поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
14.12.2016 Дин

Мөселманча «Ревизорро»ның гомере кыска булды...

Татарстан Диния нәзарәте мәчетләрне тикшерә башлый, ягъни мөселманча «Ревизорро» эшли башлаячак, дигән хәбәр күпләрне пошаманга салган иде. Ни хикмәттер, Казаныбызның берничә мәчетен «барлап» чыкканнан соң бу проект туктатылды. Әллә инде көтелмәгән кунакларның алдан әйтмичә генә килүе мәчет әһелләрен уңайсыз хәлдә калдырганмы?

Әллә проект авторы Рөстәм хәзрәт Батыровның «чеметеп» алулары ошамаганмы?...

Моның сәбәпләрен белер өчен Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батыровка мөрәҗәгать иттек.

- Безнең максат бер иде: мәчетләребез хакында халыкка күбрәк мәгълүмат бирү. Иман йортларына барып тулы репортаж аша таныштыру. Казанга туристлар агымы артты, алар гыйбадәтханәләр белән шактый кызыксына, ләкин күбесе нинди мәчетне сайларга, кайсына барырга икәнен белми. Хәер, шәһәребездә яшәүчеләр дә барысыннан да мәгълүматлы дип әйтеп булмый. Максатыбыз – мәчет турында тулы репортажлар эшләү иде. Төрле яктан ачыклап, барлап чыгарга иде исәп. Ә «Ревизорро» сүзе башкаларны күбрәк җәлеп итү өчен кулланылды. Эчтәлеге буенча ул «Пятница» каналында бара торган тапшыруга бөтенләй охшамаган. Берничә тапшыру эшләдек тә инде, – ди Рөстәм хәзрәт.



Аның сүзләренә караганда, Алла боерса, бу проект алдагы көннәрдә дә дәвам итәчәк. Кайбер хәзрәтләр, имам-хатыйплар мондый чараларга әзер түгеллеген белдергән. Шуның өчен дә исламча «Ревизорро» туктатылып тора.

- Шәһәребездә урнашкан музей, театр, башка сәнгать объектлары, биналар хакында  язмалар әзерләнә, тапшырулар төшерелә, ә нишләп әле без Аллаһ йортларын киң җәмәгатьчелеккә чыгармаска, алар белән таныштырып бармаска тиеш ди?! Миңа калса, бу – бик кызыклы һәм нәтиҗәле проект булачак. Казанда  җәмгысы 70-80 гыйбадәтханә бар диләр, ә күпләр аларның кайда урнашканын, анда ничек барасын да белми бит. Шәхсән үземнең дә шәһәребезнең бөтен мәчетләре белән танышып, күреп чыгасым килә. Шулар турында мәгълүматлар тупланып, язылып барса, бер дә гөнаһы булмастыр, – дип җавап бирде Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары.

Аллага шөкер, шәһәребез мәчетләргә бай, әле яңалары да төзелеп тора. Бай тарихлы, архитектура ягыннан үзенчәлекле булганнары да җитәрлек. Совет чорында да эшчәнлеген туктатмаганнары аеруча горурлык хисләре уята... Аллаһ йортлары турында даими рәвештә тапшырулар әзерләнсә, материаллар бастырылып торса, һич кенә дә артык булмас иде. 

Заманында язучы, журналист Хәйдәр Гайнетдинов телевидениедә «Мәчетләребез» дигән тапшырулар циклы алып бара иде. Аның хезмәтләрен «Татарстан - Яңа гасыр» каналы әле бүген дә файдалана. Мондый тапшыруларны татар телендә бәлкем яңадан башлап җибәрергәдер? Дин әһелләренең төпле фикерләре белән дәлилләнеп барса, тагын да үтемлерәк булачак.


Мөршидә КЫЯМОВА
Интертат.ру
№ --- | 11.12.2016
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»