поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
15.12.2016 Юмор

"Кеше күмә-күмә Зиннур үзе үләргә өйрәнеп бетә инде" (Роберт Миңнуллин тупланмасыннан мәзәк хәлләр)

Күренекле тел галиме Латыйф Җәләй авырып ята икән. Кайсыдыр 1 өлеш коньяк, 1 өлеш чәй, 1 өлеш тагын ниндидер үлән төнәтмәсе тәкъдим иткән. Яшь галим Фуат Ганиев кибеткә барып, кирәк әйберләрне алып кайтып, төнәтмә эшләп эчерткән. Латыйф ага эчеп куйган да: “Икенче тапкыр коньягын күбрәк салырсың яме”, – дип борылып яткан.

Барып җитеп булмый...

Роберт Миңнуллин Уфада яшәүче язучы Марат Кәбировтан сораштыра икән:
– Башкорт язучыларының ел йомгакларында быел булдыңмы соң?
Марат Кәбиров:
– Юк шул, бу юлы барып булмады.
Роберт Миңнуллин:
– Элекке елларда ничек үтә торган иде соң?
Марат Кәбиров:
– Белмим шул, башка елларда да барып булмаган иде.
 
Бәдрәф
 
Латыйф Җәләй студентларны ияртеп экспедициягә чыгып китә. Машина өстендә бик озак барганнан соң ерак бер авылга барып төшәләр. Аяклары оешкан, шактый кысталган Латыйф ага машинадан төшү белән беренче очраган малайдан:
– Монда сезнең бәдрәф кайда? – дип сорый.
– Безнең авылда андый кеше юк бит, абый, – җавап бирә теге малай.
 
Тәмуг
 
Бер салып утырганда Мостай Кәримне бик үк өнәп бетермәгән каләмдәшләре әйтәләр икән моңа:
– Мостай агай, болай булгач, тәмугка эләгәсең бит инде син!
– Борчылмагыз, сезнең белән бергә миңа күңелсез булмас анда, – дип көлгән аксакал.
 
ГОСТ
 
Легендар кулинар Юныс Әхмәтҗановның бик популяр чагы. Ашханәләргә өчпочмак, вак бәлеш кебек ризыклар чыга башлый. Ләкин аларны сатуга чыгарыр өчен ГОСТ дигән оешманың рөхсәтен алырга кирәк. Ә аны Мәскәү генә бирә. Шуннан Юныс абый өчпочмаклар, вак бәлешләр, бавырсаклар тулы чемоданнар белән Мәскәүгә йөри башлый. Кич белән генә пешерәләр дә иртә белән Юныс абый Мәскәүгә килеп төшә. Чиновниклар рәхәтләнәләр генә: әле суынырга да өлгермәгән татар ризыкларын мактый-мактый ашыйлар, әмма ГОСТны бирергә ашыкмыйлар. Шулай бик озак дәвам итә... Чөнки чиновниклар хәйләкәр: әгәр ГОСТны бирсәләр, Ю. Әхмәтҗанов башка килеп йөрмәячәк...
КПССның Татарстан өлкә комитеты беренче секретаре Игнатьев тотынгач кына мәсьәлә хәл ителә.
 
Өйрәнү
 
Зәки Нурины соңгы юлга озатабыз. Язучылар союзы рәисе урынбасары Зиннур Мансуров чабулап йөри. Группадашы Нәҗибә Сафина Зиннурны кызганып, әйтеп куя:
– Кеше күмә-күмә Зиннур үзе үләргә өйрәнеп бетә инде...
 
«Бала-чага тиз үсә бит ул!»
 
Бер көнне радиода эшләүче Лена Шәфыйкова янына шагыйрь Мөдәррис Әгъләмов килеп керә:
– Лена апа, әле генә кызыбыз туды. Иртәгә алып чыгарга кирәк. Кулымда бер тиен акчам юк. Үтермә, бала чүпрәкләре алырга биреп тор инде бераз! Гонорар алу белән кайтарырмын!
Нишләсен, бала хакына дип, Лена ханым булган акчасын Мөдәррискә тоттыра. Тегесе кош тоткандай очып чыгып китә. Бер атна уза, ике атна, бер ай, ике ай... Күпмедер гомер узгач, Лена ханым урамда Мөдәррисне очрата:
– Нихәл, Мөдәррис, кыз үсәме?
– Үсә, Лена апа, үсә! Өченче класска күчте инде!
– Ничек инде өченче класска? Әле берничә ай элек кенә туды түгелме соң кызыгыз?
– Һи-и-и, бала-чага тиз үсә бит ул хәзер! – ди дә Мөдәррис, тиз генә халык арасына кереп югала.

---
Татарстан яшьләре
№ --- | 15.12.2016
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»