поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
21.12.2016 Шоу-бизнес

Илдар Әхмәтов «Татар җыры»нда кабат катнашмаячак?

Татар эстрадасының популяр җырчысы Илдар Әхмәтовның: «Алтын барс»ларны унга тутырам да, башка «Татар җыры»нда катнашмыйм», – дип әйткән сүзе бар иде. Быелгы «Татар җыры» фестивалендә аның «Әйтелмәгән әле сөюләрем» җыры «Елның иң популяр җыры» булып танылды. Шулай итеп, Илдар барслар санын унга тутырды.

– Илдар, тамашачы сине «Татар җыры»нда кабат күрә алырмы?

– 17 ел дәвамында үткәрелә торган «Татар җыры» фестивалендә 10 тапкыр җиңүгә лаек булуым зур куаныч. Иҗатымны шул рәвешле югары бәяләүләренә зур рәхмәт белдерәм. Ләкин яшьләргә дә юл бирергә кирәк. Җырларга теләгән, сәхнәгә атлыгып торган яшь башкаручылар бик күп. Кайвакыт «сездән башка да җырчылар бихисап, ник шулкадәр сәхнәгә ашкынасыз?» дип әйтеп карыйм. «Сез аңламыйсыз, җырлыйсы килә бит!» диләр. «Татар җыры»нда башка катнашмавым турында зурга җибәреп сөйләп йөрисем килми.

– Сәхнәдән китәргә теләмисеңдер бит?


– Юк, әлбәттә! Алга таба да иҗат итәчәкмен, тамашачымны яңа җырлар белән сөендерәчәкмен, Алла теләсә.

– Бер елны «Алтын барс» сынын алып, сәхнә артына чыгуга ук, аны кулыңнан төшереп җибәрдең. Ул «исән-сау»мы?

– Чынлап та, чираттагы җиңүем белән Илназ Бах котлаганда, «Алтын барс» ялгыш кулымнан төшеп китте. Бераз зыян килде, ләкин мин аны ничек бар, шулай калдырдым. Унысы да өемдә бер урында саклана.

– Быелгы «Татар җыры» турында төрле фикерләр әйтелде. Син фестивальдән канәгать калдыңмы?

– Фикер алышалар, сөйлиләр, чәйниләр икән, димәк, фестиваль кызыксыну уята алган. Атаклы артистлар концертыннан да «башка бармыйбыз, ошамады», дип кайталар. Һәм шул ук кешеләр янә шул артистның концертына барып утыра. «Татар җыры» – үз урынын тапкан зур чараларның берсе. Күп җырчылар анда катнашырга хыялланадыр дип уйлыйм.
 


Эльвира ШАКИРОВА
Интертат.ру
№ --- | 20.12.2016
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»