|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
09.12.2016 Шоу-бизнес
Хәмдүнә Тимергалиева: "Яшь җырчыларың кесәсе тулы акча!.."- Безнең чор артистлары сәхнәгә “Акча эшлибез”, - дип түгел, ә җыр яратканга күрә менде. Акчага эшләү дигән сүз бөтенләй юк иде. Без – хөкүмәткә план үтәгән җырчылар. Җырлау хәзер генә ул акча эшләү кәсебенә әйләнде. Сүз дә юк, артистлар арасында чын мәгънәсендә җырчылар да бар. Әмма җырны никадәр яратуларын вакыт күрсәтер. 2-3 ел “Ах!” та “Ух!” килеп йөриләр дә, югалалар бит. Тышлары ялтыраса да, эчләре калтырый бит аларның! Акырып-бакырып, сикергәләп йөргән җырчыларны халыкның “күтәреп” алуына исем китә. Милли җырларыбыздан читкә тайпыла бит алар. Шул җырчыларны мин тәнгә чыккан сөял белән чагыштырыр идем. Нервыга тия, алып атасы килә. Нишлисең, күңелем шуны тели.
Азалия ИСМӘГЫЙЛЕВА |
Иң күп укылган
|