поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
05.12.2016 Җәмгыять

“Чәч бөртеге белән генә бозым ясап үзенә караткан”

Кеше өметсезлектән, гаҗизлектән күрәзәчеләр ишеген шакый торгандыр ул. Кемдер ышанып, кемдер тормышында килеп туган хәлгә ачыклык кертәсе килеп, җылы, өметле сүз ишетәсе килеп бара. Миңа да көзнең бер матур көнендә күрәзәче ишеген шакырга туры килде. Бу хатымда күрәзәчеләр турында түгел, аның ишек төбендә ишеткәннәремне язам, гыйбрәт булсын.

Казанның Восстание ягындагы күрәзәче апага халык бик күп йөри. Мин килгәндә дә яшь кенә бер кыз бар иде. Аның чыкканын көтеп ун минут та үтмәде, бер хатын-кыз белән ир-ат керде. Күренеп тора: авылдан килгәннәр. Сумкаларында күчтәнәчкә алып килгән банкалы каймак, сөт шешәсенең дә башы чыккан. Минем күзем сумкага төшкәндер инде. “Әни биреп җибәрде, мескенкәем, әйтерсең, аңа карап җылы сүз әйтә дә, тормышын үзгәртеп куя инде. Әни кешегә ничә яшькә җитсәк тә барыбыз да бала шул. Яшьнәп, күкрәп торган чагыңда балаң шул хәлгә төшсә, бар ана да шулай булыр иде”, – дип сөйләнә-сөйләнә хатын пакет-сумкасын җайлап урнаштырды. “Сез нинди сорау белән килдегез”, дип сорап куйды кисәк кенә.

– Алтын чылбырымны югалттым. Һич төшенә алмыйм кайда куйганлыгымны. Күршемнән шикләнәм шикләнүен, кулыннан тотмаган карак карак түгел диләр бит, син урлагансың, диеп әйтеп булмый. Менә ни әйтер микән дип килдем.

    И-и, – дип үзалдына көрсенеп тә, ирен чите белән елмаеп та куйды хатын. Ә мин аның елмаюыннан, йөрисез инде вак-төяк белән, дигән уйлар укыдым. Ул беренче булып миннән ни өчен килүемне сорагач, мин дә уңайсызланмадым, ни өчен күрәзәчегә килүләрен  белештем. “Күрмисезмени, кырык ике яшьлек ир менә бу”, – дип янындагы кешегә ымлады. – Күзгә күренеп сула, алып бармаган табиб калмады, анализлары да әйбәт күрсәтә, әмма көннән-көн хәле начарлана. Күпме әйттек шул хатын яныннан кит, дип, тыңламады.
    Нинди хатын яныннан, – дидем мин гаҗәпләнеп.

Башын иеп, аска гына карап утырган ир уңайсызланды булса кирәк, утырган урыныннан кымшанып куйды.

    Район үзәгенә бер хатын янына йөри башлады. Астыртынлыкта даны чыккан чәч кисүче Рәмзия. Ике баласы бар, ире юк. Илдус шуның белән аралаша башлагач та, ирен дә үзе үтерттергән хатын бит ул, ник риза булып яшисез шушы хәлгә, диделәр. Татар хатыннарының үз иренә үзе кул салуына кем ышана инде. Яратам мин аны, диде Илдус. Егерме биш яшь иде аңа ул чакта, Рәмзиягә утыз бер. Энебез башта техникумда, аннан югары уку йортында укыды. Сиңа якты карашлы, дөньяга башкача карый торган кыз кирәк, ташла, – дидек, тыңламады. Рәмзиянең ире асылынып үлгән. Шул хәлләрдән соң, ярты ел да вакыт узмады, үзенең абыйсы үз-үзенә кул салган. Без ул вакытта әле бу кадәресен белмәгән идек, соңыннан кешедән генә ишеттек.

Ул арада чиратым җитте. Авылдан килгәч, кайтыр юллары да ерактыр, диеп, аларны үткәрдем. Гөнаһ шомлыгы, ашыканнардыр инде. Артларыннан ишек ябылып бетмәгән икән. Тегеләр әби янына килеп керүгә:

    Ай, Ходаем, бу иргә тилмереп үлсен дип бозык ясаганнар бит. Кулыңа үз-үзенә кул салган ирнең бауын биргәннәр, – диде карчык. Әллә нинди ямьсез, әрнүле тавышлар чыгарып, ир диварга сугып куйды.
    Тынычлан әле, җаным, утыр, борчылма. Ходай рәхмәте белән чыгар ул, чыгарырбыз, – диде карчык үзе дә дулкынланып. – Нишлисең бит, дөньяда әшәкелек бик күп. Беткән идемени сиңа шул юньсез хатын янына бармасаң.
    Мин аңа чәч кистерергә генә килдем, бит, – дигән тавышы ишетелде ирнең.
    Менә шуннан башланган да инде, чәч белән шаяру ярамый. Чәч бөртеге белән генә бозым ясап үзенә караткан. Инде хәзер синнән котылырга уйлаган.

Ышанасызмы, юкмы. Мин шушы хәлләрне ишеткәч, карчыкка ни өчен килүемне дә онытып, танышларымны озата чыккан җирдән кайтып киткәнмен. Өйгә кайткач та озак уйландым. Дөрестерме бу хәл, юктырмы, әмма колакка кергәч, күңелгә керә бит ул. Теге хатынның кыланмышларын күз алдына да китерү куркыныч, хәтта. Ничек курыкмыйлар, ничек үләсен уйламыйлар, мин шаккатам. Кеше ире белән гомер итү генә түгел бит бу, аның гомеренә кул сузу. Шулкадәр әшәкелекләр кылып та, ничек тынычлап яши ала ул адәм баласы.

Шифасы тия торган берәр өшкерүче тапсам шалтыратырмын, дип телефон номерларын алып калган идем. Бу вакыйга күңелемә һич тынгылык бирмәде. Хәл-әхвәлләре ничек икән дип, берәр ай чамасы узгач, таныш түгел танышыма шалтыраттым.

    Бүген энемнең җидесен үткәрдек, – диде теге хатын чак телен әйләндереп. – Тагын да хәттәррәге – үзеннән унсигез яшькә кечерәк, өченче сабые яңа туган бер ир белән күргәннәр. Тагын кемнәрнең башына җитәр микән бу хатын, уйларга да куркыныч, хәтта. Ирләргә дә азрак күзләрен ачып карарга кирәк инде, – диде җан әрнүеннән газапланган хатын.

Бу хатымны бәлки бозык ясаучы уд хатын да укыр. Сихер ясап кына бәхеткә ирешеп булмый, калган гомерен иман белән үткәрсен иде, диясем килә аңа да.

Мәшүдә Сабирова, "Саба таңнары"


---
Матбугат.ру
№ --- | 05.12.2016
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»