|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
09.12.2016 Криминал
Бозымнан котылам дип, 10 миллион акча түләгән25 яшьлек кыз җәй көне гаиләсенә бозым куелган дип алданган. Ниһаять, «бозым»ны чыгарырга тиешле ир һәм аның ярдәмчесе табылган. 33 яшьлек ир бозымны чыгаручы өчен, 2 сәгатьлек махсус йола башкарырга кирәк дип белдергән. Әмма бу вакыт арасында кыйбатлы бизәнгечләрдән, акчадан котылып торырга кирәк, дип тә ышандырган. 10 миллионга якын кыйбатлы бизәнгечләр һәм акчаны алдан билгеләнгән урынга куйганнар, соңыннан, «бозым»нан котылган кыз акчаны килеп алырга тиеш булган. Әмма «тылсымлы йола»дан соң, «бозым» чыгаручы юкка чыга... Чыганак: baltasi.ru.
--- |
Иң күп укылган
|