13.12.2016 Дин
“Динне көчләп такмагыз!”
Мәскәү шәһәрендәге 2065 нче мәктәптә укучы балаларның ата-аналары, “Истоки” дигән фәнне укыттырып, башкаланың мәгариф департаменты балаларыбызга психологик басым ясый дип, РФ Генераль прокуратурасына мөрәҗәгать юллаган.
– Мәктәптәге мөселман, яһүди, католик балаларына да бер дини юнәлешле сабаклар бирелә, мәҗбүр итеп куела. Бу дәресләр илебезнең 62 төбәгендә укытыла инде. Моның фәнни фикерләүгә каршы юнәлдерелгән эш икәнен күрмисезмени?! – дип язган алар. Дөрес, башкала чиновниклары әлеге сабаклар дөньяви һәм аларга керү ирекле дип белдерә.
Хикмәт шунда: РФ Мәгариф министрлыгы узган елның 1 сентябреннән 5-9 сыйныфларда мәҗбүри укытылырга тиешле фәннәр исемлегенә “Россия халыкларының рухи-әхлакый мәдәнияте нигезләре” (РХРӘМ) дигән фән кертте. Шул көннән башлап башкаланың мәгариф департаменты шәһәрнең 40 мәктәбендә, мәҗбүри тәҗрибә рәвешендә, атнага бер сәгать РХРӘМне укыттыра башлады. Бишенчеләрнең ата-аналарына ике дәреслекнең берсен: йә “Истоки”ны, йә “Православная культура“ны сайлап алырга тәкъдим иткәннәр. Әмма мәгариф департаментының РХРӘМне күп динле ата-аналарның балалары укый торган Мәскәү мәктәбенә кертүнең беренче омтылышы ук менә шушындый каршылыкка очраган.
Баласын әлеге мәктәптә укытучы Инна Герасимованың журналистларга сөйләвенә караганда, шикаять язганнан соң, мәктәп директоры ата-аналарны чакыртып, “Истоки”дан баш тартып булмый, аның программасын гына дөньяви эчтәлеклегә алыштырырга мөмкин, дип аңлаткан. Берничә көннән: “Барысы да элеккечә кала, әгәр дини эчтәлекле дип ошатмыйсыз икән, дәреслекләрне кире тапшыра аласыз”, – дип белдергән ул. Шуннан соң 24 ата-ана катнашкан җыелышта, барысы бердәм булып, мондый хәл РФ Конституциясен, “Вөҗдан иреге турында”гы Законны бозу була, дип Мәскәү прокурорына мөрәҗәгать язганнар. Шәһәр прокурорының хатны мәгариф департаментына юллаганын белгәч, ата-аналар, мәсьәләнең четереклелеген бәян итеп, РФ Генераль прокуратурасына тәфсилләп шикаять җибәргән.
– Китапта Бог сүзе – 60, икона – 66, чудеса – 20, молитва – 26, крест – 31, храм – 83, ангел сүзе 31 тапкыр кабатлана. Дини тәгълимат хәзерге фәнни дөньяга карашка туры килми. Безгә дәреслектәге раслауларны даими кире кагып торырга туры киләчәк. Мондый хәл үз чиратында укыту эшчәнлегенең абруена сугачак, – дип язылган әлеге шикаятьтә.
Мондый ыгы-зыгының килеп чыгуы бер дә гаҗәп түгел. Күп динле, күп милләтле җәмгыятьтә бер генә дингә өстенлек бирү менә шушындый аңлашылмаучылык тудыра. Әйе, Татарстаныбызның кайбер районнарында ислам динен нигез итеп алган “Әхлак дәресләре” укытыла. Әмма әлеге сабаклар татар сыйныфларында гына бирелә һәм анда йөрү ирекле куелган.
– Гамәлдәге федераль дәүләт мәгариф стандартлары нигезендә, барча илебездәге кебек республикабызда 2012 елның 1 сентябреннән башлап дүртенче сыйныфларда, атнага бер сәгать исәбеннән, елга 34 сәгать күләмендә, “Дини мәдәниятләр һәм дөньяви этика нигезләре” дигән дәрес керә башлады. Аның 6 модуле бар. Республикабыз ата-аналарының 54 проценты – ислам, православие, яһүди, будда мәдәниятләрен колачлаучы “Дөнья диннәре мәдәниятләре нигезләре” модуленә, 46 проценты “Дөньяви этика нигезләре” модуленә өстенлек бирде. Әлеге фәннәрне бездә башлангыч сыйныф, тарих һәм җәмгыять белеме укытучылары укыта. Ата-аналардан җитди дәгъвалар килгәне юк. Мәктәпләребез яңа фәнне башлангыч мәктәптә укыту белән чикләнә, – дип белдерде безгә бу уңайдан ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат үзәге җитәкчесе Алсу Мөхәммәтова.
Дөньяга караш формалаштыруның бик җитди мәсьәлә икәнен аңлап, бу эшкә татарстанлылар беренчеләрдән булып алынган, узган гасырның туксанынчы елларында ук Мәскәү галимнәре белән бергәләп “Диннәр тарихы” дигән дәреслек язган иде. Заманында ул, тәҗрибә уздырып сынап карау өчен, илебезнең 35 төбәгенә юлланган иде. Инде менә дүрт меңнән артык укытучыны Мәгарифне үстерү институты базасында укытып, яңа фәнне балаларга җиткерерлек кадрларыбыз бар.
Әлбәттә, Россия кебек күп милләтле, күп динле җәмгыятьтә дини мәсьәләгә бик сак якын килергә кирәк. Аеруча төрле милләт, төрле дин вәкилләренең балалары укый торган шәһәр мәктәпләрендә, тәгаен алганда, башка халыклар урыслар белән бер чамага җиткән Мәскәү мәктәпләрендә аерым бер дингә генә өстенлек бирү үтә четерекле хәлләр китереп чыгарырга мөмкин. Катнаш гаиләләр өчен дә җитди сынау ул – балаңа дин сабагы укыту.
ТР Диния нәзарәтенең баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыевның әйтүенә караганда, Казанда 7 православ гимназиясе бар икән. Димәк, дини һәм дөньяви белем бирергә теләгән христиан гаиләсе рәхәтләнеп баласын шунда укыта ала. Казанда мөселман балалар өчен оештырылган “Госмания” мәктәбе дә уңышлы гына эшләп килә дип беләбез. Дөрес, нишләптер шәһәребездә бер генә ул. Һәрхәлдә, бүген сайлап алу мөмкинлеге бар. Баласына дини белем бирергә теләгәннәр өчен хәзер мәчет, чиркәү каршында эшләүче якшәмбе мәктәпләре җитәрлек. Иң мөһиме: үз ихтыярыңны башкаларга такмый гына яшәргә өйрәнергә кирәк.