поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
17.12.2016 Мәдәният

Самара йолдызы Рөстәм Әхмәтов: Үземне артист дип таныттым икән, шул планканы төшерергә тиеш түгелмен

Күптән түгел шәһәребезнең бөтен транспорт тукталышларында, Мәдәният сараеның белдерү такталарында “Рөстәм Әхмәтовның сольный концерты” дигән зур афишалар эленеп торды. Самара татарларының күбесенә бу исем инде таныш булса да, “Бу кем булыр икән? Казан артистыдыр инде”, – дип уйга калучылар да бар иде.

Газета укучыларыбызны Рөстәм Әхмәтов белән якыннан таныштыру теләге белән без аны редакциягә чакырып, сөйләшергә булдык.
- Мин Казан артисты түгел, - дип елмайды ул. - Самарада туып үстем, эстрадага беренче адымнарымны да  егет чагымда ук үз шәһәремдә ясадым. Дөрес, хәзер исемем инде Мәскәү һәм  Казан тамашачыларына да таныш. 

- Ә музыкага мәхәббәт сезгә кемнән күчкән?
- Әтием Искәндәр Әхмәтов атаклы “Ялкынлы яшьлек” җыр, бию һәм поэзия ансамбле солисты. Димәк, аның моңлы күңеленең йогынтысы булгандыр, дип уйлыйм. Кечкенәдән әти белән репетицияләргә йөрергә ярата идем, үсә төшкәч “Ялкынлы яшьлек” концертларында аның белән бергә җырлаганыбыз да булды.

Балачакта Металлурглар мәдәният сарае каршында эшләп килгән “Чишмәкәй” (“Родничок”) вокал ансамблендә шөгыльләнүем дә музыкага атлаган адымнарымның берсе булгандыр.

Шулай да бу юнәлештә җитди эшем соңрак, “Йолдызлар мәктәбе” театрында шөгыльләнгәндә башланды. Анда безгә вокал, хореография, артист осталыгы дәресләре бир¬деләр. Мин Самарада гына түгел, Россия күләмендә үткән музыкаль бәйгеләрдә катнашып, аларның күбесендә җиңү яуладым. 15 яшемдә “Мәскәү кичләре” (“Подмосковные вечера”) фестивалендә Гран-при бүләгенә ия булдым һәм башка яшь талантлар белән Европа буенча гастрольләрдә катнаштым. Бу казанышларга ирешүемдә әнием Хәнифәнең өлеше чиксез зур. Үз вакыты белән санлашмыйча мине түгәрәкләргә, репетицияләргә йөртте, сәләтемне үстерүгә күп көч куйды.  Әле дә аның ярдәмен тоеп яшим. Һөнәр сайлаганда да әни минем хыялыма каршы килмәде.

- Ә һөнәрегез буенча сез кем, Рөстәм?
- Мәктәпне тәмамлаганнан соң Самараның педагогия институтының эстрада вокалы факультетында укыдым һәм  югары белемле эстрада җырчысы буларак сәхнәгә күтәрелдем.

- Сезне күпләр туйлар, юбилейлар алып баручы буларак беләләр.
- Үткән гасырның 97-98нче елларында рестораннарда җырчы булып эшләргә туры килде. Бу “мәктәпне” үтүемә бүген шатмын. Бервакыт танышларым туй алып баруымны үтенделәр. Мин башта югалып калдым, “Дуслар, җырларга кирәк дисәгез - рәхим итегез, ләкин туй тантанасын алып бара алмыйм”, - дип баш тарттым. Әмма үгетли торгач, ризалаштым инде. Кичәне бик матур үткәргәнмен булса кирәк, чөнки шундый тәкъдимнәр күбәеп китте. Менә инде 17 ел чамасы корпоративлар, банкетлар алып барам.

- Бу сезнең төп һөнәрме әллә хоббимы?
- “Мавыгуы һөнәргә әверелгән кеше бәхетле була”, - дип әйтәләрме әле? Мин үземне менә нәкъ шул бәхетле кеше дип саныйм. Нинди генә чара үткәрсәм дә, мин аннан чын ләззәт алам һәм тантана үткәрүчеләргә дә чын бәйрәм бүләк итәргә тырышам. Ә аларның рәхмәт сүзләре минем хезмәткә иң югары бәя.

- Гаиләгезгә вакыт каламы соң?
- Хатыным Юлия  белән “Йолдызлар мәктәбе” театрына йөргәндә таныштык. Ул хореография белән шөгыльләнә иде. Яшьли өйләнештек, бүген инде кызыбыз Русалина һәм улыбыз Жан үсеп киләләр. Юлия, үзе дә мәдәният кешесе буларак, миңа төрле чараларга әзерләнергә күпме вакыт, энергия кирәклеген аңлый, өй эшләрен, балалар тәрбияләүне күбрәк үз өстенә ала. Моның өчен мин аңа нык рәхмәтлемен. Гаиләмне бик яратам һәм буш вакытларымны һәрчак алар белән үткәрергә тырышам.

- Рөстәм, сез бит әле автор-башкаручы да. Җырларыгызны нинди жанрда иҗат итәсез?
- Төрле жанрда: рок, фан, эстрада җырлары. Иң мөһиме - алар йөрәгемнән өзелеп төшкән иҗат җимешләрем. Җырны йөрәгең аша уздырганда гына ул башкаларга тәэсир итә. Яратып тыңлыйлар икән, димәк җырларым халык күңеленә дә үтеп керә. Татар телендә дә, рус телендә дә язылган җырларым бар. Татар халык җырларына заманча аранжировка ясарга да туры килә.

- Инде шушы сольный концертыгызга әйләнеп кайтыйк. Аны үткәрергә ничек тәвәккәлләдегез?
- Автор концерты (автор үзе язган җырлардан торган концерт) үткәрү минем күптәнге хыялым иде. Һәм, ниһаять, 35 яшьлек юбилеем көнне ул чынга ашты. Әлбәттә иптәшләрем ярдәменнән башка шундый зур эшне ерып чыга алмаган булыр идем. Дус музыкантлар, бек-вокалист кызлар, профессиональ тавыш режиссеры Владимир Мастер һәм хореограф Валентина Ушакова берничә ай буе репетицияләргә йөреп, бу концертны әзерләүгә һәм үткәрүгә зур өлеш керттеләр. Дизайнер Юлия Шиянова һәм Илдар Есаков җитәкчелегендәге “Шоу-тайм” төркеме дә күп көч куйды. Мин аларга чиксез рәхмәтлемен. Киров мәйданындагы Мәдәният йорты администраторы Флорида апа Локмановадан башка да бу чараны оештыру кыен булыр иде.

Бу концерт минем өчен чын имтихан булды: зур залда җырларым ничек яңгырар, ике сәгать буе тамашачының игътибарын тота алырмынмы, дип дулкынланган идем, Аллаһыга шөкер, бары да яхшы булды. Казаннан килгән махсус кунак - Мәликә, Елена Черноталова җитәкчелегендәге “Искорка” балалар бию төркеме, Самараның спецэффектлар театры (җитәкчесе Алексей Шептяков) ярдәмендә концерт искиткеч узды. Монда инде режиссерыбыз Роман Беленковның да хезмәте зур. Зал шыгрым тулы булып, тамашачылар бик канәгать калдылар. Ә “Евровидео” компаниясе чараны видеога төшереп барды. Аның җитәкчесе Анатолий Нотин бу фильмнан клип ясарга тәкъдим итте, һәм мин ризалаштым. Бик матур килеп чыгар, дип уйлыйм.

- Уңышлы үткән бу концерт гастрольләргә чыгып китәргә этәргеч булмадымы? Киләчәккә планнарыгыз ничегрәк?
- Андый теләк юк түгел. Киләчәк күрсәтер. Әмма үземне артист дип таныттым икән, шул планканы төшерергә тиеш түгелмен. Шуңа да бу концертка төгәл нәтиҗә ясыйсы бар әле.

- Әңгәмәгез өчен рәхмәт, Рөстәм, иҗади уңышлар сезгә!
 


Әңгәмәдәш - Алия АРСЛАНОВА
Бердәмлек
№ --- | 16.12.2016
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»