|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
19.12.2016 Шоу-бизнес
Нәфкать Нигъмәтуллин тормыш иптәше турында: “Өйгә ничәдә генә кайтсак та, бер-беребез алдында хисап тотмыйбыз”
Нәфкать Нигъмәтуллин тормыш иптәше белән мөнәсәбәтләре турында: “Ничәдә генә өйгә кайтсак та, бер-беребез алдында акланмыйбыз” - Ир белән хатын арасында гармония булырга тиеш: уйлар, планнар бер дулкында, бер-береңә ихтирам. Рәмзия апагыз минем өчен иң кадерле, иң ягымлы кеше, төп ярдәмчем. Казанга килү белән аңа күзем төште, ә менә аның игътибарын җәлеп итү җиңел булмады. Шулай да, булачак тормыш иптәшемнең мәхәббәтен яулап алдым. Инде 20 елдан артык бергә яшибез. Ел әйләнәсендә бергәбез, чөнки ул бит әле минем продюсерым да, гастрольләргә дә бергә йөрибез. Өйгә кайткач исә, бер-беребезгә бераз ирек бирәбез. Кая барырга телибез – шунда барабыз, ничәдә кайтсак та, бер-беребез алдында барысын да аңлатып, хисап тотып тормыйбыз. Без бер-беребезгә сүзсез дә ышанабыз.
Азалия ИСМӘГЫЙЛЕВА |
Иң күп укылган
|