поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
21.12.2016 Шоу-бизнес

Гүзәл Уразова белән Радик Юльякшин Президентыбызга нәрсә күрсәтергә теләгәнннәр? (ВИДЕО)

Бүгенге көндә татар эстрадасы артистларының башкару осталыгы, репертуары, сәхнә киеме, кыскасы, эстраданың бүгенге халәте бөтен татар җәмәгатьчелеген борчый. Халык та, җитәкчелек тә эстрадага кагылышлы үзгәрешләр, яңалык көтә. Бигрәк «Татар җыры»на зур өметләр багладылар.

Миңа калса, фестивальдә бу үзгәрешләрнең башлануы тоелды: Гүзәл Уразова белән Радик Юльякшинның дуэт җырын чын үзгәреш дип атарга мөмкин.

Татарстанның атказанган артисты Гүзәл Уразова белән Elvin Grey (Радик Юльякшин) башкарган «Красивая, хороший»  җыры чын мәгънәсендә елның хит җырына әверелде. Менә бу, чыннан да, үзгәреш! Ник дигәндә, әгәр бу җыр Мәскәүдә, яисә башка илдә тәкъдим ителсә, аны шулай ук яратып кабул итәрләр иде. Чөнки ул, чынлап та, эстрадага яңалык алып килде, яңа сулыш бирде. Шунысы да мәгълүм: җыр татар телле радиоларда гына яңгырамый, аны рус радиолары да әйләндерә. Татар җырын, моңын киң дөньяга яңгыратырга омтылабыз түгелме соң? Гүзәл Уразова үзе язган музыкада көнбатыш алымнары да бар, бу җырны яше дә, өлкәне дә күтәреп алды. Һәм юкка гына аны «Татар җыры» фестивален төгәлләүче җыр итеп куймаганнардыр.
 


– Минемчә, Президентыбыз Рөстәм Миңнехановка «Татар җыры»ның беренче бүлеген түгел, ә икенчесен күрсәтергә кирәк иде. Кызганыч, ул Радик белән башкарган җырыбызны күрә алмады. «Красивая, хороший»  җыры – республика җитәкчесе әйткән үзгәрешләргә таба бер адым дип саныйм. Ул, чыннан да, халык яраткан җырга әверелде, – дип белдерде Intertat.ru хәбәрчесенә Татарстанның атказанган артисты Гүзәл Уразова.  

Ләкин татар эстрадасы, татар шоу-бизнесы белән татар сәнгатен бутарга һич ярамый. Һәркайсының үз урыны, үз дәрәҗәсе, үз чаралары, бәйгеләре һәм лауреатлары бар. Татар сәнгатенең халәте күпкә сөендерә. Аллага шөкер, моңлы җырчыларыбыз, өметле яшьләребез бар. Аларны тәрбияләүче, киендерүче остазларга рәхмәт. Ә менә татар эстрадасын, шоу-бизнесын, чынлап та, үзгәртергә кирәк сыман. Заманча һәм шул ук вакытта татар рухы белән сугарылган, дөньяга чыгарырлык, чит ил радиоларында әйләндерерлек җырлар тупларга кирәк. Гүзәл белән Радикның җыры әнә шул таләпләргә туры килә бит.
 

Сүз уңаеннан, быелгы «Татар җыры»  фестивалендә Илдар Хәкимов «Әй, әткәем»  исемле тирән эчтәлекле җыры белән «Татар радиосы»ның махсус бүләген алды. Гүзәл Уразова исә «Ромашкалар»  җырын башкарып «Халык мәхәббәте» номинациясендә бүләкләнде. Җырчының бу номинациядә җиңүе беренчесе түгел икән. Шуны да әйтергә кирәк: быел Гүзәл башка артистлардан аермалы буларак, ике төрле образда чыгыш ясады. Сары төстәге гаҗәеп матур күлмәге дә, диңгез төсендәгесе дә җырчыны сәхнәдә тагын да затлы итеп күрсәтте.

Халык мәхәббәте дигәннән, быелгы «Татар җыры»нда Фирдүс Тямаев белән Филүс Каһиров та тамашачының көчле алкышларына лаек булды. Һәм иманым камил, Ришат Төхвәтуллин катнашса, аны да халык шулай ук югары дәрәҗәдә кабул итәр иде. Бу – бүгенге эстраданың популяр артистлары, халык яраткан җырчылар. Өлкән артистлардан кала, әлбәттә. Әмма яшьләргә дә зур өметләр баглыйсы килә. «Татар җыры»нда катнашкан яшь башкаручыларның үз тавышлары белән җырлавы сөендерде, чөнки фонограммага җырлаган җырчы үсә алмый, аның киләчәге юк.


Эльвира ШАКИРОВА
Интертат.ру
№ --- | 21.12.2016
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»