|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
09.12.2016 Дин
Өлкәнәйгән көнебездә парта артына утырдыкАдәм баласының һәммәсе хата эшләр. «Хата эшләүчеләрнең иң хәерлесе – тәүбә кылучыдыр», - дип әйткән үзенең бер хәдисендә Пәйгамбәребез саллал-Лаһу аләй-һи вәс-сәлләәм. Әлхәмдү лиләәһи, бу уку елы башыннан без дә, ягъни Рбишча хатын-кызлары олыгайган көнебездә укучылар булып парта артына утырдык. - Мәдрәсәдә укулар башлана, 20 августта беренче җыен була, килегез, - дип Измайлова Наҗия күбрәк хатын-кыз булган мәҗлесләрдә, кибеттә, базарларда укуга чакырып йөрде. - Кем генә укытып карамады инде, берсе дә әллә ни тирәнгә китә алмады. Әнә, йөрүчеләрдән сора, кайсы ни белә? - диеште халык Наҗиянең чакыруына каршы. - Карга егете Дамирның чынлап тотынырга нияте, әйдәгез, җыелышып, сөйләшеп карыйк. Кем дә бау белән элеп куймас, яратмасак, йөрмәбез, - диючеләр дә булды. Гаилә башларыбыздан ризалыклар алып, ниһаять, «Нур аль-Ильм» якшәмбе мәктәбенең Түбән Новгородтагы «Ихсан» филиалы студентлары булуга ирештек. Дамир хәзрәт атнага ике тапкыр килеп безгә дәресләр бирә. Бүгенгесе көндә унберәү укыйбыз, иншәл-Лаһ. Бик теләп, күңел куеп йөрибез. Без Дамирны беркайчан көтеп торганыбыз юк, киресенчә, ул безнең җыелып беткәнне зур сабырлык белән көтә. Искитәрлек хәл: кешеләр акча, байлык дип, уңны-сулны белмичә мал туплаган заманда, Дамир бушлай берни белмәгән, балалар хөкеменә кереп баручы кешеләргә дин нечкәлекләрен, гарәп әлифбасын һәм башка бик күп изге гамәлләр өйрәтә. Шундый тәрбияле, тирән белемле, инсафлы бала үстергәннәре өчен Дамирның әти-әнисенә рәхмәтләр укымаган көнебез юк. Аллаһы Тәгалә аларга балаларының шатлыгына сөенеп яшәргә язсын иде. Ике ай буе җыйган белемебезне зачетлар биреп сынадык. Шөкеребез чиксез, зиһенебез юк дип барсак та, беренче сынауларыбызны уңышлы гына үттек. Әлегә безгә 7 фән керә. Үзебезне «күп белүчеләр» дип санап йөргән булсак та, берни белмәгәнбез икән шул, хәтта көн буена ничә тапкыр әйтелергә тиешле «Әуузү билләһиминәш-шәйтаанир-раҗиим. Бисмилләһир-рахмәәнир-рахиим»ны да бит дөрес кенә әйтмәгәнбез икән. Ике ай буе Дамир безнең элек шигырь кебек ятлаган догаларыбызны, сүрәләребезне зур сабырлык белән хаталарын төзәтеп, яңадан укырга өйрәтте. Аллаһының чиксез рәхмәте яусын бу балага. Гарәп хәрефләренең 28ен дә өйрәнеп бетердек. Хәзер «сәкен», «тәшдид», «тәнвин»нәрнең нечкә-лекләрен өйрәнә башладык. Иншәл-Лаһ, анысын да үзләштерербез, Аллаһы ярдәм итми булмас. Фикх фәненнән шәригать хөкемнәрен өйрәнәбез, анда тәһарәт алу, намаз укулар – барысы да кергән. Әхлак фәне дә безгә бигрәк ошый. Гомумән, ул фәнне бөтен халыкка өйрәнү тиешледер. Безнең әхлагыбыз бигрәк зәгыйфь шул.Үзара аралаша, урыны белән киенә белмибез, ашау-эчү турында әйтеп тә торасы юк. Укуларыбызны мәрхүм авылдашыбыз Бәшәров Әмин Абдулгани улы төзеткән мәдрәсәдә башладык. Тик җылыту җайланмалары эшләнеп бетмәгән. Әмин бу дөньядан бик яшьли китеп барды шул. Ул егетнең башлаган эшен бик төгәлләргә кирәк тә, юк бит… Суыта башлагач, мәчеткә күченергә туры килде. Мәчетебез җылы, якты, бәдрәфханә, тәһарәтханә дә, телең кипсә, чәй куеп эчү мөмкинлекләре дә бар. - Мин сезнең авылыгызны күбрәк кеше укырга йөрер дип сайлаган идем, тик нигәдер дини белем алырга теләүчеләр бик аз икән, - ди Дамир хәзрәт. Үз авылыңда 3-4 сәгать укырга вакыт табарга була инде. Әнә, Кызьмавылда Андыдан, Грибаннан һәм үз районыбызның башка авылларыннан йөреп укыйлар. Аллаһы ярдәм бирсен, төрле көн була. Иншәл-Лаһ, әле безнең алда 4 ел укыйсыбыз, шул вакыт эчендә әллә ничә зачет, имтихан бирәсебез бар. Аллаһ саулык, гаилә иминлеге, ил тынычлыгы, хәерле гомерләр биреп укуыбызны төгәлләргә насыйп итсен. Тормыш иптәшләребезгә дә, якыннарыбызга да, безне аңлап, атнага ике генә көн булса да 3-4 сәгать югалып торуыбызга сабыр иткәннәре өчен зур рәхмәт. Ә рәхмәтебезнең иң олысы Дамир хәзрәткә, авыл имамнарыбызга. Аллаһы беркемне дә туры юлдан яздырмасын. Коръәнне ачып укыган кешегә һәр хәрефе саен 10 сәвап язармын дигән Аллаһы Тәгалә Үзенең бер хәдисендә. Әлхәмдү лилләәһи, әҗер-сәвапларга ирешергә язсын. Аллаһы Тәгалә әйтә: Надия ФӘХРЕТДИНОВА, «Нур аль-Ильм» шәкерте.
--- |
Иң күп укылган
|