поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
13.12.2016 Фаҗига

Әтием башкалар өчен үз гомерен бирде...

Тынычлыкта, матурлыкта яшибез. Һәр яңа туган көнгә сөенәбез. Шушындый рәхәт тормышта кайдадыр сугыш баруын, кан коелуын, кеше гомерләре өзелүен акылның кабул итәсе килми. 9 декабрьдә Россиядә Ватан Геройлары көне билгеләп үтелде. Бу турыда язма да әзерләгән идек. Бүген исә сүзебез Ватаныбыз патриоты, Сириядә террорчылыкка каршы көрәштә гомере өзелгән Герой – Марат Әхмәтшин турында.

«Әтиемнең тавышы әле дә колагымда...»
Бастырырга Эл. почта Беренче комментатор булыгыз!
 «Әтиемнең тавышы әле дә колагымда...»

 
Туган көне, урыны: 1980 ел, 27 июнь, Камчатка, Елизово шәһәре
Гаилә хәле: хатыны – Гүзәл Равил кызы Әхмәтшина (1981), тәрбияче; балалары – Зәринә (2003), Әмир (2007), Ралинә (2013).
Әти-әнисе: Радик Вагыйз улы Әхмәтшин, Римма Гариф кызы Әхмәтшина – лаеклы ялда.
Дәүләт бүләкләре: «Хәрби бердәмлекне ныгыту өчен» РФ Оборона министрлыгы медале (2006 ел), «Россия Федерациясе Герое» (2016 ел).
2005-2008 елларда  Цхинвали  шәһәрендә Грузия-Осетин конфликтлы зонасында  тәртип урнаштыруда хезмәт куя.
2016 елның 3 июнендә Сирия Гарәп Республикасында аяусыз сугыш кырында, хәрби антына һәм бурычына тугры калып, ИГИЛ хәрбиләреннән иптәшләрен саклау вакытында яралана, геройларча һәлак була.
Лаеш районы Атабай авылы зиаратына күмелә.
2016 елның 23 июнендә Россия Федерациясе Президенты Указы белән капитан Марат Әхмәтшинга үзе үлгәннән соң Россия Федерациясе Герое исеме бирелә.


ӘТИ-ӘНИСЕ ИСТӘЛЕКЛӘРЕ...

Улыбыз Марат көтеп алган уртанчы балабыз иде. Елизово шәһәрендә дөньяга килде. Аңа 5 яшь тулгач, без гаиләбез белән Казанга туган ягыбызга күчеп кайттык. 1987 елда Марат мәктәпкә укырга керде. Икенче сыйныфка без аны Яңа Савин районындагы (элеккеге Ленин районы) 113нче мәктәпкә укырга бирдек. Улыбыз башка малайлар кебек үк футбол уйнарга, балык тотарга, велосипедта йөрергә, «сугышлы» уйнарга ярата иде. Мәктәпне яхшы билгеләренә генә тәмамлады. Бабасы һәм минем эземнән китеп, хәрби очучы булырга хыялланды. Бераздан ул уеннан кире кайтып, Казан югары артиллерия училищесына керде. Бик җаваплы, акыллы, шәфкатьле  булып үсте.

Укуын тәмамлагач, Атабай авылы кызы Гүзәл Рәхимова белән тормыш корып җибәрде. Гаиләләрендә берсеннән-берсе матур өч бала туды. 2010 елда алар Осиново бистәсендә өч бүлмәле фатир алып, бик күркәм генә яшәп яталар иде. Ләкин 2015 елда Марат тагын хәрби хезмәтне сагына башлады һәм Түбән Новгородта бер частька разведка идарәсе башлыгы итеп билгеләнде. Марат безгә халыкара террорчылыкка каршы көрәштә катнашачагын бер дә әйтмәде. «Мин Санкт-Петербургка китәм», – диде.  Без аның белән хәбәрләшә алмадык... Бары 2016 елның 3 июнендә Сүриядә Пальмира шәһәрендә һәлак булуы турында коточкыч хәбәр алдык. Аның турында миңа улымның сугышчан дусты сөйләде. «Әгәр ул-бу була калса, бер-беребезнең әти-әнисенә дөреслекне яшермичә әйтербез», – дип  сүз куешкан булганнар.

Улыбыз безгә карата игътибарлы, ярдәмчел иде. Аны сагынып искә алырга гына калды. Нишләтәсең бит, гомере кыска булды балабызның. Урыны җәннәттә булсын!



ТОРМЫШ ИПТӘШЕ ХАТИРӘЛӘРЕ

Һәр бәйрәмгә чәчәкләр бүләк итә иде. Иртәнге аш әзерләргә яратты, икебезгә дә кофе ясый иде. Балаларга дөньяның бөтен матурлыгын күрсәтергә ашыкты. Иртә китәсен сизенгән кебек... Аның өчен балалар – горурлык һәм зур җаваплылык иде. Ул безне бик саклады һәм яклады. Балаларыбыз әтиләренең Герой булуын онытмаячак, аның исеменә тап төшермәячәк. Мин  аларны лаек итеп тәрбияләргә бар көчемне куячакмын!



ӘТИСЕ ТУРЫНДА КЫЗЫ ЗӘРИНӘ ИСТӘЛЕКЛӘРЕ

Әтиемнең тавышы әле дә колагымда... Туган көнем белән котлавы... Аның тавышы шатлыклы, яратулы иде. Мин бик бәхетле идем! Күз алдымда кашлары, бантик кебек иреннәре, күзләре...

Әтием бик көчле иде. Аның зур, көчле һәм шул ук вакытта йомшак куллары исемдә. Гомумән, миңа аның турында сөйләү авыр... Әтием башкалар өчен үз гомерен бирде...

УЛЫ ӘМИР: МИНЕМ ӘТИ – ГЕРОЙ!

Әти безне һәрчак табигатькә, авылга, төрле күңел ачу урыннарына, паркларга йөртте. Узган елны диңгезгә бардык.

2013 елда сеңлем Ралинә тугач, әтием шундый күңелле бәйрәм оештырды. Бик күп шарлар һәм аист истә калган.

Без әтине командировкалардан көтеп ала идек. Һәрвакыт бүләкләр алып кайта иде. Минем теләсә нинди соравыма иренмичә җавап бирә иде. Әтием – Россия Герое. Мин аны бик яратам һәм горурланам! Бик сагынам... Аңа охшыйсым килә...

 

УКЫТУЧЫСЫ ИСТӘЛЕКЛӘРЕ

Марат киң күңелле, шаян малай иде. Өлкәннәрне хөрмәт итте. Сыйныфташларына, бигрәк тә кызларга игътибарлы иде. Көчсезләрне якларга, ярдәм итәргә ашкынып торды.

Бик яхшы укыды. Мәктәп һәм класс тормышында актив иде. Башлангыч сыйныфларда укыганда ук ныклы характеры сизелде: үз гамәлләренә бик җаваплы булды (Беренче куытучысы Майя Викторовна Ткачева).

 

СЫЙНЫФТАШЫ СҮЗЛӘРЕ

Балачагыбыз 90-нчы елларга туры килде. Марат бик гадел иде, көчсезләрне рәңҗетүдән һәрчак ерак торды. Аның үлемен ишетү: аяз көнне яшен суккан кебек булды. Зур югалту. Күпләрне саклап-яклап, үз гомерен бирде (Эдуард Фаязов).

ХЕЗМӘТТӘШЛӘРЕ ИСТӘЛЕКЛӘРЕ

Тәрбияле, тәртипле, киң күңелле, ярдәмчеллеге белән аерылып торды. Без аның белән дуслар булдык, серләребезне уртаклаштык. Армия дуслыгыннан да ныклырак дуслык була аламы икән?

Дустым, син минем күңелемдә. Син әле дә безнең арада, безнең белән! (Сергей Костюков).

ОФИЦЕРЛАР ИСТӘЛЕКЛӘРЕ

Максатчан, лидер иде. Һәр эштә беренчелек анда булды. Беренче гаилә корды, беренче әти булды, беренче командир дәрәҗәсенә күтәрелде. Бик грамоталы иде. Зур хәрефтән языла торган чын КЕШЕ булды (Александр Макеенков, Алексей Мартынов, Юрий Русанов, Дмитрий Смирнов).

Әйе, Марат турында истәлекләр, хатирәләр бик күп. Һәр йөрәккә ул мәңгегә уелып калган. Әти-әнисе, гаиләсе, туганнарыннан кала, үзе белем алган 113 мәктәп коллективы бигрәк тә сагына Геройны. Мәктәпнең һәр укучысы үз Герое белән горурлана. Марат Әхмәтшинга багышлап, мәктәптә 22 февральдә мемориаль такта һәм стендлар экспозициясе ачылачак. Һәр елны Герой исеме уңаеннан турнир оештырылачак. Уку елы нәтиҗәләре ягыннан югары бәяләнгән сыйныф күчмә йолдыз белән бүләкләнәчәк. Башлангыч класслар арасында һәр чирекнең яхшы укучысы  Марат утырган парта артында белем алачак.

Мәктәпнең үзенә дә Россия Герое Марат Әхмәтшин исеме бирү турында карар кабул ителгән.


---
Интертат.ру
№ --- | 12.12.2016
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»