поиск новостей
  • 16.12 "Җәйнең бер көнендә" Камал театры, 19.00, 16+
  • 16.12 "Бәхет хакы" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 17.12 "Мең дә бер кичә" Камал театры, 19.00, 16+
  • 17.12 "Стоп, кода! Туй була!" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 18.12 "Сары елга" Камал театры, 19.00, 16+
  • 18.12 "Йөрәккә дә ремонт кирәк!.." Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 19.12 "К.Ү.Р.КӘ" Камал театры, 19.00, 12+
  • 19.12 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 20.12 "Көл" Камал театры, 18.00, 16+
  • 20.12 "Сөяркә" Камал театры, 19.00, 16+
  • 20.12 "Туган-тумача" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 21.12 "Сеңелкәш" Камал театры, 14.00, 12+
  • 21.12 "Сафлык музее" Камал театры, 17.00, 18+
  • 21.12 "Сөяркә" Камал театры, 18.00, 16+
  • 21.12 "Кечкенә Мирза" Тинчурин театры, 13.00, 0+
  • 21.12 "Кияүләр" Тинчурин театры, 17.00, 6+
  • 23.12 "Хуш, авылым. Хыял" Камал театры, 19.00, 16+
  • 24.12 "Башмагым" Камал театры, 19.00, 16+
  • 25.12 "Шүрәлене көттегезме?" Камал театры, 11.00, 14.00, 6+
  • 25.12 "Көзге кайтаваз" Камал театры, 19.00, 12+
Бүген кемнәр туган
  • 16 Декабрь
  • Сәрия Хәбибуллина - журналист
  • Хәсби Фазлуллин (1909-1995) - дирижер
  • Резидә Гасыймова - журналист
  • 89625751843 актаныш центрда жир 45о.руб сатыла
  • Казан шэхэрендэ Хэйдэр Бигичев урамында бер булмэле фатир арендага бирелэ. Студент кыз йэ егеткэ. Йэ ялгыз кешегэ. 2026нын июненэ кадэр. 89196257607
  • Шэхси хужалыктан свежий хэлэл, сочный колбасалар. Ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн. Полукопченая 1 полкасында - 500 грамм 450 сум. Вареная - 680-710 грамм - 550 сум 1 палкасы. 89874245531. Балтасинский рн.
  • Кәҗә бистәсе, Яшьлек Метро станцияләре, Ибрагимова, Волгоградская, Фрунзе, Меридианная якларында студент егеткә кереп яшәргә фатир кирәк. Төрле шартларда килешергә мөмкин. 89377728278
  • Әссәләмү галәйкүм! Үгез итенә клиент җыям, алгы боттан,заказ 10кгдан-600сум,кг. Казанга алып киләм.89872600671
  • Актаныш ул.южная 1о соток. Дача тел.89625751843
  • Яшьлек метросыннан ерак булмаган (5мит)2 булмэле фатирнын 1 булмэсенэ эшли торган тэртипле татар кызы кертэм озак вакытка. 79534935777 Казан.
  • Казанда Восстания/Ибрагимова урамында урнашкан 2 бүлмәле фатирнын 1 булмэсе тәртипле кызларга арендага бирелэ. Комиссия юк. 89376001290
  • Климатик хезмәт күрсәтү: кондиционерлар урнаштырабыз, төзәтәбез, чистартабыз. Шулай ук сатабыз. 89377752225
  • Мәскәү р-ны, Восход ур, 13 А адресында урнашкан 294енче Гөрләвек балалар бакчасына тәрбияче, өлкән тәрбияче һәм кече тәрбиячеләр кирәк. Коллектив бик тә дус-тату. 89600711371 мөдирнең номеры
Архив
 
20.12.2016 Фаҗига

«Өстәл лампасыннан чыккан янгын әтисез дә, әнисез дә калдырды»

«Карак берне ала, уттан берни калмый» дигән мәкаль йөри безнең халыкта. Соңгы араларда янгын телләре аеруча да усал. Бина-корылмаларны гына түгел, гомерләрне дә юк итә ут. Аллаһ сакласын!

12 декабрь. Кемдер өчен бу гадәти көн, кемдер шаулап-гөрләп  гомер бәйрәмен, истәлекле датасын билгели. Буаның Ефремов урамында яшәүче ирле хатынлы Гөлшат һәм Әдип Кәримовлар өчен дә гадәти көн була ул.  Кичке ашны ашаганнан соң татлы йокыга тала гаилә. Тик бу аларның бергә үткәргән соңгы кичләре була шул. Бер-ике сәгатьтән балалары ятим калыр, йорт-җирләре яраксызга әйләнер,  дигән уй ялгыш та борчымый аларны.

Ир белән хатынга 75 яшь. Гөлшат апа, кибетче булып эшләп, лаеклы ялга чыккан. Әдип абый озак еллар «Дом быта»ның җитәкчесе вазыйфасын башкарган, ул ябылгач, атаклы сәгать мастеры булган. Ике балалары бар. Кызлары Әдибә һәм уллары Рәиснең үз гаиләләре.

Гөлшат апа Түбән Наратбаш, Әдип абый Каенлык авылыннан. Бүген Буа халкы тирән кайгыда. Чөнки ир белән хатынны белмәүчеләр сирәк, алар икесе дә халык күз алдында булган. Кемнән генә сорама, әлеге вакыйганы елап искә алалар.

– Унысы көнне Гөлшат апа белән бергә кунакта булдык, – ди Суфия ханым. – Табын артында тыныч кына утырмады ул, энә өстендә биеде. «Әдипнең соңгы арада сәламәтлеге какшап китте, тартырга чыгып, егылып ятмаса гына ярар иде», – дип сөйләнде. Бик җылы саубуллаштык. Соңгы күрешү дип кем уйлаган?

    Фаҗига ничек була соң? Буа халкы утны тәмәке төпчегеннән чыккан дип бара. Күршеләре дә шул фикердә. Хуҗабикә Гөлшат ханым төтен исенә уянып китә. Бер чиләк су сипкәнемне дә хәтерлим дигән әле ул. Шуннан соң верандага чыгып егыла.



Өйдән төтен күтәрелүен урамнан узучы патруль-пост хезмәткәрләре күреп ала. Янгын сүндерү бүлегенә дә алар хәбәр итә. Янгын сүндерү хезмәткәрләре өйалдында яткан хатынны күтәреп алып чыгып, ашыгыч ярдәм бригадасына тапшыра. Шул вакытта коткаручыларга өйдә ир булуын да әйтә күршеләре. Аны йортның түр яктарак бүлмәсеннән алып чыгалар. Төтенгә тончыккан ирне коткарып калып булмый.

Гөлшат ханымны реанимациягә салсалар да, үзен әйбәт хис итә ул. Хәтта: «Кичкә өйгә кайтам», – дип канатланып сөйли. Әмма икенче көнне табиблар аңа ике яклы пневмония диагнозы куялар. Сөйләме дә начарлана, ясалма сулыш алдыру аппаратына тоташтыралар. Янгыннан соң өченче көндә исә үпкәләр шешү диагнозы раслана һәм Гөлшат ханым да дөнья куя.

Бер-берсеннән башка тора алмаган парлар бер-бер артлы китә диләр бит. Әдип абый белән Гөлшат апа да энә белән җеп кебек була.

– Әти белән әни бик матур яшәделәр. Киләсе елга өйләнешүләренә 50 ел булыр иде. Безгә генә түгел, күпләргә үрнәк пар, – ди уллары Рәис абый. – Болай булыр дип кем уйлаган? Кинәт, бик кинәт булды. Язмыш шуның кадәр китереп орды,  аякка торып басмаслык итте. Шимбә көнне генә кунакка бардык. Киләсе атнаның җомгасына әбиләр җыеп, аш уздырырга ниятләгән идек. Әни белән шул турыда киңәшләштек. Дүшәмбе көнне (фаҗига буласы көн) телефоннан сөйләштек. Бер дә ул-бу сизмәдем. Үләсе башларына да килмәгәндер инде. Хәзер менә уйлана торгач кына алдан сизенү булган, күрәсең, дип утырам. Әти соңгы арада ашаудан калды. Юкса, аппетиты нык яхшы иде. Әни исә соңгы тапкыр ашка баргач, бик күп сөйләшкән. Ул гомергә аз сүзле кеше булды. Сөйләшеп калыйм дигәндер инде, җаным...

Рәис абый утның тәмәке төпчегеннән чыгуы белән килешми.

– Дөрес, әти гомер буе тартты. Әмма аның тәмәкесе чоланда тора иде. Өйгә алып кергәне булмады. Нинди хәлдә булса да, чыгып тарта иде. Янгын өстәл лампасыннан чыккан дип уйлыйм. Әти гел ут яндырып йоклады. Уты күзгә туры төшмәсен өчен, өстенә чүпрәк каплый иде. Әни гел шуннан куркып килде. Ут чыкмасын дип, коты очып яшәде. Әнә шул лампа үзләрен алып та китте инде. Әти төтенгә исергән, азрак бите пешкән. Әни-мескенем, ни эшләргә белмичә, верандага чыгып ятып, салкын тидергән...

Үзләре Коръән ашы уздырырга дип йөргәндә, әти-әнисе рухына дога кылдырырга туры килә Рәис абыйга. Әтиләренең өчесен уздырган көнне исә, әниләре дә гүр иясе була.



– Шаулап-гөрләп торган нигез юкка чыкты. Авыр, әйтеп бетермәслек авыр. Күңелдә төер. Йөрәкне «алай итсәм», «болай иткән булсам» кебек үкенеч уты көйдерә. Ут тиз сүндерелде, йорт тыштан караганда исән кебек. Эчке ягы бетте инде. Әти белән әни ничә яшьтә булсаң да, бик кирәк. Һаман әнигә шалтыратасы килеп тора, – дип көрсенде Рәис абый.


Чулпан ШАКИРОВА
Интертат.ру
№ --- | 20.12.2016
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы