|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
19.12.2016 Икътисад
ИнтехБанк клиентларына хезмәт күрсәтми башлаганИнтехБанк офисларының эш режимы үзгәрүе турында игълан итте. Бу хакта мәгълүмат әлеге кредит оешмасының рәсми сайтында бастырылган. “Хөрмәтле клиентлар, техник сәбәпләр аркасында 2016 елның 19 декабрендә клиентларга хезмәт күрсәтү вакытлыча туктатыла. Якын арада барлык техник проблемалар да бетереләчәк”, - дип аңлата банкның матбугат хезмәте. Искәртеп үтәбез: узган атнада Татарстанда кайбер банкларга мәгълүмати һөҗүм ясалган иде. Банкка акча салучыларга исәп-хисап счётларыннан акчаларын кичекмәстән кире алырга өндәгән хәбәрләр таратылган. Экспертлар билгеләп үткәнчә, кешеләргә бары тик паникага бирелмәскә кирәк, чөнки төбәкнең банк системасы каршылыкларга тотрыклы, ә банкларның ышанычлылык дәрәҗәсе югары. Шулай ук бүген “Татфондбанк” офислары эшчәнлеген яңадан башлап җибәрде. Атнаның эш көннәрендә сәгать 10:00 дән 15:00 гә кадәр эшли.
Рөстәм КИЛЬСИНБАЕВ |
Иң күп укылган
|