поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
10.11.2009 Бәйрәм

ЛЮЦИЯ КАБЫЗГАН ҖЫЛЫ УЧАК

Һәр редакциядә иртәдән кичкә кадәр тормыш кайнап торган бер нокта бар: ул – хатлар бүлеге.

Бар кешене дә үзенә җәлеп итеп, ялкын телләре гел гөрләп янып торган җылы учак кебек ул. Кемнең генә йомышы төшми дә, кем генә теге яки бу гозер белән, йә булмаса эч серләрен бушатырга булса да килми бу бүлмәгә. Хәер, без үзебез, ягъни редакциянең башка өлкәләрендә эшләүчеләр дә "остарып" беттек. Берәрсе "адашып" килеп керсә, тизрәк хатлар бүлегенә озату ягын карыйбыз. Чөнки беләбез: анда инде 26 ел буе "ВТ" да эшләп, шуның 11 елын нәкъ менә кешеләр язмышына багышлаган, дөрес киңәшләрен биргән, бар булган сыен өстәлгә куеп, күңел җылысына тәмле чәй кайнарлыгын да кушып, кулыннан килгәнчә ярдәм иткән Люциябез утыра. Ә аның башы компьютер кебек: мең төрле сорауга җавап та бирә, белмәсә, тегендә-монда шалтыраткалап, барыбер бер генә кешене дә буш җибәрми. Әмма безнең редакциядә бу бүлекнең эше катлаулырак: "хатлар" дигән сүзгә тагын "...социаль проблемалар бүлеге" дип өстәлгән. Бу исә Люция Фаршатова социаль өлкәгә караган бөтен яңалыкларны, проблемаларны укучыларыбызга җиткереп барырга тиеш дигән сүз. Өстәвенә аның яралы язмышлар турында йөрәкләрне тетрәндерерлек язмаларын да укысаң... Кайчакларда, гел кеше хәлен кайгыртып яшәү арытмыймы икән, дигән сорау да туа. Аның белән әңгәмә дә ничектер үзеннән-үзе шушы сораудан башланып китте.
 
– Мин редакциядә корректор булып эшли башлаган идем. Бу минем өчен бик яхшы мәктәп булды: ничек язарга һәм ничек язмаска кирәклегенә төшендем. Аннан авыл хуҗалыгы, иҗтимагый тормыш һәм сәясәт бүлегендә дә кайнап алдым. Җаваплы секретарь урынбасары булып та эшләргә туры килде. Әлбәттә инде, мөхәррир кушуы буенча. Ә менә социаль проблемалар – ул минеке. Әле баш мөхәррир булып Миңназыйм Сәфәров килгәч тә: "Кайсы бүлектә эшләргә телисең?" – дип сайлау мөмкинлеге биргән иде. Алыштыру турындагы уйның башыма да кереп караганы булмады.
 
– Студент эскәмиясеннән килүчеләрнең дә күбесе, гадәттә, каләмен социаль проблемаларга багышланган язмалар белән чарлап карый. Аларны өйрәтергә, вакытында ялгышларын төзәтергә кирәк. Бу уңайдан син кадрлар мәсьәләсе турында чын күңелдән борчыласың, йөрәгеңә бик якын аласың кебек тоела.
 
– Остазыбыз Флорид Әгъзамов татар җурналистикасы бүлеген оештырып җибәргән елларда студентлар санаулы гына иде. Һәм, әйтергә кирәк, алар барысы да диярлек үз эшләренең осталары, милли басмаларыбызның әйдәп баручы җурналистлары булдылар. Хәзер, миңа калса, сорырак масса килә кебек. Дөрес, алар арасында энҗе кебек ялтыраганнары да юк түгел. Мәсәлән, безнең редакциядәге яшьләр арасында да бар андыйлар. Аларга карап күңел сөенә, "ВТ" өчен генә түгел, милләтебезнең киләчәге өчен. Шулай да җурналистика бүлеген тәмамлаучыларның күбесе үз урынын таба алмый, гади генә әйткәндә, җурналист булып эшлисе килми аларның, бары тик диплом өчен генә укыйлар кебек. Минемчә, университет белеме белән генә чын журналист булып булмый, үзеңә камилләшергә кирәк. Укырга алганда да "иләк аша сөзәргә" кирәктер, мөгаен.
 
– Студентлар турында сүз чыккач, шунысына да игътибар итик әле: соңгы елларда журналистика факультетын кызлар "яулап алды", нәтиҗәдә матбугат чаралары да хатын-кыз җилкәсендә калып бара.
 
– Гадәттә, бу хәлне беренче чиратта акча мәсьәләсенә бәйлиләр. Әлбәттә, монысы да юк түгелдер. Әмма мин моның белән килешеп бетә алмыйм. Беренчедән, дәүләт җитәкчеләренең дә журналистларга мөнәсәбәте бик үзгәрде. Әле күптән түгел генә вице-премьер – мәдәният министры Зилә ханым Вәлиева белән дусларча шушы темага гәпләшеп утырган идек. Ул үзе "Республика Татарстан" газетасында эшләгән елларын сагынып искә алды. Бер завод директоры, Социалистик Хезмәт Герое, олы башын кече итеп, үзе редакциягә килеп интервью биргән. Хәзер кая инде ул андый килүләр. Җитәкчеләр җиде кат сак астындагы кебек. Журналистларның аралашуы да бары тик матбугат секретарьлары аша гына. Әле анысына да ирешү авыр. Икенчедән, төп сәбәп шулай да матди яктан да, психологик яктан да тормыш авырая барган саен рухи кыйммәтләрнең юкка чыга баруындадыр. Мәсәлән, хәзерге мәктәпләрдә берәр малайның шигырьләр язып, газетага вак-төяк мәкаләләр сырлап, шуннан тәм табып яшәвен күз алдына китерү дә кыен. Бар ул, әмма әллә нигә бер. Ә кызлар инде алар – хис кешеләре.
 
– Бу уңайдан синең дә мәктәп елларын искә төшерик әле. Димәк, журналистикага тартылу дигән нәрсә синдә дә нәкъ менә шул вакытта тугандыр дип әйтергә җирлек бар.
 
– Сигезенче сыйныфка кадәр мин математика белән җенләндем. Укытучы булырмын дип хыяллана идем. Ә соңрак үзем дә сизмәстән әдәбият һәм тарих дөньясына "күчендем". Хәер, ул элегрәк тә булгандыр инде миндә. Хәтерлим әле, бишенче сыйныфта укыганда мин "Тын Дон"ны укып чыккан идем инде. Аннан шигырь язу белән мавыктым. Илдар Юзиевның поэмаларын, шигырьләрен ятларга яраттым. Шундый олпат әдип белән хат алышу мине тагын да үсендереп җибәрде булса кирәк. Мәктәпне тәмамлагач та, документларымны алып, КДУның җурналистика бүлегенә юл тоттым. Шулвакыт Илдар абый белән очрашуым минем тормышыма әллә нинди үзгәрешләр кертте. Ул миңа: "Син татар теле һәм әдәбият бүлегендә укырга тиеш", – дигәч, документларымны педагогия институтына илтеп тапшырдым... һәм, үземнең көчсезлегемә ачуым килеп, имтиханнарга бөтенләй бармадым. Нәрсә дисәң дә, ничә еллар буе моңа кадәр авылда кеше ишетмәгән журналистика бүлегендә укырга җыенган кеше идем ләбаса мин. Әле җитмәсә үз-үземә җәза да бирдем: кунакка кайткан авылдашларга ияреп, Уралга – тимер юл төзелешенә чыгып киттем.
 
– Бүген дә "туры Тукай" дигән гыйбарәгә туры килгән нык характерыңны сизеп, күреп торгач, әллә ни гаҗәпләнерлек тә түгел кебек бу адымыңа. Элек-электән бик кыю булгансың икән.
 
– Барыбер үземнекен иттем бит мин: журналистика бүлеген тәмамладым. Шушы юлдан китүемә беркайчан да үкенмәдем. Егылып борынымны канаткан чакларым да булмады түгел, тордым, тагын алга атладым. Шул уңайдан бер очрак искә төште. Документларны илтергә киткәндә авылдан: "Троллейбуска утырырсың",– дип озатып калганнар иде. "Кольцо"га төшкәч тә юлда очраган беренче кешедән: "Миңа троллейбусны күрсәтегез әле, нинди була ул?"– дип сораганым исемдә. Менә шуннан минем ни дәрәҗәдә мөстәкыйль булуымны үзегез аңларсыз инде.
 
– Ул чакларны искә төшерсәк, бүген безнең балаларыбызга тормыш итү шактый җиңел кебек тоела...
 
– Бу бер яктан караганда шулай кебек. Әмма мәсьәләнең икенче ягы да бар: ул – рухи кыйммәтләр. Без – әби-бабайларның әкият сөйләвен тыңлап үскән буын. Мәктәптән, китапханәдән кайтып кермәдек. Хәтеремдә әле: әти янына кичләрен тирә-күрше җыела иде. Ни хакында гына сөйләшми иде алар. Ә безгә кызык, уйнаган булып кыланабыз да колакларны торгызабыз. Еш кына газета-журналларда чыккан язмалар турында да фикер алышалар иде.
 
– Бу җәһәттән хәзер халыкның, бигрәк тә яшь буынның, китап, вакытлы матбугатны укымавын нәрсә белән аңлатыр идең?
 
– Безнең дөньяны телевизор, интернет челтәре басты. Әмма, миңа калса, эш анда гына түгелдер. Без – ата-аналарның балалар белән аралашырга, тәрбия кылырга вакыты җитми бугай. Тормыш космик тизлек белән алга ыргыла.
 
– Люция ханым, син үзең дә хәләл җефетең Илдус абый белән менә дигән ул һәм кыз үстергән кеше. Инде оныгыгыз Алияне сөеп шатланасыз. Бу космик тизлек дигәннәре сезнең гаиләгә дә йогынты ясамый калмагандыр?
 
– Дөньясы шуңа корылгач, бәлки анысы да бардыр. Әмма да ләкин сизелерлек дип әйтеп булмый. Улым Илшат татар-төрек лицеен, кызым Гүзәл татар гимназиясен тәмамлады. Шөкер, милләтнең, туган телнең кыйммәтен аңлыйлар, таныйлар. Тормышта үз юлларын таптылар. Хәзер күз уңыбызда – оныгыбыз Алия. Китап укып, әкиятләр сөйләп, шигырьләр өйрәтеп мәш киләбез.
 
– Димәк, гаиләдә синең эшне дәвам итәргә сәләтле тагын бер милләтпәрвәр үсә дип әйтергә тулы нигез бар.
 
– Оясында ни күрсә, очканда шул булыр, дигән гыйбарәгә ышанып яшим мин. Бу сүзләр гаиләгә генә түгел, мәсәлән, безнең коллективка да бик туры килеп тора. Мин "Социалистик Татарстан"га эшкә килгәндә, Миргалим абый Харисов, Равил абый Сәгъдиев кебек шәхесләрнең олпатлыгына, шул ук вакытта эчкерсез гади булуларына соклана идем. Алар өчен без эне-сеңелләр булдык. Ярдәмчел, ихтирамлы, игътибарлы булырга алардан өйрәндек. Һәм нәтиҗәдә нәрсә дисезме? "ВТ"лылар бер йодрык кебек төйнәлгән. Без бер-беребезнең сулышына кадәр тоеп яшибез. Әнә шуңа күрә дә мин "Ватаным Татарстан"да эшләвем белән бик бәхетле.
 
P.S. Бүген Люция Сафа кызы Фаршатованың матур бәйрәме. Янәшә торган ике "бишле"лек гомер юлын бары тик "5" ле билгесенә генә үткән ул. Изге сыйфатларны үзенә мулдан җыйган, халык ихтирамын казанган, һәр мизгелне кабатланмас җыр итеп яшәүче хезмәттәшебезгә исәнлек-саулык, бәхет-шатлык телибез.

Фәния ӘХМӘТҖАНОВА
Ватаным Татарстан
№ 226 | 10.11.2009
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»