|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
05.12.2016 Хәвеф-хәтәр
Түбән Камада җиңел машина поездга бәрелгән (ФОТО)Бүген Түбән Камада “Лада Калина” җиңел машинасы белән поезд бәрелешүенең сәбәпләре ачыкланды, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте. Җиңел машина рулендә утырган 41 яшьлек ир-ат светофорда кызыл ут януга кармастан, Соболеково станциясе янында тимерюлны кичеп чыккан, нәтиҗәдә шунда тепловозга бәрелгән. Бу юл-транспорт һәлакәтендә зыян күрүче кеше юк. Һәлакәт урынында 63 нче янгын сүндерү-коткару частенең дүрт хезмәткәре эшләгән.
--- |
Иң күп укылган
|