поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
22.12.2016 Юмор

"Эштән кайта да, кәстрүл капкачын шалтыратып, ашарга эзли башлый"

Әлү, Гөлфизә, ач күзеңне, уяндыңмы әле? Кичә ирең чемоданын җыя башлаган иде, ничек булып бетте, сөйлә тизрәк. Әле бүген дә чемоданын җыя, «Болай яшәп булмый, китәм», – дип куркыта дисеңме? Кара әле, Гөлфизә, ул зур чемоданны тутырырлык нәрсәсе бар соң аның?

Туган көненә син бүләк иткән свитерын алдымы? «Үлеп яратам ул свитерны,  сине дә яратам»,  – дип әйтәме?  Яраткач, ник китә, сәбәбе нәрсәдә? Әйе, аңладым,  өйдә кыл да кыймылдатмыйсың,  көне-төне телефонда утырасың,  дип гаеплиме? Гөлфизә,  аптырама,  үземнеке дә нәкъ шундый ук. Эштән кайтып керә дә,  кәстрүл капкачын шалтыратып, ашарга эзли башлый. «Алай бик ашыйсың килгәч, әнә, юл аша гына пилмән кафесы, эштән кайтышлый ук тамагыңны туйдырып кайт», – дидем.

Ир кеше хатын-кызга вакыт җитмәгәнен аңламый ул. Минем күпме дус-иш кызларым бар!  Кайсысыдыр кияүгә чыккан,  кайсысы аерылып кайткан,  кайсысы сөяркәсен алыштырган, кайсысы җыенып кына йөри, кайсысына ире яңа машина алып биргән,  кайсысы ялгызы гына диңгез буенда ял иткән...  Көне буена күпме яңалык ишетәсең. Боларның барысын да беләсе килә,  тыңларга вакыт кирәк. Ир кайгысымы монда?! Нинди ашарга пешерү, ди, булмаганны!  Берсе белән сөйләшеп, «сотовый»ны куюым гына була,  икенчесе шалтырата башлый.  Менә тагын яңа хәбәр: күптәнге бер таныш хатыным өч мәртәбә кияүдә булганнан соң,  дүрт баласы белән яңадан иргә чыккан. Соңгы ире «яратам» дип, өзелеп тора, ди.

Үзең уйлап кара, Гөлфизә, ул хатынның бу яңалыкны бәйнә-бәйнә сөйләвен тыңлап бетермичә,  плитә тирәсендә нинди эш эшләп булсын ди?! Көне буе шуның ишене тыңлап,  көн узганын сизми дә каласың. Шуңа атна башында ук иремә кәстрүле белән токмач пешереп куям, сосискасын кибеттән үзе алып кайта да, шуны кетчупка манып ашый. Вакыт җитмәгәч, бу юлы анысын да онытканмын,  шуңа ирем бераз тавышланып алды. Тиз генә пешереп, кәстрүле белән токмач китереп куйгач,  шым булды. Тамагы тук булганда, үзе болай тыныч ул.
Шуның өстенә, мине ялгыз калдырып,  ял көннәрен балыкта уздыра. Беркөнне: «Син минем белән хәзер бөтенләй сөйләшмисең», – дип бәй-ләнә башлады. Йә,  үзең уйлап кара, Гөлфизә,  ничә балык тотканын сорыйммы?  Әллә ул төзелештә эшләгәч, «ничә катлы йорт салдыгыз һәм шуңа  күпме кирпеч китте», дип, аның белән кирпеч санап утырыйммы? Чәчәктәй чагымда  кияүгә чыктым, шул җитмиме аңа, Гөлфизә?

Ярар, ирең чемоданын җыеп бетердеме әле? Җыеп бетерсә, кемгә кирәге бар аның? Тамак турында гына кайгырткан ирне хәзер бер хатын да кочак җәеп каршы алырга җыенмый. Ул яктан эшләр җайланган, үземнекен күптән  кибет токмачына өйрәттем, син дә шулай эшләп кара. Булмый, бәлеш-өчпочмак сорап аптырата дисеңме? Ай-яй, сезнең эшләр бик тирәнгә киткән шул. «Сотовый»дан сөйләшкән арада андый ризык пешереп булмавы һәркемгә билгеле. Ярар, синең ирең чемоданын җыя икән, димәк, үз язмышын үзе сайлаган. Гөлфизә, көннәр буе «сотовый»дан сөйләшү инде минем каныма сеңгәндер, башка берни кирәк түгел, шуннан башка яши алмыйм.

Ирем белән азмы-күпме, җиде ел бергә торып маташабыз, кайсыбыз чыдыйдыр, белмим... Алай ук чыдашлы булмаса, ирем күптән чыгып киткән булыр иде. Бер уйлаганда, кешедән ким яшәмибез. Дөрес, авыр чаклар булгалый, әмма сер бирмим, түзәм, зарланмыйм.

Илдар ХӘЙРУЛЛИН, Туган як
 


---
Матбугат.ру
№ --- | 22.12.2016
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»