20.12.2016 Мәдәният
Гүзәл Мәхмүтова: “Җырларга карата таләпчәнлегем зур” (ИНТЕРВЬЮ)
Яңа ел алдыннан тамашачылар бүләкләр әзерләсә, бәйрәм ялы хакында планнар корса, җырчылар клиплар төшерә, җырлар яздыра һәм әлеге бәйрәмдә чыгышлар белән халыкның күңелен күрергә омтыла. Җырлар авторы, сәләтле башкаручы, алып баручы Гүзәл Мәхмүтованың “Яңа ел” клибы да бәйрәм алдыннан тамашачыларга бүләк булып чыкты.
Балачактан ук эскәмиядә скакалка тотып җырлап, уйлап чыгарылган кызыклы “әкиятләр” сөйләп, күрше апа-абыйларның күңелләрен күреп үскән Буа кызы ул. Казан музыка көллиятен, аннары Казан дәүләт мәдәният институтын тәмамлаган Гүзәл Мәхмүтова бүгенге көндә чыгышлары белән илнең күп төбәкләрен айкый.
— Гүзәл, балалар Яңа ел алдыннан Кыш бабайга хат язалар, син исә җыр иҗат итеп, бәйрәм рухын “Яңа ел” клибы аша чагылдырырга булдың?
— Әйе, Яңа ел бәйрәмен балалар кебек үк үзебез дә көтеп алабыз. Бу бәйрәм могҗизалы, әкияти вакыйга hәм шушы җырымда да бу могҗизаларны чагылдырырга тырыштык. Ни өчен тырыштык?! Чөнки, башлап шигырен ирем язды, мин төзәтмәләр керттем. Аннары озак та үтми көй туды.
— Үзеңдә могҗизага ышану бармы?
— Ышанам, әлбәттә! Аннан башка яшәп тә, иҗат итеп тә булмас иде. Күңел ничә яшьтә булуга карамастан, могҗизага ышана.
— Җыр аша барлык теләгән уйларыңны тамашачыга җиткерәсеңме?
— Җырларым, клипларым аша барлык фикерләремне җиткерергә тырышам hәм моны төп максат итеп куям. Иҗат күңел халәтен белдерергә, тамашачыда ниндидер уйлар тудырырга, этәргеч ясарга тиеш. Шуңа да җырларның мәгънәсенә зур игътибар бирәм.
— Үз иҗат җимешләреңне ничек бәялисең? Таләпчәнлек бармы синдә?
— Таләпчәнлек зур. Беренчедән, мәгънәле җыр булырга тиеш. Икенчедән, җырның бүтән җырлар белән охшаш булуын теләмим. Бигрәк тә көй язганда – башка җырларга охшамасын, аерылып торсын дим.
— Нинди темаларга иҗат итәргә яратасың?
— Төрле темага иҗат итәм. Аерып әйтә алмыйм. Репертуарда төрле җыр булырга тиеш, шуңа да төрле темаларны ачарга тырышам.
— Кайбер авторлар берничә еллар әсәрләр иҗат иткәннәр. Еллар буе булмаса да бер җырны озак вакытка сузылып язган булдымы?
— Булды. Илһам көтелмәгәндә килә ала бит, кинәттән юкка чыгарга да мөмкин. Иң озагы 2-3 ай язылган иҗат җимешләрем бар.
— Иҗатыңны тамашачыга җиткерү өчен бүгенге эстрадада бер талант кына җитәме?
— Бүгенге көндә кешене талант белән генә гаҗәпләндереп булмый. Тамашачыга ниндидер яңалык кирәк, аны шаккаттыру кирәк. Шоу кирәк дип әйтсәң дә ялгыш булмас.
— Бәйрәмнәр алып бару өлкәсенә үзеңне сынар өчен кереп киттеңме?
— Сынар өчен түгелдер, бу балачакта булган хыялларның берсе дип уйлыйм. Исемдә, кечкенә чакта, “күренмәгән халыкка” гел нәрсәдер сөйли, чыгышлар ясый идем. Көзге алдына утырып, тапшырулар алып барган чакларым әле дә исемдә. Бәлки, шул хыялларны бүген тормышка ашырамдыр.
— Яңа елда чынга ашырырга омтылган гадәти булмаган теләгең бармы?
— Гадәти теләкләр генә инде: барлык якыннарым, туганнарым исән-сау булсыннар, гомумән, барыбыз да сәламәт булыйк! Тагын бер теләгем – яңа елда тәүге альбомымны чыгарырга җыенабыз, ул зур уңыш китерсен иде! Киләсе яңа ел бик уңышлы ел булсын! Барлык кешегә дә шуны телим.
Фотолар шәхси архивтан алынды.
Гөлшат МИНГАЗИЗОВА
Gong-TV
№ --- | 20.12.2016