|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
15.12.2016 Шоу-бизнес
Ризат Рамазанов ит сатучыга әйләнгәнКүптән түгел җырчы, юморист Ризат Рамазановка әти-әнисенә ярдәм итү максатыннан сату эше белән шөгыльләнергә туры килгән. Нәтиҗәдә Ризатның «эшмәкәрлеге» белән кызыксынучылар барлыкка килгән. Алай гына түгел, халык үз продукциясен сатарга ярдәм сорый башлаган. – Авылда ике үгез бар иде, берсен әниләр безгә суеп бирде, икенчесен суеп сатарга теләделәр. Ит сату турында Инстаграмдагы аккаунтыма игълан куйдым. Аллага шөкер, ит тиз сатылды. Моннан соң авылдашлар «безнең итне дә сатып бир әле», дип яза башлады. Кемдер каз, кемдер гөмбә сатарга тәкъдим итте. Шулай итеп, аккаунтым бер-ике көнгә реклама агентлыгына әверелде, – дип сөйләде Intertat.ru хәбәрчесенә уен-көлкеле Ризат Рамазанов.
Эльвира ШАКИРОВА |
Иң күп укылган
|