|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
11.12.2016 Фаҗига
Татарстанда биш кеше янгында һәлак булган (ФОТО, ВИДЕО)Татарстанның Түбән Кама шәһәрендә производство базасында янгын чыгып, биш кеше һәлак булган. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә. Төзүчеләр бистәсендәге Үзәк урамда урнашкан базада янгын чыгуы турында хәбәр “Глонасс 112” системасы буенча 4.55 сәгатьтә килеп ирешә. Янгын 6:56 сәгатьтә сүндерелә. Янгын сүндерүдә 68 кеше катнаша. Янгыннан якынча 100 квадрат метр мәйдан зыян күргән. Коткаручылар җиткергән мәгълүмат буенча, янгында алты кеше зыян күргән: дүртесе хастаханәгә озатылган, икесе медицина хезмәтенә мөстәкыйль рәвештә мөрәҗәгать иткән.
--- |
Иң күп укылган
|