|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
11.11.2009 Мәгариф
ЯШЬ ЖУРНАЛИСТ МӘКТӘБЕ ЧАКЫРАТатарстан Республикасы массакүләм коммуникацияләрне үстерү фонды каршындагы республика яшь журналист мәктәбе, журналистика нигезләренә өйрәтү өчен, гомуми белем бирү мәктәпләренең 9-11 сыйныфлары укучыларын җыю турында белдерә. Уку срогы – дүрт ай. Яшь журналист мәктәбендә дәресләр декабрьнең беренче декадасында башлана. Дәресләрне үткәрү урыны – республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгының брифинг-залы (Академия ур., 2й, 3 кат).
Дәресләрне Казан дәүләт университетының журналистика һәм социология факультеты укытучылары алып барачак. Уку дәвамында "Молодежь Татарстана" һәм "Сабантуй" редакцияләренә экскурсияләр оештырыла. Яшь журналист мәктәбендә укучылар тәүге язмаларын (алар университетның журналистика факультетына керү өчен кирәк) нәкъ менә шушы басмаларда дөньяга чыгара алачак.
Яшь журналист мәктәбендә укучылар түбәндәге лекцияләрне тыңлый, мастер-класслар карый алачак.
Лекцияләр:
* Илебез журналистикасы тарихы
* Журналистиканың мәгълүмати жанрлары
* Журналистиканың теория һәм хокук нигезләре
* Россиянең заманча журналистикасы үзенчәлекләре.
Мастер-класслар
* Телевидениенең мәгълүмат хезмәтендә эшләү үзенчәлеге
* Масссакүләм мәгълүмат чаралары һәм матбугат хезмәте
* Мәгълүмат агентлыгында эшләү үзенчәлеге
* Журналистның махсуслашуы: мәҗбүриме яки юкмы?
* Радиожурналистның эш үзенчәлеге
* Фотожурналистның эш үзенчәлеге
* Тармак журналистикасы
* Журналистның редакция коллективында эшләве (текстларны әзерләү һәм эшкәртү, мәгълүмат белән эшләү).
Уку төгәлләнгәннән соң курска йөрүчеләргә сертификат тапшырыла.
Белешмәләр алу өчен телефон: 570-31-06
|
Иң күп укылган
|