|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
07.12.2016 Шоу-бизнес
Гөлнара Тимерҗанова тагын бер бәби табарга җыена- Тормышымда әллә ни үзгәрешләр юк. Яңа елга әзерләнеп йөрибез. Айзифа гел минем белән. Миннән калмый да, калдырыр кеше дә юк. Җырчы нәрсә белән шөгыльләнә инде?! Җырлар яздырабыз. Планда – клиплар. Сыйфатлы, матур эчтәлекле клип төшерәсе килә. Каен төбенә басып кына түгел, ә башка төрле форматта. Һәм мәхәббәт турында булмаячак. Хәзер кайсы гына клипны алма, нигездә - мәхәббәт, ир-хатын мөнәсәбәтләре. Айзифа белән тик кенә, кул кушырып утырып булмый. Шулкадәр шук кыз, мультиктагы Машаны да уздыра. “Шуңа барып тотынмаса ярар иде”, - дип кенә уйлап куясың, ә ул инде шуны эшләп тә куя. Гиперактив бала. Идел андый булмады. Ул берүзе утырып уйный, әйткәнне тыңлый иде. Мин нык усал әни. Ләкин ул усаллыктан файда юк. Хәзерге балаларны кычкырып кына җиңеп булмый. “Ярамый”, - дип күпме генә әйтмә, ул барыбер үзенекен эшли. Кызлар әле ялагайлыгы белән “ала”. Айзифага ачулансаң, ул үпкәләп, борылып китми. Хәйләкәрләнеп, яныңда бөтерелеп йөри. Моны мин начар сыйфат дип әйтмим. Миңа калса, андый кешеләр тормышта беркайчан да югалып калмыйчаклар.
Азалия ИСМӘГЫЙЛЕВА |
Иң күп укылган
|