поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
16.12.2016 Җәмгыять

Чүмбәлидә уникаль әбекәй яши

Чапкан атны туктатыр, яна торган йортка керер – бөек рус язучысының ике гасырга якын элек язылган бу сүзләре бүген дә актуаль, чөнки нәкъ шундый батыр хатын-кызлар әле дә юк түгел. Чүмбәлидә гомер итүче Нәфисә апа Низаметдинова шуларның берсе.

Энергиясе ташып торган бу апага мин әле үткән елны изге Болгарга җыенга барганда сокланган идем. Ул сәяхәтне бер төркем чүмбәлилеләр өчен икенче мәчет имамы Надир хәзрәт Камаев оештырган иде.

Эчемнән генә: “70-75 яшендәдер бу апа, шулай да шундый ерак юлга чыгарга авырсынмаган”, - дип уйлап куйдым. Аннары мәчеттә ифтар мәҗлесендә күрештек без аның белән, шунда сүз арасында яшен әйткәч, телсез калдым – 2015 елның мартында 88 тулган икән инде! Бу яшьтә яшь кызлардай ук булмаса да, әмма урта яшендәге ханымнар кебек төз буйсын саклап калу һәм йөгереп йөрү үзе зур бәхет бит. Әле шул чакны аның турында язып чыгу фикере туды миндә, тик эш-мәшәкать белән әллә ни кул тимәде.

Ниһаять, быел ноябрь ахырында ул якларга барып чыгарга ниятләгәч, телефон аша Нәфисә апа белән очрашырга килештек. Авылның кай төшендә яшисез, ничек сезне табарга, дигәч: “Мәчеттән сулга борылгач зур йорт күрерсез, бүтән андый зур йорт юк урамда”, - диде ул. Чынлап та, зур гына түгел, бигрәк зур икән өч катлы йортлары, редакциядә эшләү дәверендә мин төбәгебездәге барлык татар авылларында булдым, андыен күргәнем юк иде әлегә тикле. Капка төбендә диван формасындарак итеп эшләнгән ябык түбәле эскәмиясе генә ни тора!

Капкадан керүгә безне хуҗабикәнең Атаман исемле эте койрыгын болгап каршы алды. Кара инде, этләр дә хуҗаларына охшый күрәм, Атаман бер “ләң” итеп өрмәде дә, шатланды гына кебек кунаклар килгәнгә, ә мәһабәт йортның өй алды баскычында май кояшыдай балкып Нәфисә апа көтеп тора иде инде. Бу искиткеч киң күңелле, ачык йөзле апаның өенә килеп кергәч үк, үзеңне өйдәге кебек хис итәсең, ә хуҗабикә үзе гомер буе аралашып яшәгән якын кешең кебек тоела.

Тиз-тиз генә, яшь киленнәрнекедәй җитез хәрәкәтләр белән чәй табыны әзерләгәндә үк без аның гомер йомгагын сүтә башладык. Нәфисә апа заманасы өчен хәлле генә гаиләдә туып-үскән. Аның әтисе Мөхәммәт укымыш һәм ихтирамга лаек кеше булган, ул елларда дан тоткан Нижгар ярминкәсендә сату нокталары, Мәскәүдә, Питердә, Казанда, хәтта Финляндиянең кайбер шәһәрләрендә кибетләр тоткан. Товарны ул Ираннан, Төркиядән, Кытайдан ташыган, бүтән илләрдә дә даими партнерлары булган. Ә әнкәсе Сафура чын татар хатын-кызы буларак, гаилә учагын саклаган, иренә 12 бала бүләк иткән. Бүгенгә, кызганычка, бер Нәфисә апа гына исән-сау.

Барлыкта үссә дә, иркә булып үсмәгән ул, әниләре яшьтән эшкә өйрәткән үзләрен. Яшүсмер чагы авыр сугыш елларына туры килгән, юклыкны да, ачлыкны да тулаем татыганнар, колхоз эшенә дә бик иртә җигелергә туры килгән, әлбәттә. “Сугыш башлангач авылда ирләр калмады диярлек, бер көндә генә 37 ир-егетнең киткәне исемдә, шуларның 17се генә кире кайтты. Барлык авыр эш хатын-кызлар һәм минем кебек яшүсмерләр җилкәсенә төште, техника, атлар фронтка озатылды. Безнең колхоз 1200 баш ат җибәрде фронтка. Әмма бер дә зарланмадык, ирләр өчен дә, атлар өчен дә эшләдек”, - дип искә ала әңгәмәдәшем ул елларны.

Сугыштан соңгы еллар да әле җиңелдән булмый, шулай да тормыш дәвам итә - ил торгызыла, гаиләләр корыла, балалар туа. Нәфисә апа да авылдаш егет Әббәс белән 1948 елда матур гына гаилә корып яши башлыйлар.

Бүгенге мул тормыш җиңел генә бирелмәгән, икесе дә гомер буе колхозда бил бөккәннәр - Әббәс абзый күп еллар ферма мөдире булып эшләгән, бригадир булган. Аннары аны бүтән эшкә күчергәч, Нәфисә апаны кырчылык бригадасының бригадиры итеп билгелиләр. “Бөртеклеләр, бәрәңге, чөгендер буенча бик зур уңышлар алдык, төрле өлкә семинарлары күп итеп уздырыла иде бездә, тәҗрибә туплар өчен дә байтак кына белгечләр йөри иде”, - ди Нәфисә апа. Әйе, 70-80 нче елларда легендар рәис, Социалистик хезмәт герое Шәмил ага Юсипов җитәкләгән Чүмбәли колхозы өлкәдә генә түгел, илдә таныл¬ган алдынгы хуҗалыкларның берсе иде шул. Аннары инде үзгәртеп кору җилләре исә башлагач, бу үтә нык хуҗалык та аларга каршы тора алмады, рәиснең алмашынуы да сәбәп булгандыр моңа. Ә Нәфисә апага килгәндә, ул әле 2004 елга тикле эшли бригадир булып. Санап чыгардым да, 77 яшенә хәтле эшләгән икән! “Әббәс вафат иде инде, эштән чыгып Мәскәүгә киткән җирдән ул чактагы рәис чакыртып алды һәм тагы бераз эшләдем”, - ди ул.

Совет заманын сүгүчеләр күп булса да, ул чакта эшләгән кешегә хөрмәт зур иде, Низаметдиновларның да грамота, Рәхмәт хатлары дистәләгән, орден-медальләр белән дә бүләкләнгәннәр. Нәфисә апа өч чакырылыш район советы депутаты булган, еш кына мактап, район газетасына да язып чыкканнар аны.

Әйтергә генә җиңел, ә барысына да өлгерүе бер дә җиңел булмагандыр. Әле бит йорт, хуҗалык, алты бала бар, авыл җирендә төзелеш бер дә бетми - өй җитештерәсең, мунчасы искерә, аны төзисең, паеты ава дигәндәй, алар да төзелештән бер чыкмый. “Ике бакча бәрәңге генә утырта идек, абзар тулы мал-туар, Әббәс 1995 елда вафат булды, әле аннан соң да өч сыер тоттым”, - дип сөйли бу батыр ханым. Әлбәттә, үсә барган саен балалар кул астына кергән, бар эштә дә ярдәм иткәннәр. Низаметдиновлар лачын кебек биш ул үстергәннәр, бер кызлары бар. “Балаларны бер дә артык иркәләмәдек без, вакыт та юк иде моңа, киресенчә, кырысрак та идем, кайчак эләккәли дә иде үзләренә. Әмма бу файдага гына булды, эш эчендә үскәнгә тәртип бозып йөрергә вакытлары булмады. Олыбыз Равилны ун яшеннән плугарь итеп җибәрдек, калганнары да кече яшьтән эшкә җигелде. Хәзер кызганам да инде, әмма заманасы шундый иде, ни хәл итмәк. Эшләгәннәре безнең өчен булса, өйрәнгәннәре үзләренә булды. Аллага шөкер, улларыбыз берсе дә гомер буе эчми дә, тартмый да, ба¬рысы да тормышта үз урыннарын табып, гаиләләр корып, матур гына яшиләр”, - ди әнкәләре балалары белән горурланып.

Горурланмастыйлар түгел шул – малайлар бишесе дә Мәскәүдә яши, дәрәҗәле урыннарда эшлиләр, туган авылларын да бер дә онытмыйлар, еш кына кайтып йөриләр, ярдәм итәләр, бигрәк тә төпчеге Маратның туган авылына күрсәткән ярдәме шактый – коеларны яңартуда, күлләрне тазартуда, икенче мәчетне ремонтлауда аның өлеше зурдан, мәчетнең тәрәзәләрен пластикка тулаем ул алмаштырган. Равил, Дамир, Ирфан, Илшат та якта калмыйлар, әлбәттә. Менә шундый кече ватаннарының патриотлары алар. Бердәнбер кыз туганнары Рушания Сергачта яши, гомер буе тегү фабрикасында хезмәт иткән, рәсеме Хөрмәт тактасыннан төшмәгән, хәзер лаеклы ялда инде.

Әниләрен барысы да кадер-хөрмәттә тоталар, кышларын Мәскәүгә алып китәләр. “Элегрәк алтышар ай тора идем балаларда, хәзер, бу өебез булганнан бирле, яңа ел узгач кына Мәскәүгә барам, аны да балалар үгетләгәнгә генә. Анда баргач, биш улымда да кунак булып кына йөрим һәм майга кайтаралар мине. Киленнәрем дә берсеннән-берсе артык, Аллага шөкер, барысы да үзем кебек эшкә батырлар, авылга килгәндә кулыма эш тидермиләр”, - ди Нәфисә апа.

Әлеге зур йортны уллары бергәләшеп төзегән һәм 2007 елның җәендә тәмамлап, әнкәләре биредә яши башлаган. Аның үзенең бүлмәсе беренче катта, икенче катта һәрбер улының бүлмәләре, ә өченче катта оныкларының һәрбересенә аерым бүлмәләр. Оныклары аның сигезәү, барысы да диярлек гаиләле инде һәм тугыз оныкчыгы да бар әбекәйләренең. “Аллага шөкер, бар яктан да байлыгым зур”, - ди шатланып бай әби-әни. Алты баланы үстереп аяк өстенә бастыру җиңел булмагандыр, әмма, ничек әйтмешли, ахыры яхшы. Бала чакларында күпме кием-салым гына кирәккән бит, дәреслекләр артыннан Казанга тикле бара булганнар хәтта. Хәзер инде балалары йөзләп түгел, меңләп кайтаралар барысын да. Мәсәлән, 2012 елда Нәфисә апаның туган көнен бөтен Чүмбәлинең исендә калырлык итеп уздырганнар. Өйләренең клуб тикле беренче катында зур мәҗлес оештырып, атаклы артистлар чакырганнар. Ринат Ибраһимов, Хәния Фәрхи, Зәйнәп Фәрхетдинова белән Зөфәр Билялов, Айгөл Бариева, Ринат Валеев, Роза Хабибуллина кебек артистлар җырлаган Нәфисә апа өчен. “Шулай шул, минем ул¬ларым да кыз балалар кебек нечкә күңелле, кайгыртучаннар, рәхмәт үзләренә!” – ди әнкәйләре.

Шәхси үрнәк тә зур роль уйный балалар тәрбияләгәндә. Нәфисә апа үзе әти-әнисен дә, каен әтисе белән каен әнисен дә хөрмәт иткән, кадерләгән. Каен әтисе хатыныннан калып та яшәгән әле, килене хәтта мунча кертә булган үзен. “Елап-елап до¬галар кылып, рәхмәтләрен укый иде, аның догалары җитеп, бәхетле карт¬лык насыйп иткәндер миңа Ходай”, - ди ул. Тик бер нәрсә генә күңелен әрнетә - ире Әббәснең иртәрәк вафат булуы, бу рәхәтлекләрне күреп, балаларының тормышына шатла¬нып бергә картаерга насыйп булмый шул аларга. Әббәс абый бик тормыш сөючән була, матур итеп баянда уй¬ный. Бөек җырчы Рәшит Ваһапов белән яшь аермасына карамастан, бик дус булганнар. Актукка кайтканда Рәшит әфәнде Чүмбәлигә килеп, Низаметдиновларга керми китмәгән, яшь дусты уйнаган, ул җырлаган. Ә авылдашлары, шулай ук бөек якташыбыз Хайдәр Бигичев белән олы уллары Равил бер класста укыганнар, бер парта артында утырганнар, бергәләп дәрес әзерләгәннәр. “Хайдәр анда ук җырлый иде инде, кайчак бергәләп тә җырлый идек”, - ди Нәфисә апа.

Аларның өендә ниндидер бер үзенә тарта торган көчме бар, әллә инде күңелләре киң булганга Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова кебек легендар артистлар да Чүмбәлигә концерт белән килгәндә, гел аларда туктала булганнар. Маратның да хәзерге татар эстрадасының билге¬ле артистлары арасында дуслары күп. Менә шундый уникаль гаилә Низаметдиновлар, ә инде әнкәләре бу гаиләнең иң уникаль әгъзасы.

Киләсе елның мартында, Алла боерса, Нәфисә апа 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтәр. Исән-сау олы юбилеегызга җитеп, бала-оныкларыгыз кадерендә тагы да озак еллар яшәргә язсын сезгә, уникаль әбекәй!


Наилә ЖИҺАНШИНА
Туган як
№ --- | 16.12.2016
Туган як печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»