|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
07.12.2016 Шоу-бизнес
"Айфара" төркеме солисты Алмаз Шәрифуллин яңа эшкә күчкән"Айфара" төркеме солисты Алмаз Шәрифуллин Мамадыш районы Катмыш авылы Мәдәният йорты директоры булып билгеләнгән. Әлеге мәгълүматны район мәдәният бүлеге җитәкчесе Степан Спиридонов та раслаган. Эстрада йолдызы яңа вазифаның сәхнә тормышына тискәре йогынты ясамаячагына ышана. Киләчәктә ул әтисенең туган авылы Басканда йорт салырга да хыяллана икән. Бүгенге көндә Алмаз Шәрифуллин зур масштаблы эшләрне соңгарак калдырып, яңа директор буларак авыл халкы һәм мәдәният потенциалы белән танышу, шулай ук Яңа ел бәйрәменә әзерләнү белән мәшгуль, дип яза "Нократ".
--- |
Иң күп укылган
|