|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
19.12.2016 Мәдәният
Ваһапов фестиваленең 2016 ел вакыйгалары (ФОТО)Узып баручы 2016 ел Рәшит Ваһапов фестивале өчен күренекле, мөһим вакыйгаларга шактый бай, уңдырышлы булды. Менә аларның кайберләре: 1. Түбән Новгород өлкәсендә Рәшит Ваһапов һәм Хәйдәр Бигичевка һәйкәл ачу.
Тантанада Татарстан Президенты Р.Миңнеханов һәм Түбән Новгород өлкәсе губернаторы В.Шанцев катнашты. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, татарның ике күренекле мәдәният эшлеклесенә һәйкәл ачу – бөтен ил күләмендәге мөһим вакыйга. Рәшит Ваһапов һәм Хәйдәр Бигичев – татар халкының рухи мирасына, шулай ук Россиянең күп бизәкле мәдәниятенә үзләреннән зур өлеш керткән шәхесләр, диде ул. Композиция аерым постаментларга урнаштырылган ике бюсттан тора. Биредә шулай ук татар җырчылары турында мәгълүматы булган ике стелла урнаштырылган. Бюстлар бронзадан коелган. Проект инициаторлары – Түбән Новгород өлкәсе татарлары конгрессы, Түбән Новгород өлкәсенең Кызыл Октябрь районы администрациясе һәм Рәшит Ваһапов исемендәге татар мәдәнияте иҗтимагый фонды. Һәйкәл Татарстан Республикасы Президенты һәм Түбән Новгород өлкәсе губернаторы ярдәме белән төзелгән. Әлеге монумент дөньяда татар җырчыларына беренче һәйкәл булып тора. Милли җәмәгатъчелек аны бик җылы кабул итте. Әйтик, Финляндиядән махсус бу бәйрәмгә кайткан Атик Али әлеге чараны “Тарихи вакыйга” дип, ә “Шәһри Казан” газетасы “Гасыр вакыйгасы” дип бәяләде. 2. Мәскәүдә Союзлар йортының Колонналы залында Хәйдәр Бигичевны искә алу кичәсе. Рәшит Ваһапов фестивале кысаларында оештырылган бу тамаша, исеменнән күренгәнчә, данлыклы опера җырчысы Хәйдәр Бигичев истәлегенә багышланган иде. Концертта Казаннан килгән артистлар белән беррәттән ике төркем музыкантлар да чыгыш ясады. Шулай ук бу очрашуга дөньякүләм танылган җырчы Альбина Шаһиморатова да чакырылган иде. Ул Хәйдәр Бигичев турында мондый сүзләр әйтте: “Ул миңа юл күрсәтүче йолдыз булды. Әле 15 яшьлек чагымда ук “Нигә кирәк сиңа бу хор җитәкчесе булырга да, дирижерлык белән шөгыльләнергә? Син опера җырчысы булырга тиешле", дип әйтте. Һаман да гаҗәпләнәм, 15 яшьлек балада ул ничек итеп опера җырчысы булырлык тавышымны ишетә алган икән?” Рәшит Ваһапов фестивале җитәкчесе Рифат Фәттахов сәхнәдән тамашага килүчеләргә рәхмәтен белдереп: “Без бу очрашу өчен Хәйдәр дәрәҗәсендә торырлык Мәскәүнең иң уртасындагы иң матур тамаша залларының берсен сайладык,” - диде. Концертта Хәйдәр Бигичев белән бергә эшләгән, операларда аның партнеры булган Зилә Сөнгатуллина да катнашты, шулай ук Венера Ганиева, Зөһрә Сәхабиева, Халидә Бигичева, Зөһрә Шәрифуллина, Марсель Вәгыйзов, Рөстәм Асаев, “Казан егетләре”, Руслан Сәйфетдинов, Нил Мкртчан,Гөлсирин Абдуллина, Артур Шөгәепов, Ранис Габбазов, Азат Абитов, Аишә һәм Әминә Валитовлар, А.Каменский җитәкчегендәге квинтет , “Мирас” ансамбле, Рамил Курамшин, Ринат Вәлиев тамашачыдан алкышлар казанды. Оештыручылар һәм катнашучылар исеменә Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин котлау җибәргән. Анда мондый юллар бар: Кадерле дуслар! Бүген без сезнең белән Колонналы залның тарихи сәхнәсендә бөек җырчыбыз, Муса Җәлил исемендәге Татар Дәүләт академия опера һәм балет театрының күренекле солисты Хәйдәр Бигичевны искә алу кичәсенә җыелдык. Җырчының иҗади мирасына чиксез ихтирам йөзеннән, бүген аның сәхнәдәшләре – опера җырчылары, Татарстанның иң яхшы вокалистлары, халык җырларын легендар башкаручылар чыгыш ясаячак. Зәвыклы тамашачыны яңа ачышлар да көтә. Кичәдәге дустанә, илаһи атмосфера сәхнә әһелләренә үз талантларын, осталыкларын тулырак җиткерергә, ә тамашачыларга Хәйдәр Бигичевның моң дәрьясында йөзәргә ярдәм итәр дип уйлыйм”. 3. Продюсер, журналист, җәмәгать эшлеклесе Рифат Фәттаховның 50 яшьлек юбилее.
17 ноябрь көнне, нәкъ төп-төгәл 50 яшь тулган көнне, күренекле продюсер, журналист һәм җәмәгать эшлеклесе Рифат Фәттаховны туган ягында - Түбән Новгород өлкәсе Кызыл Октябрь районы үзәге Уразавылда хөрмәтләделәр. Бәйрәмгә Казаннан Татарстан Дәүләт Советының фән, мәгариф, мәдәният һәм милли мәсъәләләр буенча Комитет рәисе Разил Вәлиев җитәкчелегендәге иҗади делегация килде. Аннары юбилярның әтисе Әхмәт һәм бабасы Фәттах истәлегенә Коръән ашы үткәрелде. Аңа Түбән Новгород өлкәсенең Диния нәзарәте рәисе Гаяз хәзрәт Закиров җитәкчелек итте. Район мәдәният йортында үткәрелгән Рәшит Ваһапов фестивале концерты да Рифат Фәттахов юбилеена багышланды. Район хакимият башлыгы Халит Сөләйманов һәм районның Земство җыены рәисе Рафаэль Ильясов Рифат Фәттаховка “Кызыл Октябрь районының мактаулы гражданины” Дипломын тапшырды. Татарстан Дәүләт Советының фән, мәгариф, мәдәният һәм милли мәсъәләләр буенча Комитет рәисе Разил Вәлиев, Татарстанның Түбән Новгород өлкәсендәге сәүдә-икъдисадый вәкиле Айрат Усманов, Түбән Новгород татарлары конгрессы рәисе Гаяр Хәсәнов, Зур Рбишча мәктәбе директоры Шамил Мостафин, Актук авылы вәкилләре Мәкъсут, Ринат, Марат Яруллиннар юбилярга иң матур теләкләрен җиткерде. Котлаулар Казан артистларының чыгышы белән үрелеп барды. Казаннан килгән кунаклар арасында Зөһрә Сәхабиева, Рамил Курамшин, Рәшит Сабиров, Ринат Вәлиев кебек күренекле артистлар һәм, әлбәттә, Ваһапов фестиваленең яшь җырчылары – Гөлсирин Абдуллина, Азат Абитов, Рәнис Габбазов, Артур Шөгәепов бар иде. Казанда Рифат Фәттахов юбилеена багышлап, 28 ноябрьдә Ваһапов фестиваленең гала-концерты үткәрелде. Кичәдә күренекле җырчылар, шул исәптән СССРның халык артисты Зураб Соткилава катнашты. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Рифат Әхмәт улы Фәттаховны "татар халкының мәдәниятен һәм традицияләрен саклап калуга һәм үстерүгә зур өлеш кертүе, күпъеллык нәтиҗәле хезмәте өчен" "Фидакаръ хезмәт өчен" медале белән бүләкләде. Рифат Фәттахов исеменә, юбилей белән котлап, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин исеменнән хатлар килде. 4. Күренекле татар теноры Илһам Вәлиевның Казан шәһәрендә беренче сольный концерты.
15 мартта Татар Дәүләт филармониясендә Рәшит Ваһапов фестиваленең чираттагы бәйрәме – Екатеринбургтан килгән тенор Илһам Вәлиев концерты Казан тамашачысын шок хәлендә калдырды. Иң югары ноталарда да бертигез яңгырашлы көчле һәм шул ук вакытта милли төсмерләргә бай тавыш, җиз иләктән үткәрелгән классик репертуар, югары башкару культурасы – Илһам Вәлиевның бу сыйфатлары Казанны әсир итте. Күпләрнең фикеренчә, мондый алкышларны хәттә Казан да сирәк ишетәдер. Кыскасы, Илһам Вәлиев Казанны “алды”. Башкортостанның һәм Татарстанның атказанган артисты Илһам Вәлиев бүгенге көндә кабат Уфада, ул – Башкорт дәүләт опера һәм балет театры солисты. 5. Яшь җырчы, Ваһапов фестивале лауреаты Рәнис Габбазовның беренче сольный концерты.
13 ноябрьдә Татар дәүләт филармониясендә Рәшит Ваһапов фестивале яшь җырчы Рәнис Габбазовның беренче концертын тәкъдим итте. Бүгенге көндә Рәнис Габбазовны тамашачы радио-телевидениедән ишетеп-күреп белә башлады инде. Яшь җырчыда табигать тарафыннан бирелгән милли моң, халыкчан башкару культурасы, затлы, зыялы репертуар җәлеп итә. Җырчының беренче концертында аның иҗатташ дуслары – Ваһапов фестивале лауреатлары Гөлсирин Абдуллина, Азат Абитов, Артур Шөгәепов, “Мирас” инструменталь ансамбле һәм, әлбәттә, педагог – җырчы Венера Ганиева катнашты. Өметле киләчәге булган яшь җырчының беренче концерты зур уңыш белән тулы залда үтте. Ышанып әйтергә була: татар галәмендә яңа йолдыз кабына!
--- |
Иң күп укылган
|