|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.12.2016 Дин
Сәетҗәгъфәр Лотфуллин ипотекасын каплап бетергән Булат Сруровны тәүбә кылырга чакыра: дәүләт ипотекасы гына хәләлЖурналист Булат Сруров шушы көннәрдә үзенең Фейсбуктагы битендә шатлыклы хәбәр белән уртаклашты. Ипотеканың соңгы түләвен башкарган. "Дай Аллаһ всем почувствовать на себе то ощущение, которое испытываешь с последним платежом по ипотеке!" - дип язды ул челтәрдә. Булатны шатлыгы белән Эльмира Нуруллина, Гөлнур Әминова, Римма Бикмөхәммәтова, Роза Әдиятуллина, Чулпан Гарипова һәм тагын күп кенә хезмәттәшләре котлады. Чыннан да, ипотека дигән нәрсә күпләр өчен таныш. Шуңа да Сруровның хисләрен күпләр аңлады, аңлады гына түгел - тойдылар да. Булат Сруров Тик Сәетҗәгъфәр Лотфуллин гына мәсьәләгә башка яктан килде. Ул Булат Сруровны тәүбә итәргә чакырды. "Брат, не раскрывай свой грех. Тәүбә кыл, чтобы Аллах простил", - диде ул. Ипотека - бер караганда, шул ук кредит. Ә кредит Ислам динендә рөхсәт ителмәгән. Әмма яшь гаиләгә нишләмәк кирәк? Ипотекасыз гына үз куышыңны булдыру бүген шактый авыр бит. Күпләр өчен мөмкин булмаган эш. Шул рәвешле хәзрәткә Гөлнур Әминова сорау белән чыкты: "Сейджагфар хазрат, насколько я помню была фетва, по поводу ипотеки, если не ошибаюсь , в 2007 г. И потом, каким образом сейчас молодая семья должна обрести жилье, не имея богатых родителей?" "Фетва касается только государственной ипотеки," - дип җавап бирде хәзрәт. Ә сез ничек уйлыйсыз? Ипотека хәрәмме? Коммерциялесе нинди дә, соципотекасы нинди? Үзегез ипотека алганыгыз бармы?
--- |
Иң күп укылган
|