|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
19.12.2016 Икътисад
“Татфондбанк”ның ябык ишеге төбендә басып торучы Мәрзия әби: “Безгә үләргә ярамый,”-ди“Безгә үләргә ярамый...” “Татфондбанк” бүлекчәсенең ябык ишеге төбендә басып торучы Мәрзия әби әнә шулай ди. Үлемтеккә дип җыйган акчасын кире ала алмавына борчыла ул. Урамда егерме градус салкын булуга да карамастан, кичә төш вакыты тирәсендә “Татфондбанк”ның төп бинасы янәшәсендә халык шактый иде. Бирегә килүләренең сәбәбе бер: яхшы хәбәр юкмы? “Татфондбанк” тирәсендә шау-шу моннан ун көн элек купты. Финанс-кредит оешмасының хәле мөшкел дигән хәбәр таралгач, халык дәррәү кубып исәп-хисап счетындагы акчасын ала башлады. Касса тирәсендә озын чиратлар хасил булды. Ахыр чиктә, банк ишекләрен ябып ук куйды. “Безгә беркем берни аңлатмады, – ди “Татфондбанк”ның Чернышевский урамында урнашкан төп бинасы ишеге төбендә басып торучы Гөлинә Мусина. – Хезмәт хакын “Татфондбанк” аша алабыз. Хезмәттәшем ял көннәрендә үк картада булган бөтен акчасын алган. Мин белмичә дә калдым. Акчаны кайчан алып булачак, шуны белергә дип килгән идем, ишекне ачмыйлар”. Биредә аның кебек аптырап йөрүчеләр шактый. Берсе килә, икенчесе китә... Әнә шул сүзләр бик ышанычлы яңгырады, ахры. Аны шунда ук янәшәдә басып торучы әбиләр уратып алды. “Процентларын да кире кайтардылармы?” – дип кызыксынды таякка таянып килгән бер әбекәй. Уңай җавап ишеткәч, елмаеп куйды. Тагын бераз сөйләшеп торгач, әбиләр, шул исәптән Мәрзия апа да: “Президент Рөстәм Миңнеханов ташламас әле”, – дигән сүзләр белән таралышты. “Татфондбанк” активлары ягыннан, “Ак Барс” банктан кала, республикада икенче урында тора. Финанс-кредит оешмасы мәгълүматларына караганда, банкта 144 мең кертем кертүче һәм 35 мең юридик зат акчасын саклаган. “Татфондбанк” 120 миллиард сумлык зыян күргән дип фаразлана. Әлеге сан көннән-көн арта. Банктагы “тишек” мәсьәләсендә вакытлыча билгеләнгән администрация ачыклык кертергә тиеш. Ул банкның язмышын да хәл итәчәк. Татарстан “Милли банкы”ның элеккеге җитәкчесе Евгений Богачев республикада яшәүчеләрне тынычландырырга тырышкан. Аның әйтүенчә, вәзгыять алай ук начар түгел. Моңа кадәр вакытлыча билгеләнгән администрация ике генә финанс-кредит оешмасының эшчәнлеген туктаткан. Калган очракларда ярдәм итү чараларын күргәннәр. “Мин – оптимист. Шуңа күрә мәсьәлә уңай хәл ителергә тиеш дип саныйм. Халык та, предприятиеләр дә зыян күрергә тиеш түгел”, – дигән Евгений Богачев.
Эльвира ВӘЛИЕВА |
Иң күп укылган
|