поиск новостей
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 18 Апрель
  • Харис Төхвәтуллов - актер
  • Ләйлә Дәүләтова - шагыйрә
  • Фирдүс Гыймалтдинов - журналист
  • Фирая Бәдретдинова - журналист
  • Илшат Рәхимбай - кинорежиссер
  • Ришат Әхмәдуллин - актер
  • Альберт Гадел - язучы
  • Ибраһим Нуруллин (1923-1995) - язучы
  • Фәгыйлә Шакирова - блогер
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
16.12.2016 Шоу-бизнес

Гөлдания Хәйруллина: "Мин – җырчы, җырчы кыз бәхетсез булмый!”

Үзен газетабызның даими укучысы Зәлия дип таныштырган ханым белән телефоннан сөйләшәбез. “Безнең Гөлдания турында да языгыз әле!” – диде дә, мин сүзнең җырчы Гөлдания Хәйруллина хакында барганын аңлап өлгергән арада, үзен кызыксындырган сорауларны яудырырга тотынды. Әйтергә генә ансат языгыз дип... Язарсың, Гөлданиянең “койрыгын” тота алсаң!

Бер чылтыратканда Казанда иде, икенчесендә – Чаллыда... Ниһаять, ТРның атказанган артисты, “Фидакарь хезмәт өчен” медале белән бүләкләнгән тынгысыз җанлы җырчы Гөлдания Хәйруллина белән очрашу насыйп итте.

– Гөлдания ханым, милләтебезгә әллә никадәр талантлы сәнгать әһелләре биргән яктан, сандугачлар оясы – Сарманнан икәнегезне беләбез. Туганда ук җырчы булып туалар бугай Сарман балалары?

– Җырга-моңга һәвәслекнең төбәкнең табигатенә, суына бәйлелеген аңлата алмыйм, чөнки Татарстаныбызның бөтен районнары да матур, ә менә сәләтнең нәселдән килүе хак. Бәлки туган төбәгемдә шундый нәселләр күбрәктер. Кангеннарга салынган иҗат орлыклары кайчан да булса шытым бирми кала алмый.
– Сез дә шундый мираслы гаиләдә үстегез, димәк?
– Саклаубаш авылында туып-үстем мин. Әтием Мөбәрәкҗан, инде мәрхүм, әниебез Фәния, Аллага шөкер, исән-сау. Абыем Мөдәррис Түбән Камада, апам Наилә Казанда яши. Гаиләбездәге һәркем җырлы-моңлы, сәнгатькә гашыйк булды безнең. Үзем хәтерләмим дә, бик кечкенә чагымда абый һәм апа белән “кәҗә сакалы” үләне ашаганбыз. Бәләкәй булганмын бит, күбрәк ашап ташлаганмын, күрәсең, бик каты чирләгәнмен. “Бераз рәтләнә башлауга кычкырып җырлап җибәрдең, телең ачылганчы ук җырлый идең инде син!” – дип көлә иде күрше Рәхимә апа. Әмма балачак хыялларымда җырчы булу теләге юк иде. Бик күп артистлар кебек сәнгатькә урау юллар үтеп килдем. Мәктәптән соң Казанга киттем, фрезерчы һөнәре үзләштереп, заводта эшли башладым. Станок тавышына кушылып, әй, җырлый идем! Берчакны шулай җырлый-җырлый эшләп маташам, яныма ике егет туктаганнар да тыңлап торалар икән. Ул елларда бик популяр күренеш: һәр заводта, клубта диярлек вокаль-инструменталь ансамбльләр оештырыла иде бит. Мин дә әлеге егетләр чакыруы буенча ансамбльдә башта рус җырлары җырлый башладым, тора-бара үзебезнең татарча җырларны да алдык репертуарга. Аннан, цехташым Лилия Вәлиева исемле кыз, мине әйдәкләп, Ленин исемендәге Мәдәният йортына алып килде. Анда Суфия апа Шаһиева, Ифрат абый Хисамов җырлау сәләтемне үстерделәр.

Баянчыбыз Рәшит Сабировны армия хезмәтенә чакырдылар һәм клуб җитәкчелеге ике баянчыны эшкә алды. Рәшит абыйдан: “Бу егетләрнең кайсысына җырлыйм микән?” – дип киңәш сорадым. Рәшит абый: “Менә монысына җырла”, – дип, Рөстәм атлысына төртеп күрсәтте.
– Ирегез, композитор һәм баянчы Рөстәм Хәйруллин үзе булгандыр бит инде ул?
– Әйе, Рөстәм белән белән беренче очрашуыбыз иде бу. Аннан мине Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленә чакырдылар. Барысы өч көн генә эшләгән идем әле, Нәфисә Васыйлова белән Апас ягына гастрольләргә җибәрделәр. Ул чакларда аппаратура дигәннәре дә юк бит әле, баянга кушылып җырлап концертлар бирдек. Шулай бер ел үтте, август аенда ял алып, Түбән Камага абыйларга кунакка барган җиремнән, андагы музыка училищесына керергә дигән уй килде башыма. Никтер Түбән Кама, Чаллы якларында яшәргә күңел тартмый иде, тик әтиләр, туганнарның туган якларга якынрак яшәтергә теләүләренә колак салуым булдымы, язмышмы... Шул рәвешле, бу карарым бөтен тормышымны шушы төбәк белән бәйләде дә куйды.
– Рөстәм Казанда калдымы?
– Мин Түбән Камада укып бетергәндә Рөстәм армиядә хезмәт итеп Чаллыга кайтты. Ул анда армиягә киткәнче үк “Дулкын” дигән вокаль-инструменталь ансамбль оештырган иде бит, кайтып шул эшен дәвам итте. Укуны тәмамлагач, тагын Казанга китәсем килеп төенчекләремне төйнәгән идем. Бер яктан Рөстәм калырга үгетли, икенче яктан Шәфәгать Салихов үзенең “Яшьлек” кызлар вокаль ансамбленә чакыра.

Әниләр дә: “Китмә, барыбер Рөстәм янына кайтачаксың бит инде”, –дигәч калынды Чаллыда. Рөстәм белән өйләнешүебез дә бик кызык килеп чыкты. Язылышырга гариза бирергә баргач, Рөстәмнең паспорты югалганлыгы ачыкланды. Әмма, язмышыбыз бергә язылганлыктан, бераз соңлап булса да барыбер өйләнештек.
– Чаллының күкрәп торган чаклары инде бу, ул купшы, югары сәнгати югарылыктагы Сабан туйлары, төрледән-төрле иҗат коллективлары...
– Без дә шуның үзәгендә кайнап яшәдек инде. Рөстәм композитор Мәсгудә Шәмсетдинова тәкъдиме белән “Дулкын”ының исемен “Нуры-Содур” (Күңелләр нуры) дип үзгәртте. Ансамбльдәге һәвәскәрләр урынына һөнәри музыкантлар туплады. 1988 елда телевидениегә ансамбльгә кушылып минем башкаруда Рөстәм җырларыннан торган концерт яздырдык. Менә шул вакыттан аерым җырлау карьерам башланды дип әйтергә дә мөмкин. 1993 елда кассетабыз чыкты. Монда инде Рөстәм җырларыннан тыш, Ризван Хәким, Виталий Агапов һ.б авторларның җырлары керде һәм, минемчә, халык бик тә үз итте ул язмаларымны. Әйтик, “И, Ходай, исәнлек бир”, “Сафия такмаклары”, “Чәчкә гомере”, “Җиләкле җәй”, “Сарман” кебек җырлар бар иде анда.
– Кайсы җырларыгызны үзегезгә танылу китерде дип исәпләплисез?
– 90нчы еллар башында ялгыз, мөстәкыйль җырлап гастрольләрдә йөри һәм тулы заллар җыя идем инде һәм тамашачы иң яратып кабул иткән җырларым – Шәрига Таһирова сүзләренә Рөстәм көй язган “Бәллүр чишмә”, “Киңәш” иде. Хәтеремдә, беренче гастрольләребез Саба төбәгенә иде. Ничектер ашыгыч килеп чыктымы, вакытында афишалар да эленмәгән иде. Әмма без анда зал тутырып ике концерт бирдек.

Шуннан соң өч көнгә дип гастрольләргә чыгып киткән җирдән ай ярым буе концертлар бирдек. Ул чакларда матур һәм колачлы итеп елга ике тапкыр җыр фестивальләре оештырыла иде бит. Менә шул фестивальләрнең “Сандугач” дигәнендә ике җырыбызны биючеләр белән тулыландырдык. Ә ярты елдан узган “Кышкы моңнар”га Мәдәният институтыннан җырчы кызлар чакырып, бэк-вокал белән чыгышларыбызны баеттык. Болар эстрадабыздагы үзенә күрә бер яңалык иде әле ул елларда. Гастрольләр челтәребез бик тыгыз иде, республикабызның авыл-шәһәрләреннән тыш, чит төбәкләргә дә чыгып китә идек.
– Сез юлда чакта кызыгыз Лилия кем карамагында кала иде соң?
– Лилиябез үзебез белән йөрде. УАЗ-“буханка”дигән машинабызга әтисе өстәл ясап куйды, мескен бала юлда дәресләрен әзерли иде. Чегән баласыдай юлда йөрсә дә, мәктәптә бик яхшы укыды үзе, мәктәп чараларында да актив булды, концертларда, КВНнарда катнаша иде. Әмма балачагында җырлыйм дип атлыгып тормады: “Җырчы түгел, шофер булачакмын үскәч!” – дия иде.

– Юл йөргәндә нинди генә хәлләргә тарымыйсың инде ул...
– Төрлесе була иде. Берьюлы, ерак Себер якларында гастрольләр вакытында, ягулык салырга туктадык. Шунда гитарачы егетебез станция артына йөгергән булган, күрәмсең. Аннан башка гына кузгалып киткәнбез, юклыгын абайлаганчы 70 чакрым юл үткәнбез. Кире борылып кайтканда егетебезнең кыяфәтен күреп кычкырып елардай булдык. Туңуданмы, куркуданмы, дер калтырап тора. Икенче юлы, Надымга бару юлында, Дәниф Шәрәфетдинов кафеда “онытылып калган” иде...
– Берара югалып торгандай булдыгыз, ә аннан яңадан, өр-яңа идеяләр белән балкып чыктыгыз тамашачы хозурына.
– Гаиләбезгә ишелеп хәсрәт килде, таянычыбыз-терәгебез – Рөстәм якты дөньядан китеп барды. Әлбәттә, бик тә авыр булды. Тик ничек тә яшәргә кирәк бит. Рөстәмнең тәмамланмый калган эшләрен барларга тотындым. Аның бит язылып та дөньяга чыкмаган җырлары бик күп калды. Кайберсенең сүзләре бер генә куплет, авторы кем икәне дә күрсәтелмәгән. Шигырь китаплары актарып табып, һәммәсен җиренә җиткерергә, аннан ул җырларга “хуҗа”лар табарга, ягъни кайсы җырчыга туры килүен чамалап, аларны тәкъдим итәргә... Мин бит Рөстәмнең 100дән артык җырын күңелдән беләм. Аннан кинәт кенә искә алу кичәсе оештырырга ниятләдем. Чын-чынлап тотынгач барып чыкты.

2010 елда композитор Рөстәм Хәйруллинны искә алу, иҗат кичәсен Камал театрында уздырдык. Кичәдән соң, иң хөрмәтле шәхесләребезнең берсе – театрның ул вакыттагы директоры Шамил Зиннурович: “Гөлдания, үзеңне дә онытма...” – дигән сүзе белән уятып-айнытып җибәргәндәй булды. Телевизордан бер психологның чыгышын карап та үземә бер максат куйдым ул авыр көннәрдә. “Нинди генә югалтуларга дучар булсагыз да, яшәргә тырышыгыз! Көзгегә карагыз да, үз-үзегезне елмаерга мәҗбүр итегез! Һәр көн шулай эшләгез!” – дигән иде ул белгеч. Баштан-аяк чумып яңа концерт программасына әзерләндем һәм 2012 елда “Яңа Гасыр” телевидениесенә концерт төшердек.
– Миңа калса, тормыш юлыгызда таянырлык, яхшы күңелле кешеләр аз очрамаган.
– Нәкъ шулай, Аллага шөкер! Аларның берсе – хәзер Алабуга дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгы директоры Гөлзада Рәкыйп кызы Руденко. Гөлзада ханым 1994 елда безне үзе ул чакта җитәкләгән “Эврика” шәһәр мәдәният үзәгенә эшкә чакырды һәм мин бүгенге көнгә кадәр шунда җырчы-вокалчы булып эшлим. Кызым Лилиягә җыр сәнгатенә юнәлеш бирүчеләрнең берсе дә Гөлзада ханым.
– Бер мөхтәрәм шәхесебезнең: “Татар эстрадасында ике хатын-кыз җырчы – Резидә Шәрәфиева белән Гөлдания Хәйруллина гына сәхнә киемнәре белән аерылып торалар”, – дигәнен ишеткәнем бар. Килешмичә булмый аның белән. “Балкып килеп чыктыгыз” дигәндә дә шул фикерне күздә тоткан идем. Чыннан да, сәхнә костюмнарыгыз күз явын алырлык бит.
– Рәхмәт бик зур андый бәягә. Әлбәттә, затлы-зәвыклы сәхнә киемнәре булдыру шактый чыгымнар һәм тырышлык сорый. Монда чын профессионаллар ярдәменнән башка һич ярамый. Сәхнәгә чыккансың икән, төс-кыяфәтең тамашачының күзен иркәләрлек, күңеленә хуш килерлек булырга тиеш. Гомумән, сәнгать һәрьяклап матурлык сорый. Һәр җырның үз эчтәлеге бит, җырчының да образы шуңа туры килергә тиештер. (Чыннан да, кып-кыска итәк, ачык түш белән “Ходаем, аерма, сакла...” дип үрсәләнгән җырчыларны һич аңлап булмый бит. – Р.Ш.).
– Бер концертта ничә күлмәк алыштырасыз?
– Менә октябрь аенда Казанда һәм Чаллыда узган концертларымда барлыгы 8 күлмәк алыштырдым. Бер дә ансат эш түгел ул концерт барышында күлмәкләрне алыштыру. Сәхнә артында нинди ыгы-зыгы купканын күрсәгез икән! Кызларым тирләп-пешеп чыгалар миңа булышканда. Күлмәкләрем асылташлар белән бизәлгән. Кайберләренең авырлыгы 5-6 кило гына бардыр (6шар килолы 8 күлмәк бер капчык писүк авырлыгына тарта, ничекләр концертларга йөртә икән аларны кечтеки генә Гөлдания... – Р.Ш.).
– Күлмәкләрнең шәпләрен тектергәнсез. Ә бит, без – хатын-кызларны көннәрдән бер көнне яңа күлмәкнең тараеп китүе мөмкинлеге бик борчый. Сезгә кагылмыймы бу проблема, яки әлеге хәлгә тарымас өчен нинди чаралар күрәсез?
– Артык бернинди чара күрмим. Ара-тирә бассейнга баргалыйм, чөнки йөзү – гәүдәне формада тотуга ярдәм итүче иң үтемле чара. Ә болай һәрчак хәрәкәттә бит мин. Концертлар оештырып чабулаганда күлмәкләрнең киңәеп китүе дә бар әле!
– Сезнең тагын бер “мөгез” бар бит әле концертларыгызда: бер җыр барышында сәхнәдән чыкмый гына берничә күлмәк алыштырасыз.
– Костюмнар трансформациясе дигән әлеге номерны 1999 елда ук сәхнәгә алып чыккан идем, тора-бара камилләштереп-яңартып, тамашачы хөкеменә тапшырдым. Бик яратып кабул итәләр. Костюмнарны җырның куплетлары арасында, музыкаль кабатланыш вакытында тиз генә сәхнәдәге махсус ширма артына кереп алыштырам. Ә менә ничек эшләнгәнен, гафу, әйтә алмыйм. Чөнки бу шәхси идея, авторлык хезмәте.
– “Кайда син?” дигән җырыгыз күңелнең иң нечкә кылларына тиде. Мин бу җырны мәрхүм Рөстәмгә багышлап яздыргансыздыр дип фаразладым, шулаймы?
– Чынлыкта исә, “Кайда син?” җырын Рөстәм үзе вафаты алдыннан гына язган иде, ә сүзләре Галиәхмәт Шаһиныкы. Бу җыр минем бүгенге халәтемә бик тә туры килә. Әйтерсең лә, Галиәхмәт абый да, Рөстәм үзе дә барысын да алдан белеп язганнар. Бу юлларда нәкъ минем күңелдә йөрткән сүзләр:

Көттем, кайтмадың...
Кайтмас ул, көтмә диделәр.
Үзеңне болай бәхетсез итмә диделәр,
Гомер йомгагың ялгызың сүтмә диделәр,
Күзләрем сине көткән иделәр.
Кайтсаң яныма – елмаеп гафу итәрмен,
Тәнемдә җаным барында сине көтәрмен.
Мин – бер җырчы кыз,
Җырчы кыз бәхетсез булмый,
Гомерем юлын җырлап үтәрмен.

– “Кайда син?” җырында цирк номеры кулланасыз – боҗрага утырып һавага күтәреләсез. Минемчә, монысы да татар эстрадасына сез керткән яңалык. Боҗрага утырып сәхнәдә очарга һәм шул ук вакытта “тере” тавышка җырларга ничек тәвәккәлләдегез?
– Сәхнәдә цирк алымнарын куллану җиңел генә бирелмәде инде. Лилиям кайчандыр цирк мәктәбендә укыган иде бит. Кызымның үзенә әйтми генә аның укытучыларыннан ярдәм сорадым. Күнекмәләр ясаганда егылып тән күгәртүләр дә, күңел болганып авырып йөрүләр дә булды инде. Лилия концерт алдыннан сәхнә артында цирк артистларын күреп тәмам аптырады, ә минем чыгышны күргәч, шаккатты.

“Ә егылып төшсәң?!” – дип ачуланып та алды. Боҗрада очудан тыш, берничә боҗраны әйләндерә торган чыгышым да бар. Монысына өйрәнгәнче дә шактый тир түгәргә туры килде. Яшь бара икән дип, сәхнәдә тораташ катып җырлап басып тора алмыйм әлегә. Җырчы һәрчак үсештә булырга тиеш.
– Яшь бара дигәннән, сезне студент эскәмиясенә дә утырып алган дигәннәр иде.
– Әйе шул, бер елны Шәмси Закир өндәвенә бирелеп, Мәдәният һәм сәнгать институтына кердем һәм аны кызыл дипломга тәмамладым. Яшьләр белән укып йөрүе кыен булмадымы дигән сорау тел очыгызда, күрәм. Һич юк! Рәхәт алар белән! Мин бит яшьләрдән күп нәрсәгә өйрәнәм, үрнәк алам.
– ТНВда “Җырлыйк әле” тапшыруын алып баручы сыйфатында да күрдек бит әле сезне. Телевидениегә ничек килеп эләктегез һәм аннан ник киттегез?
– Телевидениегә чакыру буенча бардым. Анда эшләп карау теләгем күптән бар иде һәм бу хыялым да тормышка ашты. Үземчә бик тырышып эшләдем, һәр тапшыруга яңа костюм тектердем. “Җырлыйк әле” проекты бетерелгәч китәргә туры килде. Әмма телевидениедә эшләү теләгем сүрелмәде әле, берәр кызыклы проектка алынасым, үземне кабат, яңа сыйфатта сыныйсым килә.Телевидениедә байтак сабак алдым үземә.

Әйтик, сөйләм осталыгын үстерергә кирәклекне. Видеокамералар каршында үз-үзеңне дөрес тоту да бик катлаулы. Камера “күзе”нә карап сөйләү тамашачы белән шыгрым тулы залга караудан да кыенрак бит ул.


– Аңлавымча, замана җырчыларына тамашачы игътибарыннан читләшмәс өчен гастрольләрдә йөрү генә җитми, хәзер затлы-купшы клиплар төшерү шаукымы китте. Телевидение, радиоларда клиплар арасында ярыш-бәйгеләр оештырыла. ТНВда һәм “Мәйдан”да сезнең бер клибыгыз лидерлыкны бирми дип беләм.

– Клиплар бик кирәк, әлбәттә. Чөнки һәркем концерт залына бара алмый, телевидение аудиториясе киңрәк. Әмма клипларны купшы итеп төшерү ягында түгел мин. Иң мөһиме – җырның да, сюжетның да сыйфаты аксамасын. Лидерлык дигәннән, “Үткән гомер жәл булмый” дигән җырыма төшерелгән клип ноябрь аенда ТНВда “Болгар” радиосы үткәргән “Кайнар хит” бәйгесе җиңүчесе дип табылды. Тамашачыма бик рәхмәтлемен шуның өчен.
– Кызыгызның шофер булырга хыяллануы тормышка ашмаган бугай?
– Кызым бер хыялыннан да баш тарта торган түгел, максатчанлыгы бар. Шофер булмаса да, рульдә үзе йөри. Үсмер чагында цирк мәктәбен бетерде, бию белән шөгыльләнде, тик җырлыйм гына димәде. Чөнки артист тормышының бөтен авырлыгы белән балачактан таныш.

Мәктәптән соң финанс-икътисад институтын тәмамлады. Институтта укыганда әтисе җырларын җырлый башлады һәм... шулай кереп китте җыр өлкәсенә, вокалга укырга керде.

Ноябрь азагында Лилия Гыйматдинова дигән җырчы кыз белән икесенең “Лилияләр” дигән концерт программасын Казан, Чаллы тамашачысына күрсәттеләр. Аллага шөкер, кызым ике онык бүләк итте. Зурысы Кәримгә өч яшь, кечкенәбез Мөнир бер генә яшьлек әле. Бик яратабыз үзләрен. Лилия концертларда вакытта кодагый белән алмашлап карыйбыз. Әмма, барыбер, бала карауның юан башы кодагыема төшә.

– Менә-менә, бу урында тәфсилләп сөйләгез әле. Халыкны кода-кодагыйларыгызның һәм соңгы араларда телевизор экраннары аша таныш “Узган гомер жәл түгел” дигән җырыгызга төшерелгән клиптагы бик тә мөлаем ирнең кемлеге нык кызыксындыра.
– Һәр кешенең кагылгысыз үз территориясе була, ул – гаилә. Гаиләмдә барысы да яхшы, шуңа да күз тиюдән бик куркам. Әйдәгез, ул хакта сөйләшмик...

Клиптагы ир-егетнең кемлеген фаразлауны да үзебезгә калдырып, тыйнак кына елмайды Гөлдания ханым. Тамашачы шулай инде ул, сәхнәдәге дуэтлардан да, клиплардагы сюжеттан да үзенчә нәтиҗә ясый. Тыйнак Гөлданиябез серлелеген дә югалтмасын. Шунысы ачык: Гөлдания – җырчы кызларыбызның берсе, ә җырчы кыз бәхетсез булмый...


Раушания ШӘЯХМӘТОВА әңгәмәсе
Татарстан яшьләре
№ --- | 16.12.2016
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»