поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
16.12.2016 Дин

Кол Шәриф мәчетендә никах укытыр өчен Казанга 18 сәгать буе очкан парга нәрсә бүләк иткәннәр? (ФОТО, ВИДЕО)

Казанның Кол Шәриф мәчетендә Индонезиядән килгән яшь парга никах укылды. Зухди Вафа Алди үзенә кәләшкә Анггитасари Мумпуни алды. Никахны имам-хатыйб Илфар хәзрәт Хәсәнов укыды.

Никах мәҗлесендә 25 кеше катнашты. Яшьләр һәм кунаклар Индонезия башкаласы Джакартадан никах тантанасына Казанга 18 сәгать очкан. Никахка Индонезия Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Мөхәммәд Вахид Суприяди, Татарстан Республикасының мәдәният министры Айрат Сибагатуллин да чакырулы иде.

Никах мәҗлесе Коръән сурәләрен уку белән башланып китте.

Илфар хәзрәт яшьләргә никах шартларын әйтеп узды. Иң беренче ул иманлы булу, аннары әни-әти ризалыгы, кимендә ике ир кеше шаһитлар булу һәм кияүнең киленгә мәһәр бирүе. Кияү кәләшкә 28 грамм алтын бүләк итте.

Кәләш риза булып бардым, кияү риза булып алдым, дигәннән соң, яшь парга никах турында таныклык тапшырылды. “Казанда никах укытуыгыз белән Аллаһ Тәгалә риза булсын. Никахыгыз нык булсын”, - дип, теләкләрен җиткерде хәзрәт.

Индонезия Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Мөхәммәд Вахид Суприяди: “Кичә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашуда булдым, ул никахны Казанда үткәрергә уйлаган өчен яшьләргә рәхмәт сүзләрен тапшырды. Бүгенге вакыйга яшь пар өчен дә, шулай ук Индонезия һәм Россия арасында дуслыкны ныгытуы белән дә кадерле”, - диде Мөхәммәд Вахид Суприяди.

Татарстан республикасының мәдәният министры: “Безнең илләр тагын да якынайды, безгә сезнең күңел җылысыннан, сезнең карашлардан тагын да җылырак булды. Сезнең нигезегез нык булсын, чөнки сез өй төзисез, бәхет өен төзисез. Сабырлык сезгә, күңел җылыгыз сүрелмәсен”, - диде. Татарстан Президенты йөкләмәсе буенча Айрат Сибагатуллин кәләшкә милли киемле татар кызы курчагын, кияүгә милли кием бүләк итте.

Никах тантанасы тәмамлангач, яшьләрне журналистлар котлады. Алар яшьләрнең танышу тарихын, никах мәҗлесе уздыру урыны итеп Казанны сайлау сәбәпләрен сорашты. “ Без интернет челтәрендә танышып, бер ел очрашып йөрдек. Никахны Анггитасариның үзенчәлекле итеп, ә минем тыйнак кына мәчеттә үткәрәсем килгән иде. Компромисска килеп, дөньядагы иң матур мәчетләр исемлеген табып, Кол Шәриф мәчетен сайладык”, - диде кияү.

Зухди Вафа Алди әйтүенчә, Индонезиядә һәм Татарстанда никах үткәрүнең уртак гадәтләре бар. Индозиядә әтиләр үзара үзләре таныша, Татарстанда туганнар белән имам таныштыра, диде ул.

Кәләшнең, кунакларның киемнәрен Анггитасари Мумпуниның таныш дизайнеры биредәге һава шартларына туры китереп теккән.

Казанда бер-ике көн булганнан соң, кияү белән кәләш ширбәт аена Финляндиягә ял итәргә китә.


 


Венера ВӘЛИЕВА
Татар-информ
№ --- | 15.12.2016
Татар-информ печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»