|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
23.12.2016 Мәдәният
К.Тинчурин театрында Яңа ел тамашалары башланды (ФОТО)22 декабрьдә, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында балалар өчен Яңа ел тамашалары башланды. Иң элек сабыйларга театр фойесында урнаштырылган купшы чыршы тирәли әйлән-бәйлән уены оештырылды. Шунысы үзенчәлекле: быел бәйрәмгә Кыш бабай белән Кар кызы гына түгел, Дед Мороз белән Снегурочка да килгән иде. Алар балалар белән уеннар уйнады, викторина сорауларына бергәләп җавап эзләде. Соңрак тамаша залында тылсымлы маҗараларга бай "Әкият китабы" спектакле тәкъдим ителде. Шамил Фәрхетдинов иҗат иткән пьесаны К.Тинчурин театрының яшь артисты Зөлфәт Закиров сәхнәләштергән. Куелыш җитәкчесе – Россиянең атказанган артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рәшит Заһидуллин.
--- |
Иң күп укылган
|