгыять аерым каралачак, – дип вәгъдә итте эшкуарларга ТР икътисад министры Артем Здунов.
 
Хөкүмәттә һәр очракны аерым тикшерергә, ял көннәрендә һәм соңгы клиент проблемасы хәл ителгәнчегә кадәр эшләргә вәгъдә иттеләр. Рефинанслау мәсьәләләрен хәл итү өчен «АК БАРС» һәм ВТБ 24 банклары җәлеп ителәчәк, акчалар еллык 11 процентка кадәр ставка белән түләнәчәк. Эшкуарларга килгән зыянның гомуми күләме кабул ителгән барлык мөрәҗәгатьләрнең нәтиҗәләре буенча ачыкланачак. Республиканың башка банкларында акча түләүне туктату аркасында зыян күргән эшкуарларга да ярдәм күрсәтеләчәк.
 
Хәзерге вакытта Татарстан Хөкүмәте тарафынан «Татфондбанк»ның хәлен яхшырту өчен барлык чаралар да күрелә. ТР Президенты каршындагы ватандашлар эшләре советында ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин әнә шулай дип белдерде.
 
– Безнең өчен бу көтелмәгән хәл булды. Әлеге банкның директорлар советы рәисе булган Премьер-министрны да бу вәзгыять борчуга салды, – диде парламент башлыгы.
 
Аның сүзләренчә, бүгенге көндә республикада әлеге кыен хәлдән чыгу өчен тиешле барлык чаралар да күрелә.
 
ЭШКУАРЛАР ӨЧЕН – «КАЙНАР ЛИНИЯ» ТЕЛЕФОННАРЫ
 
Моннан алдарак «Татфондбанк»ның эшкуар-клиентлары белән Татарстанның бизнес-омбудсмены Тимур Ногманов та очрашкан иде. Инстаграмдагы үз сәхифәсендә ул прокуратураның банк тирәсендә барган вакыйгаларны контрольдә тотуын искәртте.
 
– Республика прокуратурасы өчен төп өстенлек – гражданнарның, шул исәптән эшкуарларның мәнфәгатьләрен кайгырту. АСВ тарафыннан банкның хәленә бәя бирү төгәлләнми торып, прокуратураның да, башка хакимият органнарының да вакытлы администрация эшенә тыкшынырга хакы юк. Шуңа да карамастан, ТР прокуроры Илдус Нәфыйков Татарстанның барлык район һәм шәһәр прокурорларына кыен хәлдә калган эшкуарларга карата хәерхаһлык күрсәтү бурычын куячак, – дип ассызыклады Тимур Ногманов.
 
Бизнес-омбудсмен шулай ук эшкуарлар өчен мәгълүмати линия эшли башлавы хакында хәбәр итте: (843) 203 29 08.
 
Моннан тыш, 22 декабрьдә Татарстанда эшкуарлар – операция эшчәнлеген туктаткан банк клиентлары мәсьәләләре буенча «кайнар линия» ачылды. Эшкуарларга үзләрен борчыган сорауларга  (843) 524-90-90 телефоны буенча аңлатма биреләчәк. Телефон 2016 елның 31 декабренә кадәр көн саен 8.00-20.00 сәгатьләрдә эшли.
 
Иминият акчаларын түләү тәртибе турындагы өстәмә мәгълүматны шулай ук АСВның «кайнар линия» телефоны (8-800-200-08-05) буенча һәм АСВ сайтындагы «Страхование вкладов/Страховые случаи/ «Татфондбанк» (ПАО)» бүлегендә алырга мөмкин.
 

---
Интертат.ру
№ --- | 23.12.2016
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»