поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
07.12.2016 Әдәбият

"Кәрим коесы": "К" хәрефенә башланган сүзләрдән торган 70 битлек ХИКӘЯ

Арча районында яшәүче Хәйдәр Зәйнуллин һәм аның кызы Чәчкә иҗат иткән кызыклы әсәр тәкъдим итәбез. Аның һәр сүзе "К" хәрефенә башлана. Әсәр бик зур - 70 биттән тора!

 

Кыскача эчтәлек:

Әсәрдә төп герой Кәримнең дөньяга килүеннән алып картаймыш көннәренә кадәр  тормыш юлы сурәтләнгән. Кәрим күпләргә үрнәк булырлык, үзенең тырышлыгы  белән үзенә юл ярып бар-ган , заманасында чәчәк аткан эчкечелеккә каршы көрәшкән , күп кенә кызларның күңелләрен тиб-рәткән , беркемнән дә  курыкмаучы көчле шәхес. Күрше кызы Кәримә белән гаилә корып, кеше-ләргә күп кенә игелекләр кылалар, тормыш юлындагы авырлыкларны бергәләшеп җиңеп чыгалар, балаларын да эш сөючән итеп үстерәләр. Картлык көннәрендә дә бәхетле гомер кичерәләр. Әсәр 20 нче гасырның 60 нчы елларыннан алып хәзерге көнгә кадәр кечкенә генә Каенсар авылында барган вакыйгаларны үз эченә ала.

Әсәр Казанда үткәрелгән VIII Бөтенроссия “Илһамлы каләм” әдәби әсәрләр кон-курсында “Авторның үз стилен чагылдырган әсәр” номинациясендә җиңү яулап, диплом һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде.

 

 

 

                                                                                Кеше көнкүреше кыска,

                                                                           Көнкүрештә кыю кал.

                                                                           Кулларыңнан килгән кадәр

                                                                           Кешелеклелек кылып кал.

(Кирамов Кәрим Камалович, Каенсарның кыю, кешелекле кешесе)

 

Кечкенә Каенсарда Кирамов Камал Кимович, кәләше Кирамова ( кияүгә килгәнче Котдусова) Кифая Камаловна, каршы күршеләре Кәлимуллин Камил Кудерметович, Камилнең кәләше Кәлимуллина ( кәләшләнгәнче Кашапова) Кафия Камалетдиновна күңелле көн күрәләр.

Кайчандыр Камал Камил кәләше Кафиягә кызыгып, кинәт кенә Казаннан Кафияләргә кунакка кайткан Кифая кармагына килеп капты – кәләшләнде.

Кафия, Камалдан колак каккач, күпмедер көннәр күңелсезләнде, кисәк кенә кырыкка килеп кергәч, кияүсез калудан куркып, Куркак Куян кушаматлы Камилгә (кызлардан курка) кияүгә килде.

Каенсарда кушаматлар күп. Кушаматсыз кеше - канатсыз кош кебек. Камалның кушаматы Кабак (каян килгәндер) , кәләше Кифаяныкы кияүгә килгәнче Керпе (кайвакыт, кызып киткәндә, керпе кебек кабарынып куя, кызган Кифая кырыена килмәвең күпкә кулайрак), Куркак Куян Камиле Кафиясенеке Күгәрчен (күгәрчен кебек кызу – кызу , көй көйли – көйли каядыр китә, кинәт кенә кызуланып кире кайтып керә).

Кифая Кафиядән, Кафия Кифаядан кияүләрен , Камил Камалдан, Камал Камилдән кәләшләрен көнләмиләр, кунакка күп кергәлиләр, Камил, Камал күбрәк капкалаганда – кайтырлык көчләре калмаганда, Камилләр Камал-ларда, кайвакыт Камаллар Камилләрдә  кунгалап калгалыйлар.

Күршеләрнең кәсепләренә күчик. Камал, кышлар китеп, көзләр килгәнче колхоз көтүен көтә, кыш көннәрендә канюшняда колыннар карый. Кәләше Кифая клуб кательнясында кочегар, көндезләрен колхозның кыяр, кишер кишәрлекләрендә көч куя. Камил кичләрен колхоз кәнсәсен, клубын каравыл-лый, көндезләрен колхоз кардасына каз көтүен күзәткәләргә, казларга капкаларга куеп китәргә килә. Камил Кафиясе киномеханик, Каенсар кеше-ләренә Казаннан кайтартып кызыклы кинофильмнар күрсәтә. Кино карарга кеше күп килә, кечкенәләр кача-кача карыйлар. Клуб кырыеннан кеч-кенәләрне куалар, Кафия качып кино караган кечкенәләрне күрмәгән кебек кылана: карасыннар, карыйсылары киләдер. 

Камалныкылар каядыр киткәләгәндә Камилләр, Камилнекеләр каядыр киткәндә Камаллар күршеләренең каралты-кураларына, кош-кортларына күз-колакка калалар. Көнкүрешләреннән канәгать күршеләр.

Көзен күршеләргә көтелгән күңелле күренешләр килде: Камалның Кифая-сы Камалга кечкенә Кәрим, Камилнең Кафиясе Камилгә кечкенә кыз Кәримә китерделәр. Каенсарлылар Кәрим, Кәримәне котларга килергә керештеләр. Калаларда көн күрүчеләр күпләп кайттылар. Камалныкылар, Камилнекеләр, Кифаяныкылар, Кафиянекеләр, Кәрим, Кәримәне күрергә кайсылары көндез-ләрен, кайберләре кичтән килеп, кунып киткәләделәр.

Камал , Камил күпмедер көн кунаклар кабулладылар: кунакларга , күрше-ләргә, кайнешләргә, кайнагайларга, күз күргән кешеләргә, Каенсар картла-рына кырыгар килограммлы кырык кисмәк куылган карлыган, крыжовник көмешкәсе, катлаулырак, күренеклерәк, киләчәктә кирәгрәк, культуралырак күренгән кунакларга Казаннан кайтартып кырыклап катылыгы кырыклы “Ка-занская, “Кедр”, куатле “ Кавказская королева “ коньяклары , кызыл “Кара-белла”лар, кыйммәтле кабымлыклар, Кәрим, Кәримәне күрергә кызыксынып килгән кечкенәләр кулына конфетлар, компасилар, калач-клиндерләр куелды.

Колхозның “Колос” комбайннары карабодай, көнбагыш, кукуруз кырында көмешкәгә киткән комбайнчыларын көттеләр, күбесе кечкенә Кәрим, Кәри-мәне котларга килеп, күп көннәр комбайннарына кире кайтмадылар. Кырда-гы карабодайның, кукурузның , көнбагышның, кайбер культураларның , кле-вер, костерның  күбесен кар каплап китте. Кырдагы көпчәкләре катып калган комбайннарны  көчкә кузгатып  кырык  көндә кассир Казыйхан, Кисмәк  ку-шаматлы Канәфи “ К – 700”ында клуб кырыена кайтарып куйдылар.

Кайбер кызмача Каенсар кешеләренең көмешкәне күп кулланудан кү-бесенең күзләренә кызыклы – кызыклы күренешләр күренгәләде: комбайнчы Кутуз космостан килгән көмеш комбинезоннар кигән күпләгән кечкенә кунакларны күргән, кунакларны Кутуз кызыксындырган – кызмача Кутузның кыяфәтеннән, кыланышларыннан кычкыра – кычкыра көлгәннәр. Киләчәктә Кентавр кометасына килеп, клоун кыяфәтендә кометада көн күрүчеләрне көлдереп китәргә кызыксындырганнар. 

Кинәт Кутузның космоска китәсе килеп китте- Каенсарда калганчы, космик киңлекләргә китүең кулайрак. Кечкенәдән Кутуз, күккә карап, кемнедер көткән кебек кызыксынып, койрыклы кометаларны күзәткән кеше. Каенсар кешеләре кушкан кушаматы- Койрык ( комета койрыгын күп күр-гәнгә). Космоска киткәнче, Кутузның Каенсар кешеләренә каяндыр килгән кунакларны күрсәтәсе килде. Кичен Кутуз космос кунакларын күрергә Каен-сар кешеләрен космик корабль калган кырыйга китерде – кечкенә кешеләрне, космик корабльне , Кутуздан кала күрүче күренмәде. Күзенә кирәкмәгән күп күренешләр күренгәләгән Кутузны киләчәктәге кайнешләре Казан клини-касына кодированиегә китерделәр, кырык көнлек курсларда калдырдылар. Курслардан кайткач, капкалавыннан, күзенә кемнәрдер күренүләрдән котыл-ды. Күптән күзләгән күрше Карамалы кызы Канәфер Кутузга кияүгә килде.

Карга кушаматлы керәшен Коля каты кызмача килеш Кәрим, Кәримә кы-рыеннан кайтып килешли калкулыктагы каралты – курасы кырыенда күптән кабергә кергән карындашы Костяны күреп куркудан катып калган, каралты – курасына кереп кунарга курыккан, клуб кырыендагы “ Колос” комбайнына кереп качып, керфек какмыйча кунган. Куркуы киткәч, “Колос” комбайнын кабызып , күзенә көзге культуралар кебек күренгән кар көртләрен көлтәләргә керешкән, кемгәдер көлтәдәге “кукуруз”ны куярга КамАЗ китертергә , колхоз кухнясыннан капкаларга китерергә кушып кычкырган. Кәнсәләрдән килгән капкалауны күргәч кенә Коля комбайнын калдырып китеп, кызу-кызу капка-ларга кереште. Комбайнны көчкә кар көртләреннән коткарып, каравылчы Котбетдин кире клуб кырыена кайтарып  куйды. Капкалагач Коляга көч кереп китеп, кырыенда кайнашкан кешеләрне комбайн кебек кычкыра-кычкыра “көлтәләргә” кереште. Коляның кыланышларын күзәткән Кинжал кушаматлы Котлызаман (кайчандыр Кабулда контрразведкада көч куйган, коралсыз килеш каядыр китү куркынычы канына кереп калган.

Каенсарга кайткач коралны кирәксенде) каты корычтан коелган кинжалын Коляның күзләре каршына куйгач, Коля кисәк куркудан катып калды, көзге культура “көлтәләре” күз каршыннан киттеләр. Коля күптәннән Котлызаманнан кортлардан курыккан кебек курка. Котлызаман Коляны кисәтте: “Кыланма. Күбрәк кылансаң кинжал кабыргаларың кырыена кереп кадалачак. Кабат кисәтүне кирәксенмим.”  Коля, каралты-курасына кайтып, кабалана-кабалана кырынды, купшы киемнәрен киеп, кеше кыяфәтенә керде.

Кабартма Камалетдины (колаклары кабартма кебек кабарган), Кенәри ку-шаматлы Кәшиф ( кыйнашканга каторгага күп киткәли), көпә – көндез кыз-мача килеш Кәрим, Кәримәне котлап кочаклашып кайтып килешли, Кав-каздан кунакка кайткан кикбоксер Карменга кагылып киткәннәр, Карменны котыртканнар, канын кыздырганнар. Кармен , кызып китеп, канын кыздыру-чыларга кыямәт көнен күрсәткән. Камалетдинның кабартма кебек колак-ларын келәшчә кебек кыскалап коймак кыяфәтенә керткән, колакларының кайбер кырыйларын күгәртеп карайткан. Көмешкәдән каннары кызган көчле Кенәри Кәшифе Карменга күпмедер каршылык күрсәтеп караган каравын, кикбоксерның каты куллары күз кырыйларына килеп кунгач, калын  кар каплаган, кипкән куе кычытканлыктагы куралыкка кадалып кычкырып калган, кичкә кабат кыйнашканга Красноярскига каторгага китте. Катор-гадан котылгач, Красноярскида кемгәдер кияүләнеп, кибетләр каравылларга калган. Кайвакыт Каенсарга кунакка кайткалап киткәлиләр. 

Көтүче Камайга кайчандыр каргалар куркытырга куйган карачкысы куа килгән кылычлы кавалерист кебек күренгәч, куркуыннан кырык кило-метрдагы Кәчегә кадәр качып, кырыгынчы көндә көчкә кичке караңгылыкта, кырынмаган килеш, коточкыч кыяфәттә, каршыларына килгән кешеләрне куркытып, Каенсарга кайтып керде.

Кайбер капкалаган кешеләр күзенә кышын күбәләкләр, күктә кыр казлары күренгәләде. Кыскасы, Каенсар кешеләре Кәрим, Кәримәне көчле котлады-лар, Камал, Камил котларга килүчеләргә көмешкәне, кабымлыкларны кызганмадылар.

Кодалар Ким, Камал, Кудермәт, Камалетдин күпмедер көн Кифаялар ка-ралты – курасында, күпмедер көн Кафияләрдә көмешкә , күп кенә кабым-лыклар капкалап, кочаклашып, кычкырышып, кайвакыт көлешә - көлешә кү-ңеллеләнделәр, Кәрим, Кәримәнең күңелләрен күрделәр, кайбер кешеләрнең , Камил, Камал күршеләренең кыланышып күңелләрен катырдылар.

Кечкенәләр- Кәрим Камалович, Кәримә Камиловна киләчәктә Каенсарга кызыклы күренешләрне күп китерделәр.

Кәрим кечкенәдән күндәм, кешелекле, каралты – курада кайнашты: казлар, күркәләр карады, казларга, күркәләргә, калган кош-кортларга каралтылар корды, катокта кәшәкә көрәштерде, кул көрәштерә - көрәштерә , көрәшә-көрәшә корычтай каты куллыланды. Каенсардагы, күрше Каргалыдагы, Кара-малыдагы көрәшләрдә, кул көрәшләрендә , колгага күтәрелүләрдә катнашу Кәримгә күпләгән кубоклар, караватлар, кроссовкалар, кедалар, клюшкалар, кастрюльләр, калай кисүче кайчы, картиналар, кувшиннар, кассеталар, конь-ки, көрти, кәләпүш, күлмәкләр, костюм комплекты, кош-кортка кирәкле капчык-капчык комбикормалар, кайдагыдыр көрәштән кара кечкенә кәҗәгә кадәр китерде. Кәрим көрәштән кара кәҗә күтәреп кайтып килешли, күрше кызы Кәримәнең кәҗәгә кызыгып караганын күргәч, кәҗәне Кәримәгә кал-дырып, күршедәге каралты- курасына кереп китте. Кәримәнең Кәрим кал-дырган кәҗәгә куанганын күрсәгез! Кәҗә Кәримәләрдә көн күрергә калды.

Кәримгә Казан кунакларыннан кемдер күпмедер көнгә каратэ китаплары калдырып китте. Китапларны Казанга кире китерергә килгәч, Кәрим “Комсомолец” кинотеатрында “Коммандос”, “Кикбоксер”, “Кыю каратист-лар”, “Комиссар Катани” кинофильмнарын карады. Каенсарга кайткач келәт-ләрендә кичләрен, кешегә күренмичә, каратэ, кикбоксинг күнегүләрен кабат-ларга кереште. Күннән корыштырган кырыгар килограммлы “кешеләргә” каратистлар кебек каты кычкыра-кычкыра китереп-китереп кундырды, күтә-реп кисәк каплап куйгалады. Кайчакларда кырыйлары кителгән кызыл кирпечләрне каршына куеп, кисәк кирпечләргә кундырып, кулын каты-ландыра: кызыл кирпечләр, Кәримнең каты кулы килеп кунгач, кителеп-кителеп китәләр. Кеше кебек кыяфәткә китереп корылган карачкысына күп-ләгән каты корычтан коелган кинжалларын кадады. Күп көнне кичләрен, кайвакыт кояш караганчы каршыдагы карурман кырыйларыннан кроссланып кайта. Кәрим кинофильнардагы көчле, кыю кешеләрне кызыксынып карый, көчсез, куркак, кыланчык кешеләр Кәримне кызыксындырмый.

Кайбер кызу көннәрдә, керосинга корылган косилка корыштырып, кыр-лардан, кипкән күл кырыйларыннан, каршыда күренгән карурманнан күпләп клевер, костер корыштырып, кабартып, киптереп, каралты-куралары кыры-ендагы кипкән Каракүлгә кырыклап кибән куйды. Кабартканда, киптергәндә Кәримә килеп катнашып китте. Кыш көннәрендә кибәннәр Каенсардагы клевер, костер кирәк кешеләргә киткәч, Кәримнәргә күп кенә керем керде. Кәрим күрше Кәримәләргә күпмедер кибәнен кертеп куйды. Камил күпмедер керемне Кәримнең кулына куйгач, Кәрим керемне кире Кәримә кулына куйды. Көлемсерәп кенә Кәримәгә карап, кычкырып куйды: “Кәримәләргә Кәримнән кечкенә күчтәнәч”.

Киләчәктә Кәрим, Казанга кунакка килгән килеш, көрәшеп компьютер, кул көрәшендә катнашып ксерокс күтәреп кайтты. Кәримгә кемдер Казанга көрәш күнегүләренә килергә кушып караган, күнегүләрне кирәксенмичә, каршы килеп, кайтып киткән. Кәрим көчле кеше, көчлеләнергә күнегүләр кирәкми.

Кәримне, комсомолга кергәч, класста казначейлыкка куйдылар. Комсомол комитетына кирәкле кәгазъләрне, казнага керүче керемнәрне көйли. Кагыл-масалар, кешене кыйнамады , кешедән кыйнаттырмады, күп кешеле компа-нияләргә кермәде. Кызлар кырыенда кайнашмады, кызларга карамады, каникулларда , Камал күбрәк керем кертүче кәсепләргә (кешегә каралты-ку-ра, капка-койма коруга) киткәч, колхоз көтүен көтте, көтү көткәннән  Кәрим-гә күпмедер керем керде.

Кемнеңдер кемнедер кыерсытканын күрсә, килеп, кыерсыткан кешене ки-сәтә, киреләнеп каршы килсә, каш, күз кырыена китереп кундыра – күп кенә крутойлар Кәримнән куркалар. Каенсарда Кәримгә Калтырша кушаматы куштылар (кайвакыт каршы килгәләсәләр, киеренкелектән куллары , кыч-кыруы калтыранып киткәли).

Кәримә кечкенәдән куе кара кашлы, кара күзле кыз, каралты- курада кә-бестә, кишер, кыярлар, кара, кызыл карлыганнар, крыжовниклар кырыенда көч куйды, казлар, күркәләр карады, көзен күбесен каклады. Каклар койды. Кара, кызыл карлыганнардан, крыжовниклардан күп күләмдә кайнатмалар кайнатты. Класста культмассовик. Концерт куюларны кайгырта. Клубта күңелле кичәләр, КВНнар куйганда күп катнаша, кешене кичәләрдә катнаштыруга күп көч куя. Клубтагы “Көз кызы”, “Кар кызы”, “Каенсар кызы” конкурсларында катнашу Кәримә кулына күпләгән кубоклар, керем-нәр китерде.

Кәримәне кечкенәдән күпләр күзли, кырыена килеп карарга кыймыйлар. Кәримә күбрәк Кәрим кырыенда. Кәримәне күзләүчеләр Кәримнән куркалар. Кәрим Кәримә кырыенда кайнашасы килгәннәрнең күбесен Кәримә кыры-енда күренмәскә, кычкыртмаска, кочакламаска күптән кисәтеп куйды. Кисә-түгә каршы килеп караган “кыюлар”ның күбесе Кәримнән кыен күрделәр-күз кырыйлары карайды, кабыргалары какшады, куллары кара көйде. Кәримгә күрше кызы Кәримә кадерле, киләчәктә кара күзле, кыйгач кашлы Кәримәне кәләше кебек күрәсе килә. Кыргый кушаматлы Кәримә күптәннән күрше Кәримгә кызыга, Кәримәнең күзенә Кәрим Кәримәне күрмәгән кебек күренә. 

Кечкенәдән, карлы кышлар килгәч, кипкән күл каршындагы каеннарга Кәрим, Кәримә кошларга күп кенә кормушкалар куйдылар, кечкенә кошлар-ның кабартма, күмәч кисәкләре, кипкән көнбагыш, карабодай капкалаган-нарын күзәткәләделәр. Кайчакларда кормушкаларга, көчле карлардан капкаларга кытлык кичергән, Каенсарга кире кайткан кара каргалар килгәләде. Киләчәктә картаймыш көннәренә кадәр кошларга карата кешелеклелек кылдылар, кайчакларда канатлары каерылган, канаган кош-кортларны каралты- кураларында карадылар. 

Класста Кәримәне күрше Карамалыдан килүче Капитан кушаматлы Кот-дус күзли, кайчагында котыртып, кычкыртып киткәли, кайвакыт Кәримәне кочаклыйсы килә. Кәримә кыланчык Котдустан Кәрим кырыена кача. Кәрим-нең кырыс карашыннан куркып, Кәримәне Котдус Кәрим кырыенда кал-дырып китә. Кәрим Кәримәне Котдус кулыннан күп коткарып килде. Список девушек индивидуалок проститутики Екатеринбург Досуг для мужчин Кәрим Кәримәне класста, коридорда кырын карый-карый күзәткәли, күрше кызының куе кыйгач кашлары, карлыгандай кара күзләре, кеткелдәп көлүләре күңелен күптәннән кытыклый.

Котдус класста король кебек купшыланып китте: кызларны кычкыртты,  кечкенәләрне кыйнады, кыерсытты – кесәләрендәге күпмедер капиталлары Котдус кесәсенә керде. Кәримнең Котдустан, компаниясеннән каны каткач, Котдусны класста кызлар , кыерсытылган кечкенәләр каршында каты кисәт-те. Котдус, компаниясе Кәримнең кисәтүеннән кычкырып көлделәр. Кәрим, Котдуска карап кыска кычкырды : “Карарбыз, Капитан, киләчәктә кем кем-нән көләр.”

Әйткәнебезчә, әсәр 70 битлек. Монда аны тулысы белән элмәдек. Дәвамын шушы word файлыннан укый аласыз.

 


---
Матбугат.ру
№ --- | 07.12.2016
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»