поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
12.12.2016 Сәясәт

Татарстан егете Вадим Поляков Путин белән ни турында сөйләшкән?

Татарстанда суыткычлар эшләп тә, Европа дәрәҗәсендә танылып була. Ничек дисезме? Моның шулай икәнлеген Татарстан егете Вадим Поляков исбатлады... Узган ялларда Казанга EuroSkills ярышларының (WorldSkillsның Европа дәрәҗәсендәгесе) чемпионнары кайтып төште. Алар арасында Россия җыелмасына алтын медаль яулаган «ТехВент» предприятисендә суыткыч җайланмаларны җыючы-слесарь Вадим Поляков та бар.

Егетнең Европада уздырыла торган эшче профессияләргә багышланган ярышларда әле беренче тапкыр гына катнашуы икән. Мондый бәхеткә ул быелның маенда  Россия күләмендә уздырылган WorldSkills чемпионатында җиңү яулап ирешә. Вадим «Суыткыч техникасы һәм кондиционирлаштыру» компетенциясендә катнаша. Татарстан егете белән берлектә, бер үк балл җыеп, беренче урынны Нидерланд һәм Бельгия катнашучылары бүлешә.

Әле шушы ялларда гына Мәскәүдән кайтып төшкән Вадимның хис-кичерешләре суынып өлгермәгән. Җиңү хисләрен Intertat.ru хәбәрчесе белән дә бүлеште.

- Вадим, бу уңыш синең өчен көтеп алынган җиңү идеме?

- Өметсез шайтан гына, дисәләр дә, җиңәрмен, дип өмет итмәдем. Беренчелектә булу дигән уй бөтенләй башымда юк иде. Алтын урталыкка эләгермен, дип уйладым.

- Үзеңнең җиңүчеләр арасында икәнлегеңне белгәч, күңелеңне нинди хисләр биләп алды?


- Ул вакытта мин шатлыгымнан хәтта кычкырып җибәрдем. Бу минутларда мин шок халәтендә идем. Җиңүчеләрнең исемен игълан иткәндә, Россия җыелма командасының карашлары миңа төбәлгән иде, алар барысы да мине кочаклап алды. Ләкин мин ахырга кадәр үземне җиңүчеләр арасында булырмын, дип күз алдына да китермәдем.



- Гомумән алганда, әлеге ярышлар турында кайдан белдең?

- Бу идеяне үзем укыган Казан механик-техник техникумында тәкъдим иттеләр. Аны тәмамлаганнан соң, «ТехВент» предприятиесендә практика уздым, соңыннан, шушында ук эшкә чакырдылар. Ләкин шулай булса да, WorldSkills ярышларын ташламадым.

- Син үзең ничек уйлыйсың: эшче профессияләр мәсьәләсе бүген ни дәрәҗәдә әһәмиятле?

- Аның мөһимлеге көн кебек ачык. Чөнки эшче профессияләрдән башка сәнәгать алга китә алмаячак.

- Кабаттан ярышларга әйләнеп кайтсак, Швециядә узган бәйгедә нинди биремнәр үтәргә кирәк иде?

- Аңлатып үтим: безнең компетенция буенча ярышлар үз эченә өч модульне ала. Суыткыч җайланмасы элементын ясау, суыткыч җайланмасының бөтен элементларын берләштереп, әлеге техниканы эшләтеп җибәрү, җайланманың кимчелекле якларын табу – болар барысы да безнең бурычлар. Эшләү генә түгел, үз хезмәтеңә анализ ясый белү дә кирәк әле, җитмәсә.

- Өч модульнең кайсысы синең өчен иң катлаулысы булды?

- Икенчесе, чөнки нәкъ менә анысы иң озакка сузылганы. Анда вак детальләргә аеруча игътибар итәргә кирәк. Әлеге биремне 14 (!) сәгать башкардык. Бу үз-үзен аклый, чөнки нәкъ менә икенче бирем өчен иң югары баллар алып була.

- Ә һәр модуль өчен максималь дәрәҗәдә ничә балл туплап була иде?


- Суыткыч җайланмасы элементына 20 балл бирелә иде. Ә суыткыч җайланмасын тулысынча эшләү өчен иң күбе 70 балл белән бүләкләргә мөмкиннәр. Анализ өчен 10 балл тапшырыла.

- Кайсы ил җыелмасын үзеңнең төп көндәшең итеп санадың?


- Дөресен генә әйткәндә, беренче модульне башкарганнан соң, кемнең ничәнче урында баруын әйтү кыен иде. Икенче көнне дә барлык командалар тигез бардык. Ахырда инде җиде кешенең (шул исәптән минем дә) югары баллар булуы ачыкланды.



- Ә Татарстанда сине бу дәрәҗәле ярышларга кем әзерләде соң?


- Беренче чиратта, монда безнең завод зур көч куйды. Шунысын да әйтим: биредә алдан әзерләгән теория түгел, ә гомумән, булган күнекмәләрең кирәк. Әгәр дә синең тәҗрибәң юк икән, димәк, бернәрсәң дә барып чыкмаячак, дигән сүз.

- Теория белән практика ягыннан гына түгел, рухи яктан да ныклы әзерлекле булуың кирәктер?

- Чыннан да, рухи яктан мин бу ярышларга 100 процент дәрәҗәсендә әзер идем. Чит ил катнашучылары да безнең кебек үк кешеләр бит инде. Бу юнәлештә әле Америка ачкан кеше юк. Шуңа ярышлар алдыннан үз-үземне кулда тотарга сүз бирдем. Әгәр Россия чемпионатында бераз дулкынлансам, Европаныкында исә үземне махсус тыныч дулкынга «көйләп» куйдым.

- Алга таба үзеңә нинди планнар корасың?


- Европа дәрәҗәсендә чемпионатта җиңү яулагач, дөнья күләмендә уздырыла торган WorldSkills ярышларында катнашачакмын. Уку белән эшне дә ташларга җыенмыйм.

- Швециянең Гетеборг шәһәрендә EuroSkills ярышларында уңышлы чыгыш ясаган Россия җыелмасы вәкилләре белән ил Президентының очрашуы үзе үк зур шатлык булгандыр?


- Әлбәттә, Владимир Владимирович белән очрашу минем тормышымда җаваплы мизгелләрнең берседер. Дусларым-туганнарым да «Син Путинны күрдең», диләр. Путин да бит, безнең кебек үк кеше, бары тик Президент.



- Илбашы сезгә нинди үгет-нәсыйхәт бирде соң?

- Аның сүзләрен әле дә хәтерлим. «Егетләр-кызлар дөнья күләмендәге WorldSkills ярышларында да шундый ук рухта чыгыш ясагыз!», – диде. Безнең белән очрашуда ул барыбызны да мактады. Призлы урыннар алган кешеләр белән шәхсән аралашып, үз сорауларын бирде. Чират миңа җиткәч, мин үземнең исем-фамилиямне, Казаннан булуымны, ничәнче урын алганымны әйттем дә: «Булды», – дип каушап калдым. Аннары Президент кабаттан: «Ярышларда нәрсәләр эшләдең соң?» – дип сорады. Шуннан соң гына яхшылап җавап кайтара алдым.

Әйтергә кирәк, Вадим Поляков белән бер командада Татарстан егетләре дә булган. Оскар Арсланов һәм Эмиль Мифтахов «Мобиль робототехника» компетенциясендә икенче урынны алуга ирешкән.
                                                                                                                       
Россия җыелмасы быел гомумкоманда исәбендә, 15 882 (!) балл җыеп, рекорд куя, беренче урынны яулый. Медальләр саны буенча, WorldSkills Russia җыелмасы җиденче урынга чыга. Безнең ил катнашучылары ике алтын, ике көмеш һәм бер бронза медаль яулый. Россиялеләр биремнәрне сыйфатлы итеп башкарганы өчен унбер дәрәҗәле исемгә лаек була.

Ярышлар 35 компетенция буенча узса, безнең ил яшьләре шуларның 32сендә катнаша. Россия җыелмасы EuroSkills ярышларында беренче тапкыр 2014 елда чыгыш ясый. Ул вакытта 25 урыннан 11нче урынга лаек  була.


Алинә МИННЕВӘЛИЕВА
Интертат.ру
№ --- | 12.12.2016
Интертат.ру печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»