|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
22.12.2016 Криминал
Краснодардан Чирмешәнгә кадәр "права"сыз килеп җиткәнКраснодардан Чирмешәнгә кадәр машина йөртү таныклыгыннан башка килеп җиткән йөртүчене инспекторлар “эләктергән”. Аның “Субару” машинасын автоинспекторлар Кузай-Нурлат юл чатында, “Күтәмә борылышында” төнге бердә туктатканнар. Документларын тикшергәч, хуҗасының машина йөртү таныклыгы булмавы ачыклана. Баксаң, исерек килеш юл-транспорт фаҗигасе ясаган 41 яшьлек ир-ат ел ярымга машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән булган. Шунысы шаккатмалы, ул Чирмешәнгә кадәр Краснодар шәһәреннән үк әнә шулай “права”сыз килеш килеп җиткән. Удмуртиягә баручы бу кеше безнең районда инспекторлар “ятьмәсенә” эләгә, дип яза "Безнең Чирмешән". Машинаны Нурлатка штрафстоянкага озатканнар. Йөртүчегә 30 мең сум штраф, яисә 10нан 15 тәүлеккә кадәр административ кулга алыну яный.
--- |
Иң күп укылган
|