поиск новостей
Көн мәзәге
  • – Күз алдыңа китер. Суда ике ир-ат бата. Берсен син яратасаң, икенчесе – сине ярата. Кайсын коткарачаксың?
    – Туктале, ә нигә ике ир-ат бергә чупылдаша соң әле анда?
Бүген кемнәр туган
  • 15 Июль
  • Надир Дәүләт (1944-2021) - галим
  • Гәрәй Рәхим (1941-2021) - язучы
  • Римма Ибраһимова - җырчы
  • Әгъзам Гобәйдуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Зиннур Мансуров - шагыйрь
  • Әхтәм Зарипов (1935-2024) - актер, режиссер
  • Ринат Рәхмәтуллин - җырчы
  • Мөхәммәт Әблиев (1900-1941) - язучы
  • Раил Сәлахиев - актер
  • Мәгубә Сыртланова (1912-1971) - очучы
  • Сөббух Рәфыйков (1913-1971) - язучы
  • Константин Куранов (1935-2022) - журналист
  • Фәрит Гобәев - фоторәссам
  • Минтимер Минһаҗев - эшмәкәр
  • Сдается однокомнатная квартира со всеми удобствами , Проспект победы напротив ТЦЮжный. 35тыс. + ку.мес. 89179372829
  • Сдается однокомнатная квартира с удобствами на длительный срок для платежеспособных порядочных квартирантов. г. Казань, проспект победы напротив ТЦ. Южный. 40тыс. мес. + ку. Прошу посредников риелторов не беспокоить разговаривать не буду. 89179372829
  • Сдается 1 ком квартира в Ж К Радужный, рядом с Салават Купере 1,все необходимые для проживания есть, цена 23000+к/у 89272414127
  • Казанның Закиева урамындагы 141 нче йортта ике булмэле фатирның бер булмәсе тыныч, тәртипле кызга арендага бирелә. 89179109270 Гөлнур
  • Лаеш районы, Усады авылында 7 сутый җир участогы сатыла, шәхси йорт төзү өчен.Суы, газы, уты кертелгән участокта. 5х6 мунча өчен агачтан йорт бар. Ерак түгел, мәктәп, балалар бакчасы, киюет, аптека. Бик ямьле, тыныч, табигатьнең матур урынында. Бәясе 5.550 Хуҗасы үзе сата. 89270465658 Мадина
  • Казан шәһәрендә Минская урамы 12нче йортта 2 бүлмәле квартира озак вакытка арендага бирелә. 89375818064
  • Казан шәһәре Совет районында барлык уңайлыклары булган бик чиста, җылы 1 булмэ арендага бирелә. Курше булмэдэ тэртипле кыз яши. 89376001290 (языгыз: Мах, ватсап)
  • Квартира эзлим: 1 бүлмәле квартира, студия яки аерым бүлмәгә подселение вариантын карыйм. Үзем турында: тыныч, чиста, җаваплы һәм түләү ягыннан проблемасыз , мөселман кызы. Өйдә тәртип һәм уңай атмосфера яратам. Вариантлар булса, шәхси хәбәргә языгыз
  • Башкортстан бураи р-н саетбай авылыннан иотлар сатыла. 4080 м2 җире су буенда.иске өй ,газ кергән, яна өй 15×8 бура ,кухня 15×4,тәрәзәләре пластик ,түбәсе ябылган.тел.89600325048,бәясе 3 млн.
  • Башкирии продаю два дома один старый и один 15 на 14 брус новый не достроинный ,участок 4080 ,5млн,89600325048
Архив
 
05.12.2016 Хәйрия

Бөтен авыру балаларга булышам дигән иде - үзенә ярдәм кирәк

Казанда яшәүче 23 яшьлек Гүзәл Әхтәмовага ярдәм кирәк! Вакытында дәвалана алмагач, кызның сәламәтлеге какшаган. Җитмәсә, еллар узган саен, яңа авырулар да өстәлеп тора. “Кызыбыз көтеп алынган сабый булды. 16 ел бала таба алмадым. Аны ничек тә аякка бастырасы иде”, – ди әнисе Миләүшә.

Гүзәл вакытыннан алда дөнья­га килә. Алты яшенә кадәр тәпи китә алмый. “Авыр вакытлар иде. Акчабыз җитми, тормышны алып барырга кирәк. Дәваланырга мөм­кинлек тә юк. Баксаң, балага туганда кан салганнар икән. Шу­ның аркылы С гепатиты эләккән. Анысын да тик­шерү узгач кына белдек. Шул чир харап итте безне. Әмма биреш­мәскә, ничек тә балабызны укытырга тырыштык. Мәктәпне яхшы билгеләренә тәмамлап, университетка укырга керде. Кеч­кенә чагында: “Мин Президент булам. Илдәге бөтен авыру балаларга булышам”,– дип сөйли иде. Юристлыкка укуы да кеше­ләргә ярдәм итәсе килгәннән булды. Без аны әтисе белән җи­тәкләп йөрттек. Әмма бер ел гына белем алды. Хәзер менә өй­дә ятарга мәҗбүр”, – ди Ми­ләүшә.
 
Еш авырган кызына ярдәм итә алмавыннан әнисе тө­шен­келеккә бирелә. Авыр депрессия кичерә. Хәтта үз-үзенә кул салмак­чы була. Тик якыннары, туганнары, үзе дә авыру булган ире аңа ярдәмгә килә. Әле бит Миләү­шә апаның 42 яшендә тапкан тагын бер кызы бар. Шуларны уйлагач, ул үз-үзен кулга ала. “Мин яшәр­гә тиеш. Балаларым хакына. Аларны кем карар соң?”– ди ул шул чакта.

Ә Гүзәлнең бик тә савыгасы килә. Күптән түгел кызга миастения дигән тагын бер диагноз куйганнар. Бу авыру вакытында бернинди антибиотиклар эчеп булмый, ди Миләүшә ханым. Кызы­ның бавыры да начарайган. “Аның авыру туганына беркемне дә гаепләмим. Вакытында игътибар биреп җиткермәгән табибларга да начар сүз әйтә алмыйм. Язмышка шулай язгандыр инде, – ди Гүзәл­нең әнисе. – Татарстандагы гына түгел, башка төбәк­ләр­дәге табиб­ларга да мөрәҗәгать итеп карадым. Алар, Гүзәлгә булыша алмыйбыз, дип әйтәләр. Бар өметне баг­лап, чит ил клиникаларына яздык. Бер клиника безгә булышырга әзер. Баламның хәлен беразга гына булса да җиңеләйтәсе килә. Аның әллә нинди хыяллары бар. Яшь чагы бит. Гаилә корасы, балалар үс­терәсе килә”.

Әхтәмовлар гаиләсенең яр­дәм сорар кешеләре юк. “Аллаһы Тә­галәдән елый-елый шифа сорап йокларга ятабыз. Иртәнге көнгә сөенеп уянабыз. Таң аткан саен, мәр­хәмәтле кешеләр ярдә­менә өметләнәбез. Гүзәл укыган 149 нчы мәктәп коллективы яр­дә­мен­нән ташламый, туганнарыбыз, дусларыбыз булыша. Мең рәхмәт аларга. Шулай итеп бүген 190 мең сум акча җыйдык. Әле тагын 3 миллионнан артык ки­рәк. Хәле­безне аңлап, ярдәм кулы сузучылар булмасмы?” – дип өметләнә Миләүшә Әхтә­мова.
 
Гүзәлгә матди ярдәм күрсәтергә теләүчеләр өчен исәп-хисап реквизитлары:


Номер Билайн: 89050202724
Яндекс деньги 410013437546498
Карта СБЕРБАНКА 4276620019850274
Получатель АХТЯМОВА Миляуша Равиловна (Мама Гузели)

---
Ватаным Татарстан
№ --- | 05.12.2016
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы