поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
07.12.2016 Киңәш-табыш

Баланы гаджетлар тәэсиреннән ничек «коткарырга»?

Биш ел элек мәктәп укучыларының компьютер колына әйләнеп баруы турында чаң суксак, хәзер балаларны гаджетлардагы мультфильмнан тартып ала алмыйбыз. Сабыйларның планшет колына әверелүендә, беренче чиратта, әти-әниләр үзләре гаепле. Көне буе телефоннан «чыкмаган» әти-әнисен күргән бала тагын нишләсен?

Элек баланы тынычландыру өчен уенчык бирсәләр, хәзер – телефон. Бала мультфильм карый, ата-аналары үзләре дә социаль челтәрләрне «штурмлый».
   
Психологлар фикеренчә, баланы кече яшьтән кул астына керергә өйрәтергә кирәк.

1. Мәсәлән, кухняда кайнашасы булса, күп әниләр балаларына мультик куеп калдыра. Янәсе, борчып йөрмәсен. Бу – хата. Сабыйны кечкенәдән эшкә өйрәтергә кирәк. Бу вакытта аларның оту сәләте көчлерәк. Аның белән бергә бәрәңге әрчергә,  савытлар юарга мөмкин.

2. Көннәр буе өйдә ятып нишләргә белмәгән балага, билгеле, планшеттагы мультфильм кызыклырак. Шуңа күрә аның белән саф һавада күбрәк йөрергә тырышыгыз. Яшьтәшләре белән уйнау мөмкинлеге тудырыгыз.

3. Ничек кенә булмасын, замана ыргылып алга барган дәвердә, баланы гаджетлардан бөтенләй мәхрүм итү дөрес түгел. Шуңа күрә аның режимын билгеләргә кирәк. Бер гадәткә керсә, сабыегыз мультфильм вакытын үзе көтеп торачак. Әмма ул көненә 15-20 минуттан артмасын.

Галимнәр фикеренчә, гаджетлар балаларны тәрбияләргә дә сәләтле. Мәсәлән, мультфильмнар карап алар рус сүзләре ота, санарга, төсләр аерырга өйрәнә.



Казанның 7нче санлы балалар поликлиникасы табиб-педиатры Регина Дмитриева исә мондый фикердә:

– Кызганычка, гаджетлардан башка тормышны күз алдына да китереп булмаган заманда, балаларны аннан тартып алу кыенрак. Беренче чиратта, бу коллыктан безнең үзебезгә котылырга кирәк. Әмма кул кушырып утырырырга һич ярамый, баланың планшет белән бәйлелеген минимумга калдыру юлларын эзләү мөһим. Баланың көн тәртибе тыгыз, мавыктыргыч һәм кызыклы булса, аның планшетка текәлеп утырырга вакыты да, хәле дә калмый. Дөрес, акыл сату бик җиңел. Ә чынлыкта, моңа күнегү шактый авыр. Көне буе арып-талып өйгә кайткан әти-әнинең ял итәсе килә, билгеле. Шуңа күрә, алар балаларына үз телефоннарын биреп булса да тынычландырырга мәҗбүр. Баланың кулыннан гаджетларны тартып алырга, кычкырырга, сүгәргә ярамый. Бу – сабый психикасы өчен зур эмоциональ стресс.

Әгәр балагызның гаджет колына әйләнә баруын күрәсез икән, аннан коткару ысулын 3 яшькә кадәр эзләп табарга кирәк. Чөнки бу вакытта катгый «мин» формалаша. Баланы агрессиягә китереп җиткермичә генә котылу юлын табарга була.

Гаджетларга бәйлелек балаларның сәламәтлегендә дә нык чагыла. Көчле эмоциональ киеренкелек балага файдага түгел. Ул начар йоклый, төшендә саташа, еламсырый яки кычкырып җибәрә, йоклап китә алмыйча азаплана. Соңрак исә бала мультфильм караганда гына ашарга ияләшә. Башкача аны ашатып булмый. Моннан тыш, күзләр гел киеренке халәттә тора. Гаджетлардан бүленеп чыккан нурланыш нульгә тигез дисәләр дә,  еш алышына торган кадрлар күз мускулларын нык көчәндерә.

Хәтерегездә булса, узган ел апрель аенда Сабада яшәүче 10 яшьлек малай пычак белән дәү әнисенә ташланган иде. Алган яраларыннан 57 яшьлек ханым шунда ук җан бирә. Йоклаган җиреннән сикереп торып, дәү әнисенә ташлануын, малайның күзенә җан ияләре күренү белән аңлаттылар. Бу да шул компьютер уеннарының тәэсире булырга мөмкин.

Ике бала анасы (кызына – 2,5 яшь, улына – 9 ай) Гөлнар Гулумова сабыйларын гаджет белән бәйләүгә кискен каршы.

- Кызым да, улым да мультфильм карарга ярата. Телевизор көне буе эшләп тора, аерым режим юк. Ә менә телефон белән айпадны бирмим. Дөрес, кызым күрсә сорый, шуңа яшереп куям. Әллә нигә бер генә айпадны ачып, ютубтан «Киндер»лар турында видео күрсәтәм. Татарча мультфильмнарны ярата. Телевизордан бергәләп татарча клиплар карыйбыз. Аллага шөкер, гаджетларга бәйлелектән интекмибез, – ди Гөлнар.

Ике игезәк малай тәрбияләүче Гөлинә Закирова да 1,7 яшьлек улларына телефон бирми.

– Бик яратсалар да, балаларга телефон бирмим. Карап торып, шунда ук кая басарга икәнен отып алалар. Мультфильмнарны телевизордан әле яңарак кына кызыксынып карый башладылар. Икесенә дә күбрәк музыкаль мультиклар ошый. Ләкин көннәр буе телевизор каршында утыру дигән әйбер юк: билгеле бер вакытта гына. Татар җырларын яраталар. Анда да үзләренә ошаган клипларны гына карыйлар. 

1,5 яшьлек Әмирханның әнисе Финзия Вәлиева мультфильмны улы ашаганда куя.

- Шуннан башка ашамый, – ди ул. – Башка вакытта бирмәскә тырышабыз. Әтисенә бала карарга кушсам, концерт куя. Шуңа ияләштереп бетердек ахры. Ә Әмирхан үзе кем беләндер телефоннан сөйләшкәнне, «ватсап»тан язышканны яратмый. Шундук тавыш бирә. Улымны гаджет колы димәс идем, һәрхәлдә, моңа юл куймаска тырышабыз. Телевизордан мультфильм карап ала. Татарча клипларга кушылып бии.



Казанның бер балалар бакчасында мөдир булып эшләүче Наилә Һидиятованың әлеге мәсьәләгә карашы мондый:

- Акыллы әти-әни баласына һәрвакыт шөгыль таба. Хәзер мөмкинлекләр бик зур бит. «Тавышың гына чыкмасын, менә сиңа планшет» дип, баласын диванга утыртып куя икән, бу әти-әнинең үзен тәрбияләргә кирәк. Без бергәләп шул эшне башкарырга  бурычлы. Җыелышларда ата-ана белән баланы берләштерү юлларын күрсәтергә кирәк. Бакчада еш кына гаилә конкурслары оештырабыз. Аңа әзерләнгәндә гаджетларда уйнарга вакыт калмый. Мондый чаралар баланы да үстерә, баета, күзаллавын киңәйтә. Бакчада исә балалар төрле дәресләр, түгәрәкләрдә шөгыльләнә, үз яшьләренә туры килгән уенчыклар белән уйный, саф һавада була.  Гаджетка биредә урын юк.


Чулпан ШАКИРОВА
Интертат.ру
№ --- | 06.12.2016
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»