поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
06.12.2016 Экология

Бүгенге бураннарның дәвамы булып нәрсә киләчәк? (ФАРАЗЛАР)

Кышның беренче аена аяк басу белән зарыгып көткән кыш, ниһаять, килеп җитте бугай. Кичә кичтән башланган буран әле яңа тынды. Һәвәскәр синоптиклар аны кышның беренче бураны, дип бәяли. Балтач районы Яңгул авылында яшәүче «халык синоптигы» Әмир абый Шәрәфиев та шул фикердә.

«Бу кар шыгырдый торганы. Шытырдый торганы суга әйләнә, ул әллә кайчан эреп бетте инде», – диде. Аның белән алдагы көннәргә һава торышы, Яңа ел бураннары турында да сөйләшеп алдык.



– Бу көтелгән буран иде, әмма аз гына соңгарак калды, – диде ул. –  Табигать законы нигезендә, ай саен һава торышы 6 көнгә күчеп, үзгәреп бара. Ун көн элек җылытып алды бит. Температура +3кә кадәр күтәрелде. Бу кыш башының соңгы җылысы, дип атала. Гадәттә, аннан соң суыта һәм буранлап ала. Бүгенге буран кыска вакытлы. Ул бер тәүлеккә генә сузыла. Аннан соң чын суыклар китәчәк. Иртәгә үк һава торышы үзенең «усаллыгын» сиздерәчәк. Ә Яңа ел алдыннан тагын бер буран дулап алыр. Әмма табигать өчен иң файдалы буран бүгенгесе иде.  

Декабрь ае июнь белән тәңгәл килә. Яңа ел алдыннан нык суытып алачак. Көн кыскарып беткәндә (22 декабрь), 18-26 декабрь тирәләрендә суыклар чигенә. Иске елны чагыштырмача җылы һава торышы белән озатабыз. Ә менә Яңа елның беренче иртәсеннән үк көннәр суыта. Әмма ул уртача температурага төшә. 7 февральдән 19 мартка кадәр «хут» суыклары башлана.

Әмир абый сүзләренчә, ел бик карлы булмас. Әмма гыйнварга кадәр булган ике буран уҗымнарны суыклардан саклый ала. Ә менә гыйнвар-февральдә көтеләсе суыклар алдыннан, тагын бер буран булса, комачау итми.

– Явым-төшемнең айлык нормасы әлегә явып бара, – ди Әмир абый. – Бүгенге буран  норманың 20 %ын үтәде. Ул чын календарь кышка старт бирде.

– Бүген кар күп яуды, әмма бу аномаль күренеш түгел, – ди ТР Гидрометеорология үзәгенең һава торышын күзәтү бүлеге башлыгы Ирина Трущина. – Күләменә килсәк, 4-5 мм дип бәялибез. Тәүлек әйләнәсендә бу күрсәткеч  9-10 мм га җитә.   Татарстан территориясендә һава торышының бозылуына Скандинавиядән килгән актив циклон сәбәпче. Иртәгә ул көньяккарак чигенәчәк. Әмма урыны белән кар яварга, буран чыгарга мөмкин.

СЕЗДӘ БУРАН ДУЛАДЫМЫ?

Рәйхана Гыйльметдинова (Минзәлә, Урыс авылы):

- Бүген ирләр эштә булгач, «Ока» белән балаларны Минзәләгә илтү миңа калды. Бик куркып чыккан идек, әйбәт кенә барып кайттым тагын. Бер борылышта гына чүт батмый калдым. Ике кыз этеп чыгарды. Трасса чиста, авыл юлындагы борылышларга кар салган. Ишегалды да чиста. Без яхшы урында утырабыз, мәктәп, посадкалар ышыклый.

Мәрьям Миңнегулова (Азнакай, Мәндәй авылы):

- Иртәнге якта бигрәк нык буранлады. Без фермага эшкә барганда да, кайтканда да күз ачкысыз иде. Ярый әле, юллар чиста, вакытында эттереп торалар.

Фатыйма Фәхретдинова (Балык Бистәсе):

- Капкадан гына түгел, һавадан йөри торган төн булды бу. Төнге өч тулганда кызым өченче баласын тапты. Безнең районда бала тудыру йортын яптылар. Шул күз ачкысыз буранда, төнге 12дә ашыгыч ярдәм белән кызымны Казанга алып киттеләр...
 
КАЗАН УРАМНАРЫ КАРДАН ЧИСТАРТЫЛМЫЙ?

Быел башкаланың һәр урамы кардан чистартылмаячак. Әмма хафаланырга иртәрәк, бу җәяүлегә дә, транспортлыга да комачаулык итми, дигән фикерне алга сөрәләр. Казан юллары беренче, икенче, өченче категориягә бүленә. Икенче, өченче төркемгә караган, колакка ят урамнардагы кар көртләрен машиналарга төяп утильләштерергә кирәкми, дип тапканнар. Аларны коммуналь хуҗалыклар кешегә комачау итмәслек итеп өеп куячак.

ЮЛ ҺӘЛАКӘТЛӘРЕ АРТТЫ

Буран аркасында бүген Казанда юл һәлакәтләренең саны артып китте. Иртәнге алтыдан башлап, көндезге 12гә кадәр ЮХИДИның дежур бүлегенә 115 хәбәр кергән. Гадәти көннәрдә Казанда тәүлегенә 250 юл һаләкәте теркәлә.

ИРТӘГӘДӘН – МАМЫК ШӘЛ ҺӘМ КИЕЗ ИТЕК

Татарстанның әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, иртәгә, 7 декабрь көнне аязучан болытлы һава көтелә. Күпчелек районнарда кар явачак, урыны белән буран чыгуы көтелә. Һава температурасы 8-13 градус салкын. Көнбатыш районнарда 18 градуска кадәр суык булырга мөмкин. Юлларда бозлавык саклана.

8 декабрьдә  20-25 градуска кадәр салкынайта. Аязган очракта исә  һава температурасы 29 градуска кадәр төшәчәк.
9 декабрьдә исә тагын кар явуы көтелә, урыны белән буран. һава температурасы 3-8 градуска кадәр күтәрелә.


Чулпан ШАКИРОВА
Интертат.ру
№ --- | 06.12.2016
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»