поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
19.12.2016 Язмыш

“Ходай бу бала урамда үлмәсен дигәндер...”

«Апас районы, Әлмәндәр авылы почта бүлеге башлыгы – 46 яшьлек хатын субсидия таратканда үлеп киткән», – дигән хәбәрне ишеткәч, әллә нишләп киттем. Фаҗиганең туган районымда килеп чыгуы, мәрхүмәнең әле яшь булуы, җитмәсә гомеренең чаба-чаба эшләп йөргәндә өзелүе шулкадәр тетрәндерде.

«Ничек, ник, нәрсә булган?» – кебек сораулар тынычлыкны алгач, Әлмәндәр авыл җирлегенә чылтыраттым.

– Әйе, шундый хәл килеп чыкты шул, – диде Әлмәндәр авыл җирлеге башлыгы секретаре Рамина Галимова. – Эльмира апа Әлмәндәр авылы почта бүлеге җитәкчесе булып эшли иде. Үзе гаиләсе белән Әҗем авылында яши, шунда почта да тарата иде. Пәнҗешәмбе ял көне булса да (бу көнне күптән түгел почта хезмәткәрләренең ялы итеп билгеләделәр – Н.С.), кеше акчасы үземдә тормасын диптер инде, Эльмира апа 24 ноябрьдә Әҗемдә субсидия таратырга чыккан. Бер-ике йортка кергәч, “кан басымым уйный, йөрәк борчый” дип әйтеп алган. Шуннан үзе бик якын күргән Хәлимә апаларга кергәч, хәле тагын да авыраеп, шунда җан биргән...

– Элек авырыйм дип зарланганмы соң ул?
– Эльмира апа ире Олег һәм балалары белән безнең якларга читтән күчеп кайтты. Олег белән кушылганчы ул кияүгә чыккан булган, беренче иреннән улы белән кызы бар. Шул кызы әйтүенчә, Эльмира апаның йөрәге элек тә авырткалаган.

– Нәрсә әйтим инде, сеңлем, керде дә, үлде дә китте... Әле генә бераз аңга килеп барабыз ул хәсрәттән, – диде әлеге коточкыч фаҗиганең шаһиты булган Хәлимә апа. – Абыйның хатыны белән сөйләшеп утырдык та, аны озатырга тора идем ул көнне, Эльмира килеп керде. Төшкә кадәр авылның ярты өлешендә субсидия таратып йөргән, төштән соң безнең якларга чыккан. Утка, газга түләгәнгә квитанцияләрне өстәлгә куйды да, субсидия кәгазен тотып: “Йөрәгем”, – дип, идәнгә авып төште. Медсестраны чакырттык, ул тиз килеп җитте. Корвалол, глицин бирдек, беренче ярдәмне күрсәттек. Борыныннан, авызыннан кан китте. Шулай газапланып, “Ашыгыч ярдәм” килгәнче җан бирде. “Эш-эш” дип, чапкан да чапкан инде, җаным. Хәзер почтальоннарга бик күпне йөклиләр бит, товар да саттыралар. Әнисе дә: “Эшләмә анда, авыр күтәрмә, саклан”, – дип әйтеп килгән аңа. Фермага эшкә керергә микән әллә дип тә талпынган инде ул. Авырып йөргән шул, тикшеренгән, дәваланган да инде үзе...

Бөтен акчаны тиененнән-тиененә биреп, бик гадел эшли иде. Газеталарны вакытында китерде. Читтән кайтып, иске генә йорт алып, шуны матурлап ясап чыктылар, мунча салдылар. Ишегалды тутырып чәчәк үстерер иде, җаным. Кешедә матур гөл күрсә, сорап алып, үз өендә дә утыртып куяр иде. Өенә килеп керсәң, андагы чисталык, матурлык! Бик жәлләдек без ул баланы, мине аеруча якын итә, “әнием урынына күрәм” дия иде. Ходай бу бала урамда үлмәсен, якын иткән кешесендә җан бирсен дигәндер инде... Үле гәүдәсен бездән өйләренә алып чыгып киттеләр. Мондый чакта кирәкле әйберләрне җыеп, биреп чыгардым. Шулай кинәт тол, ятим калырбыз дип уйламаган бит инде алар. Беребезнең дә башына килмәде, эшләп йөргән җиреннән бит...

Эльмира Аджихәлилованың (рәсемдә) беренче иреннән туган кызы белән улы инде үз көннәрен үзләре күрерлек яшьтә, ә кечкенәләре – мәктәп укучылары: улы – бишенче, кызы өченче сыйныфта укый икән. Моңарчы Лаешка барып эшләп йөргән әтиләре инде ул эшен ташларга, балалары янында гына торырга ниятли, әбиләре дә оныклары янына кайтырга уйлый диделәр авыл җирлегендә.

Татарстанда быел үткәрелүче диспансеризациянең беренче нәтиҗәләре дә халыкның күбесенчә йөрәк-кан тамырлары системасы чирләре белән авыруын күрсәткән.

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы тикшеренүләре буенча дөньяда кешеләрнең иртә үлеменә китергән күп төрле сәбәпләр арасында иң беренче урында – йөрәк-кан тамырлары белән бәйле чирләр икән. Әлеге оешма исәпләп чыгарганча, 2030 елларга таба мондый авырулардан һәр елны 29 миллион 600 мең тирәсе кеше якты дөнья белән хушлашачак. Бу саннарга бер дә ышанасы килми дә соң, әмма чынбарлык менә шушы почтальон ханымныкы кебек кинәт үлемнәр белән белгечләрнең хаклы булуын раслап кына тора...


Назилә САФИУЛЛИНА
Татарстан яшьләре
№ --- | 19.12.2016
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»