поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
06.12.2016 Мәгариф

Авыл балалары БДИдан югары балл белән килә, ә белемнәре юк

М.В.Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университеты ректоры Виктор Садовничий Россия мәгариф һәм фән министры Ольга Васильевага тәкъдим белән чыккан. ТАСС хәбәр итүенчә, ректор министрдан югары уку йортларына үзләренең эчке кабул итү имтиханнарын уздыруны рөхсәт итүне сорый.

“Моңа әзер булган югары уку йортларына язма рәвештә үзләренең бер имтиханын үткәрергә рөхсәт итегез. Минем фикеремчә, бу безнең өчен мөһим. Бездә өч күрсәткеч була: БДИ нәтиҗәләре, без олимпиадаларда җиңүчеләрне алабыз һәм бөтен фәннәрдән дә үзебезнең язма имтиханыбызны үткәрәбез. Дөресен генә әйткәндә, әлеге имтихан барысын да үз урынына куя. Бигрәк тә инженерлар әзерләүче югары уку йортларында”, - ди Виктор Садовничий.

Мәгариф һәм фән министры Ольга Васильева әлеге тәкъдимне кабул иткән. “Виктор Анатольевич миңа бик дөрес тәкъдим белән мөрәҗәгать итте”, - ди министр. Әмма әлеге имтиханны уздыруга берәүне дә мәҗбүр итмәячәкләрен билгеләп үтте.

“Беренче чиратта медицина белгечләре, инженерлар әзерләүче һәм педагогия югары уку йортларына үзләренең эчке имтиханнарын уздыру хокукы бирү фикер алышуны таләп итә”, - ди министр.

Татарстан Фәннәр академиясенең медицина һәм биология фәннәре бүлеге әгъзасы, Казан дәүләт университетының фармакология кафедрасы мөдире Рамил Гәрәев фикеренчә, югары уку йортларына кабул иткәндә, имтиханнар, беренче чиратта, объектив булырга тиеш.

“БДИ ны мин үзем дә бик хуплап бетермим. Район, авыл җирлекләреннән имтиханнарын югары баллга тапшырган абитуриентлар килә, әмма кайчак бер нәрсә белмиләр. Шуңа да мин анда таләпләр объектив булуына бик ышанып бетмим. Язма имтиханны да нинди шартларда язулары мөһим. Объектив белемне күрсәтсен өчен абитуриент өчен кайсы ысул да әйбәт. Ләкин анда контроль булсын, читтән әйтеп торулар булмасын иде. БДИ да, күчереп язарга мөмкинлекләр бирелмәсә, анысы да яхшы. Хәзер технологияләр бик югары, шуңа да объектив булу кыенрак”, - диде академик. Ул шулай ук әңгәмә ысулының да кулай булуын искәртте.


Лилия ЛОКМАНОВА
Татар-информ
№ --- | 05.12.2016
Татар-информ печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»