поиск новостей
Көн мәзәге
  • – Кичә күрше кызына шкаф күчерергә ярдәм иткән идем. “Ой, син шундый ярдәмчел, мин сиңа кияүгә чыгар идем”, – ди. Кара инде син бу хатын-кызларны! Син аларга ярдәм итәсең, ә алар сиңа шундук яный башлый!

Бүген кемнәр туган
  • 09 Май
  • ИлСаф - җырчы
  • Миңназыйм Сәфәров - журналист
  • Гөлназ Мирхәлилова - журналист
  • Рафик Таһиров - актер
  • Казан шәһәре Хәйдәр Бигичев урамында бөтен уңайлыклары булган бер бүлмәле фатир озак вакытка ялгыз ир йә ялгыз хатын - кызга бирелә. Студент кыз йә студент егет булса да хуплана. 89196257607 Гүзәл. Шалтыратыгыз.
  • Зеленадольскида 2 комнаталы фатир орендага бирелэ ,ботен унайлыкларыда бар ,олкэн яшьтэгелэрдэ ярый ,89600325048
  • Энемә приора 2 машинасы эзлибез. Яхшы хәлдә булуы мөһим. 89393194865
  • Казан шэхэрендэ 2015 елгы, яхшы хэлдэге Шкода рапид машинасы сатам килегез карагыз,шалтыратыгыз Бэясен килешербез тел 89957664503
  • Казан шәһәре, Яна Савин районы, Ибрагимов урамында барлык уңайлыклары булган бик чиста, җылы, 2 бүлмәле фатир арендага бирелә. Шалтыратыгыз: 89376001290
  • Казаннан ерак булмаган жирдэн ой сатып алам,яки жир булса бигрэктэ эибэт ,минем телефон 89600325048
  • Сдам 1 ком квартиру в Салават Купере 1. 19000+комун+5000 депозит. Квартире есть кровать,стир машинка шифоньер, на кухне есть еще диван 89030629849
  • Сдаю однокомнатную квартиру посуточно в Актаныше тел 89375813282
  • Нәкый Исәнбәтнең "Татар халык мәкальләре" 3 томлыгын, "Татар халык иҗаты: Бәетләр" томын, шулай фольклорга кагылышлы китаплар сатып алам. rasilya@bk.ru
  • Эретелгән хәләл ат мае сатыла. Казан. 89063227505 (телеграмм)
Архив
 
20.12.2016 Җәмгыять

Бала табу бүлекләре ябылгач, хатын-кызлар кайда бәбиләргә тиеш булачак?

Татарстан районнарының үзәк хастаханәләрендә бала табу бүлекләре кыс­картуга дучар булды. Декабрь аеннан – Мөслим, Апас, Югары Ослан, Балык Бистәсе, Кайбыч, Кама Тамагы, Яңа Чишмә, Чирмешән районнарындагы бүлекләр ябылды. Хәзер Кама Тамагы һәм Кайбыч районында яшәүче йөкле хатын-кызлар бәби табарга Яшел Үзәнгә чыгып китәргә тиеш булачак. Моңа ризасызлык белдерүчеләр дә бар.

Кемдер моны казна акчасын янга калдыру өчен эшләнә дип саный. Сүз дә юк, медицина оешмасы никадәр якынрак булса, шулкадәр яхшырак. Тулгак тоткан хатын-кыз, ярый ла, вакытында белгечләр кулына барып эләксә? Юлда бала табучылар саны артмас микән?
 
– Моңа кадәр бала таптыру өч дәрәҗәдә алып барылды, – ди Яшел Үзән үзәк хастаханәсенең акушерлык буенча баш табиб урынбасары Гөлнара Әхмәтҗанова. – Сау-сәламәт йөкле хатыннар яшәү урыны буенча район үзәгендә бала тапты. Сәла­мәт­ле­гендә җиңелчә үзгә­реш­ләр булганнар баласын безнеке кебек икенче дәрә­җә саналган Чаллыдагы, Тү­бән Камадагы бала табу бү­лекләрендә тудырды. Җитди чирләр белән исәптә торучылар исә Казанга РКБ базасында эшләүче перинаталь үзәк­кә җибәрелә иде. Декабрь аеннан бүлекләр ябылгач, безгә күрше районнардан да килә башладылар. Моңа алдан ук әзерләндек: җиһазлар бар, хезмәткәрләребез җи­тәр­лек, ашыгыч ярдәм тәүлек буе күрсәтелә. Районнар, авыл­лар белән телефоннан да элемтәгә керә алабыз. Районнарда бүлекләр тулысынча ябылып бетмәде, анда аерым ятак урыннары сакланып калды. Үзебез дә консультация үткәрергә барып йөрия­чәкбез.

Сәламәтлек саклау ми­нис­трлыгында исә бу га­мәл­не ябылу дип түгел, ә шартларны яхшырту, аналар һәм балалар үлемен киметү өчен дип аңлаталар. Минис­тр­лыкның матбугат үзәге хәбәр итүенчә, йөклелек чорында һәм бала тапканда хатын-кыз­лар­ның 65 процентына өзлегү куркынычы яный. Га­дәти районнарда бу күр­сәткеч тагын да зуррак.

Әлеге яңалык буенча, Апас районы хатын-кызлары – Буада, Яшел Үзәндә, Мөс­лим, Чирмешәннәр – Әл­мәттә, Яңа Чишмәнекеләр – Чистайда, Балык Бистәсе хатыннары Алексеевскида, йә Казанда бала табарга тиеш булачак.


Фәния АРСЛАНОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 20.12.2016
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы