поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
19.12.2016 Мәдәният

Инсаф Гайнуллин: “Язу белән җырлаудан башка эш тә белмисең диделәр” (ИНТЕРВЬЮ)

Иҗатка тартылган күп кенә артистлар сәхнә тормышыннан аерылып башка һөнәргә кереп китүне күз алдына да китерә алмый. Икенче хезмәттә үз көчләрен сынап карарга теләүчеләр дә, күңелләре сәнгатькә ятканга, кире мәдәният өлкәсенә кайта. Чистайда иҗат итүче автор-башкаручы, журналист Инсаф Гайнуллинга да әлеге сүзләр таман килә.

— Күпчелек җырчылар хәзер автор-башкаручы. Сәхнәгә күтәрелү өчен үзеңә җырлар язу финанс яктан уңайлымы?
— Биредә һәрбер шәхескә аерым карарга кирәктер һәм барысын да бер калыпка салып фикер йөртү бик үк дөрес булмас. Иҗат кешеләре, гадәттәгечә, күпкырлы талантларга ия була. Аллаһы Тәгалә бирим дисә бик мулдан бирә бит ул һәм бу бик зур җаваплылык. Иҗат иткәндә үз-үзеңә бик кырыс, таләпчән булырга кирәк, үз мөмкинлекләреңә аек карарга һәм гадел булырга. Авторның үзеннән дә яхшырак ни әйтергә теләгәнен, фикерләрен икенче башкаручы яхшырак җиткерә алмас. Күңелең таләп итә икән, җаның  ашкына, йөрәгең дөрли, кулың каләмгә яисә нота дәфтәренә тартыла икән, һичшиксез әлеге сусауны канәгатьләндерергә кирәк. Халык кабул итә икән –димәк, иҗат итү сәләтең бар, кабул итми икән – димәк, бу юл синеке түгел, димәк, сиңа үз эшләрен яхшы белүче шагыйрьләр, композиторлар белән хезмәттәшлек итү кулайрак. Бу очракта финанс мәсьәләсе бик мөһим түгелдер дип уйлыйм. Гомумән, сәхнәгә күтәрелү, анда үз урыныңны булдыру авыр, четерекле һәм күп финанс яисә танышлык таянычын сорый.
— “Сөмбел” татар халык жыр-бию ансамблендә солист булу артист буларак сине ачтымы? Әллә үсү өчен аерым иҗат итәргә кирәкме?
–Чистай шәһәрендә  21 ел элек оешкан “Сөмбел” татар халык җыр һәм бию ансамбле минем тормышымда гаять зур роль уйнады һәм уйный да. Мин үземнең сәләтем өчен иң беренче Аллаһы Тәгаләгә чиксез рәхмәтле булсам, икенче рәхмәтләрем әлеге ансамбльне оештырган  Рафик Абделхәевич Әхмәтовка һәм ансамбльнең алыштыргысыз сәнгать  җитәкчесе Татарстан Республикасының  атказанган мәдәният хезмәткәре Вячеслав Алексеевич Митрофановка. 1998 елда мин тәүге тапкыр сәхнәгә чыктым. Әле күптән түгел генә тормыш иптәшем белән шул чыгышның видеоязмасын карап утырдык. Юаш, сәхнә тотышын, җыр техникасын белми торган бер чебеш булганмын. Вячеслав Алексеевич  миннән артист ясар өчен бик күп тырышлыгын һәм көчен куйды. Ансамбль белән мин күптөрле дөньякүләм, бөтенроссия, республика конкурсларында катнаштым, лауреат, дипломант булдым. 2003 елда Илһам абый Шакиров исемен йөрткән Халыкара татар җыры конкурсында катнашып, ансамбль составында лауреат исемен алып кайту да ни тора. Россиянең күп кенә шәһәрләрендә булдым: Мәскәү, Әстерхан, Новосибирск, Волгоград һ.б. Ансамбль  белән берлектә дүрт сольный концерт программасын әзерләдем һәм уңышлы гына тамашачыга тәкъдим иттем. Ансамблебез дус-тату, бер гаилә кебек. Егет-кызларыбыз белән очрашып бар борчыганны уртага салып сөйләшәбез, фикерләшәбез, ә Вячеслав Алексеевич минем иҗатымда зур терәк, киңәшчем.
—  Соңгы елларда гына җырларны яза башладыңмы?
– Җырларны электән үк яза идем, бу юнәлеш мине һәрвакыт кызыксындырды, тик иҗатымны кешегә күрсәтмәдем, җырларым өстәл тартмасында үз вакытын көттеләр һәм көтәләр дә әле. Шигырьләрне бала чактан ук язам. Шигырь иҗат итү мине журналистикага кереп китәргә этәрде дә инде. Шигырьләрем, хикәяләрем, журналистик язмаларым республика матбугатында да басылгалады, радиода да яңгырады. Әлеге сәләтемне бәяләп, миңа 2001 елны “Бәллүр каләм” Республика профессиональ журналистика бәйгесендә  лауреат исемен биргәннәр иде. 2015 елда Кояш Тимбикова исемендәге муниципаль иҗат премиясе лауреаты булдым.
Киң тамашачыга беренче жырымны 2015 елның азагында тәкъдим иттем. Ул минем хатыным Лилиягә багышланган җыр иде. Халык җылы гына кабул итте ул җырны,мондый мөнәсәбәт канатландырды һәм киләсе иҗатка рухландырды. Бүгенге көндә биш авторлык җырым бар. Планда тагын җырлар иҗат итү һәм киләсе елның көзендә авторлык җырларымнан торган концерт программасын әзерләү. Иҗат юлымда Аллаһы Тәгалә мине талантлы музыкант, композитор, вокалист, искиткеч кызык аранжировщик Альберт Галимуллин белән таныштырды. Мин Альбертка бик рәхмәтлемен. Ул мине ярты сүздән аңлый, бөтен җаны белән бирелеп эшли, яза. Минем таләпләремә, зәвыгыма туры китереп, җырны матур музыкага яткырып бирә. Алдагы көннәрдә дә бу союз таркалмас дигән өметтә калам.
— Җырларыңның эчтәлеге гаилә бәхете турында. Төп терәгең гаиләдәме?
— Мин бик соң, 38 яшемдә генә гаиләле булдым. Беренче никахым уңышсыз булды, ә икенчесе, Аллаһы Тәгалә кушуы белән мәңгелек булыр дип өметләнәм. Хатыным Лилия бераз миннән өлкәнрәк. Бу шундый өлгергән, көзге мәхәббәттер инде. Әлеге кавышуда, гашыйк булуда яшьлек җүләрлеге юк инде. Һәр кешенең төп терәге ул – гаилә. Кеше ялгызы була алмый. Әгәр дә ул үз ярын тапкан икән, алар кавышып, гаилә булдыра алганнар икән, димәк, алар бәхетле. Без Лилия белән шундыйлардан. Безнең дөньяга карашыбыз бер, фикерләвебез бер, зәвыгыбыз бер. Без икебез дә берьюлы бер үк фикерне әйтәбез, бер үк әйбергә үреләбез. Лилия чын-чынлап минем икенче ярым, аның белән без бербөтен, кеше нәкъ шул очракта бәхетле була.
— Җырларыңны тормыш иптәшеңә багышлыйм дисең. Әлеге җырлар мәхәббәтне исбатлау чарасымы?
– Әйе, җырларым гаилә, кешелек кыйммәтләренә багышланган темаларны күтәрә. Минемчә, андый темалар күпкырлы һәм аларны төрле яктан ачып була, үз фикереңне, карашыңны җиткереп була. Минем, мәсәлән, “Бәхетле ир җыры” бар. Гаилә темасын җырларда ул яктан ачып бирүче юк иде әле. Гади генә кебек, җыры да ярым шаярту кебек, әмма анда тирән мәгънә һәм уйланырлык фикерләр салынган.
Шундый фикер бар, имеш яратканыңны беркемгә дә сөйләп, кычкырып йөрмиләр дип. Мин моның белән килешмим. Хисләреңне яшерергә кирәкми. Мәхәббәтеңне сәгать саен, минут саен исбатлап торырга кирәк. Яныңдагы кешең сине тоеп, белеп, битараф түгеллегеңне күреп торсын. Бу бик мөһим, бу канатландыра, дәртләндерә, бу күңелне җылыта һәм җанны яшь тота.
— Ярату хатын-кызларга күбрәк хас, ир-егет буларак: “мәхәббәт бар” — дип әйтә аласыңмы?
– Үзем нечкә күңелле, шигъри җанлы кеше булсам да, мәхәббәткә ышанып бетми идем. Гашыйк булу мөмкинлегенә ышана идем, ә мәхәббәткә – юк. Юлымда Лилия очрау белән әлеге фикерне үзгәрттем. Бар ул мәхәббәт. Күрә белергә, ышана белергә кирәк моңа. Безнең бар гаеп шунда – без ышана белмибез.
— Әниең бик зур, мөһим терәк иде, аны югалтуны ничек кичердең?
– Мине әни соң гына 42 яшендә тапты. Ялгызы үстерде, кеше булсын дип тырышты. Яшьли колхоз ялангачлыгыннан шәһәргә качып, белемсез сугыш баласы үз тормышын булдырырга тырышты. Ялгыз ана бүредәй яшәде, кешенекенә тимәде, үзенекен бирмәде. Бик кырыс иде, ул кырыслык минем тәрбиямдә дә йогынтысын ясады. Без һәрвакыт икәү идек. Аны ялгыз калдырмыйм дип, мин Казандагы карьерадан да баш тарттым, мөмкинлекләр, чакырулар күп булса да.
Без аның белән ачлыкны да, яхшы тормышны да – барысын да кичердек. Бик тырыш, эшчән иде. Бик еш искә алам әнине. Никтер гадәттә балачак елларым күз алдына килеп баса. Яшь, чибәр иде шул әни ул вакытта, көләч йөзле иде. Еллар үтү белән елмаю качты йөзеннән. Мин дә күп кайгы-борчылу китергәнмендер инде. Соңыннан әнине рак чире дә екты. Әле алай да 5 ел яшәде шул зәхмәт чир белән, бирешмәде, аяк өстендә үткәрде. Соңгы аен гына урын өстенә калды. Ярты гомерең яныңда булган, иң якын кешеңне, әнине югалту бик авыр инде. Аны үз башыннан кичергән кеше генә аңлый икән. Мин дә югалтканчы тулысынча аңлап бетермәгәнмен. Хәзер, Аллага шөкер, янымда, таянычым,терәгем, дөньяда иң якын кешем Лилиям бар. Мин аңа бик рәхмәтле.
— Журналистиканы калдырып, бары иҗат белән генә шөгыльләнергә теләк бармы?
– Бер мәлне минем эшсез калган вакытым булды. Бер җирле “нәчәльник” янына эш сорап кердем. “Син бит, Инсаф, язу белән җырлаудан башка эш тә белмисен”, — диде ул миңа. Һәм ул хаклы иде. Минем гомерем журналистика белән сәхнәдә узды. Мин башка эш белмим дә дияргә була. Шуңа күрә ничектер аларны аерып карау дөрес  тә булмас иде. Журналистика минем әтием булса, җыр сәнгате минем әнием. Әни кешене күбрәк яраталар инде, якын итәләр. Әни ул матуррак, ягымлырак, җылырак. Әмма мин уземне журналистикада профессионал дип санасам, сәхнәдә мин бары тик һәвәскәр башкаручы гына. Һәм мин моның белән килешәм. Журналистика – ул минем кәсеп, ипигә май ягу чарасы, ә сәхнә күңел өчен. Журналистикада мин әлегә кирәк икән – мин ул юлдан китмим. Кирәк түгел дисәләр, аннан күз күрер. Үткәннәрне искә алмыйк, киләчәккә бик ашыкмыйк, бүгенгесенә риза һәм рәхмәтле булып яшик.
— Зур артист булу өчен нинди сыйфатлар кирәк? Үзеңә шундый максатлар куйдыңмы?
– Зур артист булыр өчен профессионал булырга кирәк. Аллаһы Тәгалә биргән сәләтне, мөмкинлекләрне ныгытырлык белемең булырга тиеш. Син зур, чын артист икән – ноталарны, нинди дә булса уен коралы белән идарә итә белергә тиеш. Синең тамашачыны тәрбияләрлек зәвыгың булу таләп ителә, сәхнә киемен сайлап алудамы, җырны сайлап алудамы, сәхнә тотышындамы. Әгәр син бер тапкыр да операда булмагансың икән яисә классик әсәрләр тыңламыйсын, тарих белән кызыксынмыйсың, үз телеңне белмисең, аралашмыйсың икән, димәк, үзеңне артист дип йөртә аласың, билгеле, әмма халык сине зур артист дип кабул итәрме икән?!
Үземә андый максатлар куймыйм, миңа үз өстемдә эшләргә дә эшләргә әле. Әмма һәрвакыт оптимист булып калыйк. Лексиконда “соң” дигән сүз булырга тиеш түгел!


Фотолар шәхси архивтан алынды.
 


Гөлшат МИНГАЗИЗОВА
Gong-TV
№ --- | 19.12.2016
Gong-TV печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»