поиск новостей
  • 16.04 Ашина. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Хыялый. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Труффальдино — слуга двух господ» Кариев театры,18:30
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 16 Апрель
  • Илтөзәр Мөхәмәтгалиев - актер
  • Зәйнәп Камалова (1899-1977) - актриса
  • Юрий Балашов - журналист
  • Гөлшат Имамиева - җырчы
  • Рафил Әхмәтханов - көрәшче
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
13.12.2016 Дин

Яшәүнең бернинди дә мәгънәсе калмаса, нишләргә?

Беркем дә бу дөньяга үзе теләп килми: һәр кеше Аллаһның әмере һәм рәхмәте белән туа. Димәк, бу дөньядан китү дә кеше теләгенә түгел, ә фәкать Аллаһ теләгенә бәйле булырга тиеш. Әмма, кызганыч ки, бүген кешеләрнең үз-үзенә кул салу, ягъни мордар китү очраклары турында еш ишетергә туры килә. Югыйсә, бу дөньяда яшәү мөмкинлеге ул – Аллаһның кешегә бүләк иткән олуг нигъмәте.

Бу дөньядан үз теләге белән китүнең сәбәпләрен ачыклаганда, гадәттә, шуларны атыйлар: гаилә тормышындагы проблемалар, эш урынына бәйле булган авырлыклар, әҗәт яки башка финанс проблемалары, җавапсыз мәхәб­бәт, физик көчләүгә дучар ителү, тормыш мәгънәсен югалту... Әмма шушы сәбәпләрнең барысын да бер сүз эченә берләштереп, бил­геләп узарга була: ул – белемсезлек. Үз диненең нигезләрен бел­гән кеше, нинди генә авыр хәлгә тарыса да, беркайчан да үз-үзен үтерергә җөрьәт итмәс.
 
Шулай итеп, хәлемне җиңе­ләйтәм дип бу дөньядан үзе теләп киткән кеше чынбарлыкта үзен бик тә, бик тә авыр хәлгә төшерә: аның җанын газап фәрештәләре каршы ала һәм ахирәт тормышына күчү белән, шул кеше үзен нинди газапларга дучар иткәнен аң­лап бик үкенә, әмма хатасын төзәтү мөмкинлеге инде булмый...

Ни өчен үз-үзеңә кул салу ислам динендә зур гөнаһ булып санала дигәндә, без иң элек: “Аллаһы Тәгалә моны катгый рәвештә тыйганга күрә”, – дип җавап бирә алабыз. Инде билгеләп үтелгәнчә, бу тыю Коръән аятьләре белән дә, Мөхәммәд пәйгамбәрнең (с.г.в.) хә­дис­ләре белән дә раслана. Әмма кемдер шундый сорау да бирергә мөмкин: әгәр тормыш авырлыклары чыдап булмый торган йөккә әверелеп, яшәүнең бернинди дә мәгънәсе калмаса, нишләргә? Әйдәгез, бу хакта да уйлап-фи­керләп алыйк.

Кеше – Аллаһы Тәгалә бар кылган иң гаҗәеп мәхлукларның берсе. Аны бар итүнең максатын аңлатып, Раббыбыз Аллаһы Тәгалә Үзенең изге китабы Коръән-Кә­римдә болай ди: “Җеннәрне һәм ке­шене Мин фәкать Үземә гый­ба­дәт кылсыннар өчен генә яраттым” (51:56). Яшәү максатыбызның тагын бер өлешен аңлатып, Ал­лаһы Тәгалә әйтә: “Мөбарәк булсын шул Зат, Кем үлем һәм яшәүне сезне сынап карар өчен һәм кем­нең гамәлләре яхшырак булуын карар өчен бар кылды...” (67:1-2). Димәк, Адәм балалары бу дөнья тормышына сынау узу өчен җибә­релә. Шулай булгач, кешенең тормышы фәкать шатлыклы хәлләр­дән генә гыйбарәт була алмаганы аңлашыла: барысы да үзгәреп тора, сөенеч көенеч белән, тынычлык – тынгысызлык, ә бәхет-сә­гадәт кайгы-хәсрәт белән алышынуы да бик ихтимал. Моның шулай бу­луның мәгънәсе – сыналу, ягъни шатлыклы хәлдә шөкер итәрме, авырлык килсә – сабыр булырмы дип Аллаһы Тәгалә һәр кешене сыный. Моның асылында – Үз Раб­быңа тугрылыклы булып калу һәм Аның хозурына, мәңгелек тормышка Ул риза булырлык хәлдә кайту. Бу – һәр кешенең Аллаһ каршындагы төп бурычы. Ә инде тормышы дәвамында кем ничек сыналачак – моны Аллаһы Тәгалә Үзенең олуг хикмәте белән алдан тәкъдирләп куя.

Мөселман галим­нәре билгеләп үткәнчә, мордар китүнең җинаятьчелеге үз тәкъ­диреңә риза булмыйча Аллаһка каршы чыгудан да гыйбарәт...
Адәм баласы нинди генә авырлык кичерсә дә, Раббысын искә алып, ихлас күңел белән Аннан ярдәм сорап дога кылырга тиеш. Мөхәммәд гәләйһиссәләм дә кү­ңел төшенкелегенә бирүче­ләрне юатып, болай дип әйтә торган булган: “Гыйбадәт мәсьә­лә­сендә үзе­гездән югарырак булганнарга карагыз, дөнья эшләренә килгәндә исә – үзегездән түбәнрәк, үзегез­дән начаррак хәлдә булганнарга карагыз”.

Элекке заманда бер патша, вәзир-киңәшчеләрен җыеп, аларга болай дигән: “Шатлык килсә, мин артык сөенәм, борчу-мәшә­кать килсә – бик көенәм. Сөенечле хәлдә һаваланмаска, кайгылы вакытта артык борчылмаска ярдәм итә торган бер гыйбарә уйлап табып, иртәгә миңа аны җиткерегез”. Патша боерыгын ишеткән вәзир-киңәшчеләр тирән уйга баталар... Ә икенче көнне хикмәт ияләре патшага матур итеп бизәлгән кеч­кенә генә бер тартма бирәләр. Шу­ның эчендә ул затлы итеп эш­ләнгән балдак таба. Шул балдакта исә мондый язу була: “Бу хәл дә узып китәчәк...”

Әйе, бу дөньядагы һәрбер хәл узып китүчән. Ни генә булса да – һәр нәрсәне тыныч кабул итәргә тырышыйк. Шатлыкта Аллаһка шө­кер итик, авырлыкта Аңа тәвәк­кәлләп дога кылыйк, “Аллаһы Тәгалә ташламый Ул”, – дип уйлыйк. Күренекле ислам галимнәре бу тормышны зур сәяхәт, ә кешене – үз өенә әйләнеп кайтуны максат итеп куйган, төрле киртәләр һәм кыенлыклар аша узучы сәяхәтче белән чагыштырды. Шушы тормыш сәяхәтендә җитәкчебез Аллаһ булсын, иман белән яктыртылган туры юлдан адашмыйча, ялгышмыйча барып, Аллаһ хозурына ирешергә насыйп кылсын.

Ришат Курамшин,
Кукмара мәдрәсәсе мөдире


Ришат КУРАМШИН
Ватаным Татарстан
№ --- | 13.12.2016
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»