|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
11.12.2016 Хәвеф-хәтәр
Камада балыкчы боз астына киткән (ФОТО, ВИДЕО)Бүген иртәнге сәгать 8дә бердәм 112 диспетчерлык хезмәтенә Татарстанның Лаеш бистәсенә янында Кама елгасында бер кешенең боз ватылып, суга төшүе һәм аны иптәше тартып чыгаруы, хәзер икесенең дә шунда туңып ятуы турында хәбәр алынган. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә. Урынга Кече суднолар буенча дәүләт инспекциясе коткаручылары һәм инспекторлары чыккан. Алар зыян күрүчеләрнең берсе Казаннан 41 яшьлек ир-ат булуын ачыклаган. Инспекторлар һәм коткаручылар ир-атларга кайнар чәй эчерткән. 8 сәгать 50 минутта аларны ярга алып чыккан.
--- |
Иң күп укылган
|