|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
09.12.2016 Җәмгыять
![]() Бәйрәмне хастаханәдә каршылыйсың килмәсә...Яңа елга бер айдан да кимрәк вакыт калып бара. Әлбәттә инде, бу көннәрдә барыбызның да табыннары сый-нигъмәтләрдән сыгылып торачак. Бәйрәм булгач, өстәлгә шампан шәрабы да, коньяк-аракысы да менеп кунаклаячак. Әмма бәйрәм өстәле артыннан туп-туры хастаханә ятагына эләгүчеләр дә ел саен булып тора. Мондый күңелсезлекләрдән ничек сакланырга соң? Җитештерүчеләрнең үз продукциясен кызыктыргыч итү, сатучыларның «үтмәгән» товарларыннан тиз арада котылу хәйләсеннән һәрберебез диярлек хәбәрдар. Әмма еш кына белә торып алданабыз. Атланмай урынына – спред, сыр урынына – сыр продукты сатып алу ихтималы бик зур. Куллану вакыты чыга башлаган товарлар, һичшиксез, иң алгы киштәләрдә, күзгә бәрелеп тора бит.
Катлаулы икътисади шартларда халык та чыгымнарын төрле юллар белән киметергә омтыла. Бөтенләй ашамыйча торып та булмый, билгеле. Әмма азык-төлекнең арзанрагын юнәтергә тырышасың. Сыйфат мәсьәләсе инде бу очракта икенче планга күчә. Шулай да соңгы елларда кулланучыларның үз хокукларын белү дәрәҗәсе шактый арткан. Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе башлыгы Марина Патяшина да республика халкының грамоталык дәрәҗәсе үсүен билгеләп үтә.
- Быелның 9 аенда «кайнар линия»гә 860 мөрәҗәгать булды, 1100дән артык язма шикаять кабул ителде. Азык-төлек әйләнеше өлкәсендәге хокук бозулар соңгы елларда алдынгы урынны били. Күпчелек шикаятьләр җәмәгать туклануы һәм сәүдә өлкәләренә туры килә. Кешеләр азык-төлек продукциясенең дөрес сакланмавы, куллану вакыты чыккан ашамлыклар сатылуы, товар бәясенең касса чегындагы белән туры килмәвенә зарлана, – ди Марина Патяшина.
Лилия Сабирова кибеттән азык-төлекне яхшылап карап алырга тырыша. Кайчан җитештерелгән, аны куллану вакыты – товар төргәгендәге барлык мәгълүматны башта җентекләп өйрәнә. Барысы да яхшы булганда гына сатып ала. Әмма никадәр генә игътибарлы булсаң да, кайчак сыйфатсыз товарга да юлыгасың, ди ул.
Регина исә зур сәүдә үзәкләренең берсендә администратор булып эшли. Аның сүзләренчә, сатып алучыларның бик сирәге генә сыйфатсыз товарга зар белдереп килә. Ә менә куллану вакыты чыккан товарны кире кайтаручылар күбрәк икән.
- Мин эшләгән дәвердә сыйфатсыз товарны кире кайтару очраклары дүрт тапкыр гына булды, ахрысы. Берсендә май өсте күгәрек белән капланган, икенчесендә сыйфатсыз балык китергәннәр иде. Тагын берничә шундый хәл булды. Барлык очракларда да куллану вакытлары – нормада. Ә товар бозылган. Җитештерүдә ниндидер хилафлыклар булганмы, әллә дөрес сакланмаганмы, юлда шулай бозылганмы – анысын әйтә алмыйм. Әмма сыйфатсыз товар ачыклангач ук, аны тулысы белән кибет киштәләреннән алабыз, ул юк ителә. Куллану вакыты чыккан товарлар сатуда булмасын, дип тә бик нык күзәтеп торабыз. Әмма кайчак барысына да күз-колак булып бетереп булмый. Кеше факторы инде. Кайвакыт сатып алучыларыбыз теге-яки бу товарыгызның срогы чыккан, дип безгә ярдәм итә. Без аларга рәхмәт әйтеп, әлеге хатабызны төзәтәбез, – ди Регина.
– Сәүдә үзәкләреннән 7 тапкырга күбрәк продукциянең кулланыштан алынуы ул әле кибетләрдә сатылган ризыкның сыйфаты начарланган, дигән сүз түгел. Куллану вакыты чыккан һәм сәламәтлек өчен зыян салырдай продукция кимеде. Әмма хәзер санитар табиблар продукциягә катгыйрак таләпләр куя. Маркировкасы булмаган, тиешенчә сакланмаган, тышкы кыяфәтен югалткан продукция сатудан алына, – ди Марина Патяшина.
Быелның 9 аенда көнкүрештә азык-төлек белән 940 агулану очрагы теркәлгән. 3 кешедә ботулизм күзәтелгән, 46 кеше гөмбә белән агуланган. Күп очракта кыздырылып бетмәгән шашлык, өйдә әзерләнгән шаурма, күпкомпонентлы салатлар – бигрәк тә майонез белән ясалганнары, кремлы кондитер эшләнмәләре, юылмаган яки начар юылган җиләк-җимешләр агулануга сәбәп булып тора.
Алкогольгә килгәндә, зур сәүдә үзәкләренә сыйфатсыз спиртлы эчемлекләр эләгү ихтималы бик аз. Ә менә интернеттагы игъланнар аша яки кулдан сатып алынган 100-150 сумлык коньяк, шәраб, виски һ.б., һичшиксез, суррогат. Агымдагы елда 400 мең литр контрафакт алкоголь әйләнештән алынган. Бу – лицензиясез сәүдә итүчеләр, гаражларда җитештерелә, таксистлар аша таратыла торган сыйфатсыз продукция.
Cыйфатсыз товар сатып алсагыз:
1. Кулланучы товарда җитешсезлекләр тапкан очракта, сатучыдан аны шундый ук маркадагы товарга алмаштыруны яки акчаны кире кайтаруны таләп итәргә хокуклы. Моның өчен әлеге товарны сатып алган кибеткә чек белән мөрәҗәгать итәргә кирәк.
2. Чекны ташлаган булсагыз да товарны кире кайтарырга мөмкин. Әмма моның өчен сезнең белән кибеткә барган шаһитлар булуы шарт.
3. Әгәр дә сатучылар шаһит сүзләренә ышанмаса, супермаркетларның барысында да диярлек камералар урнаштырылган. Шуларны карауны таләп итегез.
4. Әгәр дә кибеттә товарны кире алудан һәм акчаны кайтарудан баш тарталар икән, Роспотребнадзорга шикаять язарга мөмкин. Бозылган товарны фотога төшерсәгез – бигрәк тә яхшы. Аны хатка беркетергә була.
Гүзәл НАСЫЙБУЛЛИНА |
Иң күп укылган
|